bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 8
1 Corinthians 8
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 9 →
1
Потларга корбан ителгән ризыкка килгәндә, «бу турыда бөтенебезнең дә белеме бар» дип әйтәбез. Ләкин белем тәкәбберләндерә, мәхәббәт исә көч бирә.
2
Берәү, нәрсәдер беләм, дип уйласа да, ул әле аны тиешенчә белми.
3
Ә инде Аллаһыны яраткан кешене Аллаһы Үзе дә белә.
4
Димәк, потларга корбан ителгән ризыкны ашауга килгәндә, без шуны беләбез: потлар – бу дөньяда бернәрсәгә ярамаган буш нәрсә, бердәнбер Аллаһыдан гайре башка илаһ юк.
5
Җирдә яисә күктә илаһ дип аталган затлар булса да (андый «илаһлар» һәм «хуҗалар» дөрестән дә күп),
6
безнең Атабыз Аллаһы бары тик бер генә. Бөтен нәрсә Аңардан, һәм без Аның өчен яшибез. Безнең бер Хакимебез – Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә Аның аша яратылды, һәм без Аның аша тормыш алдык.
7
Әмма барча кешедә андый белем юк. Элек потларга табынган кайбер адәмнәр, ялган илаһларга китерелгән ризыкны ашаганда, бу – илаһларга багышланган корбан, дип уйлап, үзләренең зәгыйфь вөҗданнарын пычрата.
8
Ризык безне Аллаһыга якынайтмый, чөнки ашамасак та, бернәрсә югалтмыйбыз, ашасак та, бернәрсәгә ирешмибез.
9
Ләкин карагыз аны, сезнең шулай ирекле булуыгыз вөҗданы зәгыйфь кешеләрне юлдан яздырмасын.
10
Зәгыйфь вөҗданлы берәү синең, белемле адәмнең, потханәдә табын янында утыруын күрсә, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ярый икән, дип уйламасмы?
11
Бу очракта синең белемең зәгыйфь имандашыңны һәлак итәр. Ә Мәсих аның өчен дә үлде бит.
12
Имандашларыгызга карата шул рәвешчә гөнаһ кылуыгыз һәм аларның зәгыйфь вөҗданын яралавыгыз белән сез Мәсихкә карата да гөнаһ кыласыз.
13
Әгәр ашаган ризыгым белән имандашымны юлдан яздырам икән, аны гөнаһка этәрмәс өчен башка беркайчан да ит ашамаска ризамын.
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 9 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16