bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 5
1 Corinthians 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 6 →
1
Сезнең арада фәхешлек, хәтта мәҗүсиләрдә дә күрелмәгән фәхешлек булуы турында хәбәрләр бар: сезнең берегез үзенең үги анасын хатыны итеп тота.
2
Ә сез елыйсы урында масайган буласыз. Андый эш кылучыны арагыздан сөрергә кирәк иде.
3
Үзем сезнең янда булмасам да, аңа шундый хөкем чыгарырга хәл кылдым: сез Хакимебез Гайсә исеме хакына җыелгач, мин күңелем һәм Хакимебез Гайсә кодрәте белән яныгызда булырмын,
5
һәм сез, Раббы көнендә рухы котылсын, ә тәне һәлак ителсен өчен, ул кешене шайтан кулына тапшырырсыз.
6
Сезнең масаер урыныгыз юк. Аз гына ачыткының да бөтен камырны ачытуын белмисезме әллә?
7
Димәк, яңа, төче камыр булыр өчен иске ачыткыдан котылырга кирәк. Чынлыкта сез төче камыр булырга тиеш тә, чөнки Котылу бәйрәменә әзерләнгән бәрәнебез, Мәсих, инде безнең өчен корбан ителде.
8
Шуңа күрә иске ачыткыдан – усаллык һәм явызлык ачыткысыннан пешерелгән икмәк белән түгел, ә төче икмәк – сафлык һәм хакыйкать икмәге белән бәйрәм итик.
9
Алдагы хатымда «фәхеш кешеләр белән аралашмагыз» дип язган чакта мин
10
бу дөньяның азгын, комсыз, алдакчы, потка табынучы бәндәләрен күз алдында тотмаган идем, югыйсә сезгә дөньядан бөтенләйгә китәргә туры килер иде.
11
Имандаш дип аталып та, азгын яки комсыз булган, потка табынучы яки яла ягучы, эчкече яки алдакчы бәндәләр белән аралашмавыгызны, андыйлар белән хәтта бергә утырып ашамавыгызны күздә тотып яздым.
12
Бердәмлектән читтә булганнарны хөкем итү минем эш түгел. Сез имандашларыгызны хөкем итегез.
13
Читләрне исә Аллаһы хөкем итәр. Язмада әйтелгәнчә: «Яманлык кылучыны арагыздан сөрегез!»
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 6 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16