bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 10
1 Corinthians 10
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 11 →
1
Имандашлар, шуны исегезгә төшерергә телим: ата-бабаларыгызның барысы да болыт астында йөрделәр һәм барысы да Кызыл диңгезне кичтеләр.
2
Әнә шул болыт астында йөргәндә һәм диңгез кичкәндә алар Муса исеме хакына суга чуму йоласын үтәгәндәй булдылар.
3
Барысы да күктән иңгән бер үк рухи ризыкны ашадылар,
4
аларны озата йөргән рухи кыядан бер үк рухи эчемлекне эчтеләр. Ул кыя исә Мәсих Үзе иде.
5
Әмма бу халыкның күбесе Аллаһы мәрхәмәтеннән мәхрүм ителде, шуның өчен гәүдәләре чүлдә ятып калды.
6
Алар белән булган хәлләрдән сабак алыйк, аларга охшамыйк – яман гамәлләрдән читтә торыйк.
7
Аларның кайберләре сыман потларга табынмыйк. Андыйлар хакында Язмада «халык ашарга һәм эчәргә утырды, аннары, торып, илаһлар алдында күңел ачарга тотынды» дип әйтелгән.
8
Безнең арада азгынлык булмаска тиеш; аларның кайберләре азгынлыкка бирелде – һәм бер көн эчендә егерме өч мең кеше һәлак булды.
9
Кайберәүләр сыман, Мәсихнең түземлеген сынамыйк – алар елан чагуыннан үлде.
10
Сукранмагыз! Арада кемнәрдер сукранды, һәм аларны Үлем фәрештәсе һәлак итте.
11
Бу хәлләр башкаларга сабак булсын өчен эшләнгән, ә безгә, заман соңында яшәүчеләргә, нәсыйхәт итеп язылган.
12
Нык торам, дип уйлаучы әнә шуңа күрә сак булсын, егыла күрмәсен!
13
Сез тарыган сынаулар – кешеләргә килә торган гадәти сынаулар. Аллаһы ышанычлы: көч җитмәстәй сынауларга юл куймаячак, сынауларга түзү өчен котылу юлын да күрсәтәчәк.
14
Шуңа күрә, газиз дусларым, потларга табынудан качыгыз.
15
Мин сезгә акыллы кешеләргә мөрәҗәгать иткән кебек дәшәм; сөйләгәннәрем турында үзегез фикер йөртегез.
16
Аллаһыга рәхмәт белдереп шөкрана касәсеннән эчүебез Мәсих канында катнашыбыз барлыгын аңлата түгелме? Сындырып алган икмәгебез Мәсих тәнендә катнашыбыз барлыгын аңлатмыймы?
17
Бер икмәкне уртаклашканга, без бер тәнне тәшкил итәбез, гәрчә күп булсак та.
18
Исраил халкына карагыз: корбан итен ашаучылар мәзбәх өстендә корбан китерүдә катнаша түгелме?
19
Моның белән нәрсә әйтергә телим мин? Пот та, потка китерелгән корбан да нинди дә булса әһәмияткә ияме?
20
Әлбәттә, юк! Әмма мәҗүсиләр корбанны Аллаһыга түгел, җеннәргә китерәләр, мин исә җеннәр белән аралашуыгызны теләмим.
21
Сез бер үк вакытта Хакимебез Гайсә касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмыйсыз, бер үк вакытта Хакимнең дә, җеннәрнең дә табынында катнаша алмыйсыз.
22
Раббыны көнләштерергә теләмибездер бит? Әллә без Аңардан кодрәтлерәкме?
23
«Миңа бар нәрсә рөхсәт ителә» дисез, әмма бар нәрсә файдалы түгел. «Миңа бар нәрсә рөхсәт ителә» дисез, әмма бар нәрсә камиллеккә китерми.
24
Һәркем үз файдасын түгел, башкаларныкын кайгыртсын.
25
Вөҗданыгыз тыныч булсын өчен, базарда сатыла торган бар ризыкны төпченеп тормыйча ашагыз.
26
Язмада әйтелгәнчә, «җир һәм андагы бар нәрсә – Раббыныкы».
27
Әгәр иман итмәүче берәү сезне ашка чакыра һәм сез анда барырга телисез икән, күңелегез тыныч булсын өчен, тәкъдим ителгән һәр нәрсәне төпченмичә ашагыз.
28
Ләкин берәрсе сезгә: «Бу – потка китерелгән корбан», – дисә, әлеге сүзләрне әйткән кеше хакына, вөҗдан тынычлыгы хакына ашамагыз.
29
Вөҗдан дигәннән, сезнекен түгел, шул кешенең вөҗданын күз алдында тотам. Ни өчен кемнеңдер вөҗданы минем иркемне чикләргә тиеш?
30
Әгәр ризыкны Аллаһыга рәхмәт әйтеп кабул итәм икән, бу ризык өчен мине нигә шелтәләргә?
31
Шулай итеп, ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме – барысын да Аллаһы данлансын өчен эшләгез.
32
Яһүдиләр өчен дә, греклар өчен дә, Аллаһы бердәмлеге өчен дә абындыра торган таш булмагыз.
33
Минем кебек, һәркемгә һәрнәрсәдә ярарга тырышыгыз. Мин үз файдамны түгел, котылсыннар дип, күпләрнең файдасын кайгыртам.
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 11 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16