bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Romans 9
Romans 9
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 10 →
1
Мәсихче буларак, мин дөресен сөйлим, алдамыйм, Изге Рух белән бергә вөҗданым да моңа шаһит:
2
кайгым зур минем, йөрәгем бертуктамый сызлана!
3
Үземнең кардәшләрем, халкым урынына мин, Мәсихтән аерылып, каһәрләнгән килеш калырга риза булыр идем.
4
Алар – исраилиләр, Аллаһы аларны Үз балалары итте, аларга Үзенең данын күрсәтте, алар белән килешүләр төзеде, аларга Канун, гыйбадәт кылу тәртибе, вәгъдәләр бирде.
5
Алар – ерак ата-бабаларыбыз токымы, Мәсих тә тумышы белән бу халыкныкы. Һәрнәрсәдән өстен булган Аллаһыга мәңге мактаулар яусын! Амин.
6
Әмма «Аллаһының сүзе гамәлгә ашмады» дип әйтү дөрес булмас. Чөнки исраилиләрнең һәммәсе чын исраили түгел,
7
Ибраһим нәселеннән булганнарның һәммәсе дә аның чын балалары түгел; Язмада «синең токымың Исхак белән дәвам ителәчәк» диелгән бит,
8
ягъни табигый рәвештә туган балалар түгел, Аллаһының вәгъдәсе нәтиҗәсендә туган балалар Аллаһы балалары дип санала.
9
Ә вәгъдә сүзе болай булган: «Билгеләнгән вакытта әйләнеп килермен, һәм Сараның углы туган булыр».
10
Әле ул гына да түгел: ерак бабабыз Исхактан авырга калган Рәбика белән дә шулай була.
11
Аның игезәк ике углы туганчы һәм яхшы яки яман нәрсә эшләргә өлгергәнче үк Рәбикага: «Өлкәне кечесенә хезмәт итәчәк», – дип әйтелгән була. (Моның белән Аллаһының сайлавы игезәкләрнең эшләренә түгел, ә чакыручы Затка бәйле икәнлеге күрсәтелә.)
13
Бу турыда Язмада болай дип әйтелгән: «Мин Ягъкубны яраттым, Эсауга исә нәфрәтләндем».
14
Моннан нәрсә килеп чыга соң? Әллә Аллаһы гадел түгелме? Әлбәттә, гадел!
15
Мусага Ул болай дигән: «Кемгә теләсәм, шуңа шәфкать күрсәтермен; кемне кызганырга теләсәм, шуны кызганырмын».
16
Шуңа күрә Аллаһының сайлавы кешенең теләгенә яки тырышлыгына түгел, ә бәлки Аллаһының шәфкатенә бәйле.
17
Язмада Аллаһы фиргавенгә болай ди: «Көч-кодрәтемне күрсәтер һәм исемем бөтен җир йөзендә танылсын өчен Мин сине бөек урынга утырттым».
18
Аллаһы, димәк, теләгән кешесенә шәфкать күрсәтә һәм теләгән кешесен үзсүзле итә.
19
Син миннән: «Шулай булгач, Аллаһы ничек итеп кемнедер гаепли ала? Аның ихтыярына кем дә булса каршы килә аламыни?» – дип сорарсың.
20
И адәм, Аллаһы белән бәхәсләшергә кем соң син? Чүлмәк чүлмәкчегә: «Ни өчен мине болай итеп ясадың?» – дип әйтерме?
21
Чүлмәкченең бер үк балчык кисәгеннән кыйммәтле савыт яисә гади чүлмәк ясарга хакы юкмыни?
22
Аллаһы, бәлки, Үзенең ачуын күрсәтер һәм кодрәтен белдерер өчен һәлакәткә дучар ителгән «нәфрәт савытларына» зур сабырлык белән түзеп торадыр?
23
Ул моны, бәлки, Үзенең данын уртаклашырга әзерләгән «шәфкать чүлмәкләренә» шөһрәтенең нинди мул икәнен күрсәтү өчен эшләгәндер? Без – әнә шул «шәфкать чүлмәкләре». Ул безне яһүдиләрдән генә түгел, башка халыклардан да чакырып алды.
25
Һошея китабында язылганча, Аллаһы бу турыда болай дигән: «Халкым булмаганны Үз халкым дип, сөекле булмаганны сөеклем дип атармын».
26
«Һәм „сез Минем халкым түгел“, дип әйтелгән урында аларны тере Аллаһының балалары дип атарлар».
27
Ишагыйя пәйгамбәр исә Исраил хакында болай дип белдергән: «Исраилиләрнең саны диңгез буендагы ком бөртегедәй күп булса да, аларның бик азы котылыр;
28
чөнки Раббы җир йөзен тәвәккәллек белән, тиз арада хөкемгә тартыр».
29
Ишагыйя алдан күреп әйткәнчә: «Күкләр Хуҗасы Раббы безгә нәсел калдырмаса, без Сәдүм каласы сыман булыр, Гамура каласына охшар идек».
30
Инде нәрсә әйтик? Аллаһының аклавын эзләмәгән чит халыклар Аллаһы тарафыннан аклануга иреште. Бу аклану иман аша килде.
31
Исраилиләр исә Канунны үтәү аша аклану табарга омтылса да, моңа ирешә алмады.
32
Ни өченме? Чөнки алар иманга түгел, эш-гамәлләргә таяндылар; шуңа күрә «ташка» абындылар.
33
Бу турыда Язмада болай дип әйтелә: «Менә, Сионда кешеләрне абындыра торган бер таш, алар абынып егылачак бер кыя куям, әмма Аңа ышанган кеше оятка калмас».
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 10 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16