bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 3
1 Corinthians 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 4 →
1
Шулай итеп, имандашлар, мин сезгә Аллаһы Рухына ия булучыларга сөйләгән кебек мөрәҗәгать итә алмадым, гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләргә, Мәсих юлындагы сабыйларга аңлаткан кебек сөйләдем.
2
Мин сезгә каты ризык түгел, сөт бирдем, чөнки каты ризыкны кабул итәрлек түгел идегез. Хәер, хәзер дә кабул итәргә әзер түгелсез,
3
чөнки сез әүвәлгечә гөнаһлы табигатегезгә буйсынучы булып каласыз. Әгәр арагызда көнләшүләр, ызгыш-талашлар булып тора икән, сез үзегезне элеккечә тотасыз, һәм шушы хәл дөньяви тормыш белән яшәвегезне раслый.
4
Әгәр берегез «мин – Паулныкы», икенчегез «мин – Апуллусныкы» дип әйтә икән, дөньяви тормыш белән яшәүчеләрдән нәрсәгез белән аерыласыз соң?
5
Кем ул Паул? Апуллус кем? Без – сезгә иманга килергә ярдәм иткән хезмәтчеләр, һәркем Хакимебез кушканны башкарды.
6
Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүчесе Аллаһы булды.
7
Шуңа күрә утыртучы да, су сибүче дә түгел, үстерүче Аллаһы гына мөһим.
8
Утыртучының да, су сибүченең дә максаты бер, әмма әҗерен һәркайсы үзенең хезмәтенә карап алачак.
9
Без – Аллаһының хезмәттәшләре, ә сез – Аллаһының иген басуы, Аллаһы төзегән корылма.
10
Мин, акыллы төзүчедәй, Аллаһы мәрхәмәте белән нигез салдым, ә башка берәү шуның өстенә төзи. Әмма һәркем үзенең төзү рәвешенә игътибар итсен.
11
Салынган нигездән гайре бүтән нигезне һичкем сала алмый. Салынган нигез – Гайсә Мәсих ул.
12
Кемдер шул нигез өстенә алтын-көмештән яки асылташлардан, агачтан, печәннән яки саламнан төзиме –
13
кемнең ничек төзегәне киләчәктә ачыкланыр; хөкем көнендә бар нәрсә ут белән сыналыр, һәркемнең эш сыйфатын ут күрсәтер.
14
Корылмасы утка чыдаган кеше әҗер алыр,
15
корылмасы янган кеше исә зыян күрер; хәер, ул үзе котылып калыр, әмма ялкын эченнән чыккандай булыр.
16
Сез үзегезнең Аллаһы йорты булуыгызны һәм күңелегездә Аллаһы Рухы яшәгәнне әллә белмисезме?
17
Аллаһы йортын җимерүчене Аллаһы җимерәчәк, чөнки Аллаһы йорты изгедер, ә ул йорт – сез.
18
Берегез дә үз-үзен алдамасын. Кемдер үзен бу дөнья күзаллавы буенча акыл иясе дип саный икән, чынлап та акыл иясе булыр өчен «акылсызга» әйләнсен.
19
Бу дөньяның акыллылыгы – Аллаһы алдында ахмаклык. Язмада әйтелгәнчә: «Аллаһы акыл ияләрен үзләре үк корган хәйлә ятьмәсенә эләктереп ала».
20
Анда тагын болай әйтелгән: «Акыл ияләренең уйлары файдасыз икәнлеге Раббыга мәгълүмдер».
21
Шулай булгач, һичкем кешеләр белән мактанмасын, чөнки бар нәрсә:
22
Паул, Апуллус яисә Кифасмы, дөнья, тормыш яисә үлемме, бүгенге көн яисә киләчәкме – һәммәсе сезнеке.
23
Сез исә – Мәсихнеке, ә Мәсих – Аллаһыныкы.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16