bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 16
1 Corinthians 16
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
1
Изгеләр өчен җыела торган иганәгә килгәндә, Гәләтиядәге бердәмлекләргә нинди күрсәтмә биргән булсам, сез дә шул рәвешчә эшләгез.
2
Мин килгәч иганә җыеп йөрмәс өчен, һәрберегез атнаның беренче көнендә кеременең бер өлешен хәленә күрә аерып куйсын.
3
Яныгызга килгәч, иганәгезне тапшыру өчен, сез сайлаган кешеләрне хатлар белән Иерусалимгә җибәрермен.
4
Әгәр миңа да барырга кирәк булса, алар минем белән барырлар.
5
Сезнең янга мин Македуния төбәген йөреп чыкканнан соң килермен, чөнки мин Македуния аша узачакмын.
6
Бәлки, беркадәр сездә яшәрмен, яныгызда кышны уздыруым да ихтимал, аннары инде сәфәремне дәвам итә калсам, мине юлга җыярсыз.
7
Хәзер сезнең янга узып барышлый гына сугылырга теләмим, Раббы насыйп итсә, озаккарак тукталырга өметләнәм.
8
Эфестә исә Илленче көн бәйрәменә кадәр калырмын,
9
чөнки биредә, Яхшы хәбәргә каршы чыгучылар күп булса да, хезмәт итү өчен миңа ишекләр киң ачылды.
10
Яныгызга Тимутәй килә калса, аңа һичнәрсәдән курыкмыйча яшәр өчен шартлар тудырыгыз, чөнки ул да, минем кебек үк, Хакимебез эшен башкара.
11
Шуның өчен беркем аңа кимсетеп карамасын. Аннары аны иминлек белән минем янга озатыгыз. Мин аның һәм башка имандашларның бергәләп әйләнеп кайтуын көтәм.
12
Имандашыбыз Апуллуска килгәндә исә, мин аның бүтән имандашлар белән бергә сезгә баруын бик үтендем, әмма хәзергә сезнең янга барырга аның теләге юк, шулай да җае чыгуга барып җитәр.
13
Уяу булыгыз! Иманда нык торыгыз! Кыю һәм көчле булыгыз!
14
Һәрнәрсәне яратып башкарыгыз.
15
Имандашлар, минем сезгә бер үтенечем бар. Сез Эстефәнәс гаиләсен беләсез, алар Ахая төбәгендә беренчеләрдән булып Мәсихкә иман китерделәр, үзләрен изгеләргә хезмәт итүгә багышладылар.
16
Шундый кешеләргә, аларның ярдәмчеләренә һәм авыр хезмәт башкаручыларның барысына буйсыну күрсәтегез.
17
Эстефәнәснең, Фөртүнәтнең һәм Әхәйкнең монда килеп җитүенә шатмын: алар килгәнгә, сезнең юклыгыгыз бик сизелмәде.
18
Алар минем һәм сезнең рухны тынычландырды – андый кешеләрнең кадерен белегез.
19
Асия өлкәсендәге бердәмлекләр сезгә сәламнәрен юллый. Әкүл белән Прискиллә һәм аларның йортында җыела торган бердәмлек әгъзалары сезгә Хакимебез исеме белән кайнар сәламнәрен тапшыра.
20
Мондагы барлык имандашлар сезгә сәлам җибәрә. Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез.
21
Мин, Паул, шушы юлны үз кулым белән язып сезгә сәламемне ирештерәм.
22
Хакимебез Гайсәне яратмаганнарга каһәр төшсен! Марана та!
23
Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте юлдашыгыз булсын!
24
Мин сезне – Гайсә Мәсихтәгеләрнең барысын бик яратам!
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16