bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 2
1 Corinthians 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 3 →
1
Имандашлар, Аллаһының серен игълан итәр өчен яныгызга килгәч, мин купшы сүзләр сөйләргә һәм зирәклегемне күрсәтергә тырышмадым;
2
сезнең арада булганда игътибарыгызны Гайсә Мәсихкә, Аның хачка кадаклап үтерелүенә генә җәлеп итәргә булдым.
3
Сезнең янга мин көчсез, куркудан калтыранган хәлдә килдем.
4
Иманыгыз кеше акылына түгел, Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен өчен, сүзем һәм вәгазем, кеше зирәклегенең ышандырырлык сүзләренә таянмыйча, Аллаһы Рухының кодрәтенә таянды.
6
Әйе, зирәклек турында без рухи яктан җитлеккән кешеләр арасында сөйлибез, әмма әлеге зирәклек хәзерге заманның да, көннәре ахырына якынлаша барган дөнья хакимнәренең дә зирәклеге түгел.
7
Биредә без Аллаһының әле дөнья яратылганчы ук безгә дан китерер өчен билгеләнгән, моңарчы яшерен булган серле зирәклеге турында сөйлибез.
8
Әлеге зирәклекне бу дөньяның бер генә хакиме дә аңламады; әгәр аңласалар, шөһрәтле Хаким Гайсәне хачка кадакламаган булырлар иде.
9
Әмма Язмада әйтелгәнчә: «Үзен яратучыларга Аллаһы нәрсә әзерләгәнне бер күз дә күрмәгән, бер колак та ишетмәгән; бу турыда һичкемнең күңеленә бер уй кермәгән».
10
Моны исә Аллаһы безгә Үзенең Рухы белән ачты, чөнки Рух һәрнәрсәне тикшерә, хәтта Аллаһы уйларының түренә кадәр үтеп керә.
11
Кешенең уйларын үзендәге рухтан башка тагын кем белә? Шуның кебек, Аллаһының нәрсә ниятләгәнен дә Аллаһы Рухыннан башка һичкем белми.
12
Без исә, Аллаһы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнне белү өчен, бу дөньяның рухын түгел, Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек,
13
һәм бу турыда кеше зирәклеге өйрәткән сүзләр белән түгел, Рух өйрәткән сүзләр белән сөйлибез һәм рухи нәрсәләрне Аллаһы Рухына ия булган кешеләргә аңлатабыз.
14
Аллаһы Рухына ия булмаган кеше Аллаһы Рухы күрсәткәннәрне кабул итми, чөнки аларны акылсызлык дип саный. Ул аларны аңлый алмый, чөнки аңлар өчен Изге Рух ярдәмендә фикер йөртү кирәк.
15
Аллаһы Рухына ия булган кеше исә һәрнәрсә турында фикер йөртә ала, ә аның үзе турында һичкем тиешенчә фикер йөртә алмый,
16
чөнки Язмада әйтелгәнчә: «Раббыга киңәш бирә алыр өчен Аның уй-фикерләрен кем аңлаган?» Без исә Мәсихнең уй-фикерләрен аңлыйбыз.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16