bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 15
1 Corinthians 15
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 16 →
1
Имандашлар, сезгә җиткергән Яхшы хәбәрне исегезгә төшерәсем килә. Сез аны кабул иттегез һәм иманыгызда нык торасыз.
2
Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз – котылырсыз, тотмасагыз – иман китерүегез юкка булыр.
3
Мин сезгә үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәне тапшырдым: Язмада әйтелгәнчә, Мәсих безнең гөнаһларыбыз өчен үлде,
4
дәфен кылынды һәм, Язмада әйтелгәнчә, өченче көндә үледән терелде;
5
башта Кифаска, аннан соң унике шәкертенә,
6
шуннан бер үк вакытта биш йөздән артык имандаш кардәшебезгә (аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре үлде),
7
аннары Ягъкубка һәм барлык рәсүлләргә,
8
ә инде иң соңыннан, җитлекми туган бала кебек булсам да, миңа да күренде.
9
Мин бит – рәсүлләрнең иң кечесемен һәм Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләгән өчен рәсүл дип аталырга лаек та түгелмен.
10
Әмма Аллаһы мәрхәмәте белән мин хәзер рәсүлмен. Ул күрсәткән мәрхәмәт юкка булмады: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Дөресрәге, мин түгел, минем аша Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте.
11
Шулай итеп, мин игълан иткәнменме, әллә башкалармы – анысы мөһим түгел; без сезгә шул хәбәрне җиткердек, һәм сез аңа ышандыгыз.
12
Без «Мәсих үледән терелде» дип вәгәзьләгәч тә, сезнең кайберләрегез «үлгәннәр терелә алмый» дип ничек сөйли ала соң?
13
Үледән терелү юк икән, Мәсих тә үледән терелмәгән булып чыга.
14
Әгәр Мәсих үледән терелмәгән икән, димәк, безнең хәбәребез дә, сезнең иманыгыз да буш була түгелме?
15
Ул очракта без үзебез дә Аллаһы хакында ялган шаһитлык бирүче булыр идек, чөнки без «Мәсихне Аллаһы үледән терелтте» дип шаһитлык иттек. Әгәр үлеләрне терелтү мөмкин булмастай эш икән, димәк, Аллаһы Мәсихне дә терелтмәгән.
16
Үледән терелү булмаса, Мәсих тә үледән терелмәс иде.
17
Әгәр Мәсих терелтелмәгән икән, сезнең иманыгыз файдасыздыр: гөнаһларыгыз, димәк, әүвәлгечә кичерелмәгән.
18
Бу инде – Мәсихкә иман итеп үлгәннәр дә һәлак булды дигән сүз.
19
Әгәр без бу тормышта гына Мәсихкә өмет багласак, иң кызганыч кеше булыр идек.
20
Әмма Мәсих дөрестән дә үледән терелде, һәм Ул үлеләрдән беренче булып терелде.
21
Дөньяга үлем Адәм аша килгән кебек, үледән терелү дә бер Кеше – Мәсих аша булды.
22
Тумышы белән Адәмгә бәйле һәркем үлемле булган кебек, иманы белән Мәсихкә бәйле һәркем тормышка кайтачак.
23
Һәркем үз чиратында тереләчәк: беренче булып Мәсих, ә аннары, Ул килгәч, Мәсихнекеләр.
24
Шуннан соң ахыр заман җитәр. Мәсих, һәртөрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юк итеп, патшалыкны Атабыз Аллаһыга тапшырыр.
25
Мәсихнең барлык дошманнарын Аллаһы Аның аяк астына салганчы, Мәсихкә патшалык итү тәгаенләнгән;
26
юк ителәчәк соңгы дошман исә – үлемдер.
27
Язмада әйтелгәнчә, «бар нәрсәне аңа буйсындырып, аның аяк астына салды». Бар нәрсә Мәсихкә буйсындырылды дип әйтелсә дә, һәммә нәрсәне Аңа буйсындырган Аллаһы Үзе шул исәпкә керми, әлбәттә.
28
Ә инде һәрнәрсә Мәсихкә буйсындырылгач, Угыл да бар нәрсәне Үзенә буйсындырган Аллаһыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммәсе белән тулысынча хакимлек итәчәк.
29
Әгәр шулай булмаса, ни өчен кайбер кешеләр үлеләр урынына суга чуму йоласын үтиләр? Үлеләрне терелтү мөмкин булмастай эш икән, кешеләр нилектән алар урынына суга чуму йоласын үтиләр?
30
Без дә ни өчен үзебезне һәрвакыт куркыныч астына куябыз?
31
Имандашлар, мин көн дә үлем белән йөзгә-йөз очрашам, һәм бу – хактыр, Хакимебез Гайсә Мәсих алдында сезнең белән горурлануым кебек үк хактыр.
32
Кешеләргә хас булганча уйласак, Эфестә ерткыч хайваннар белән көрәшүдән миңа ни файда булды? Әгәр үлеләр терелми икән, әйдәгез, алайса, «ашап-эчеп калыйк, чөнки иртәгә үләбез!»
33
Алданмагыз, «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза».
34
Акылыгызга килегез һәм гөнаһ кылудан туктагыз! Кайберләрегез Аллаһыны белми дә – мин моны сезгә оят булсын өчен әйтәм.
35
Кемдер: «Үлеләр ничек терелер? Ул вакытта аларның тәне нинди булыр?» – дип сорар.
36
И акылсыз! Чәчкән орлыгың башта үлмәсә, аңардан яңа тормыш яралмаячак.
37
Син, чәчкән чакта, булачак үсемлекнең үзен түгел, бодайның яки башка нәрсәнең орлыгын чәчәсең.
38
Ә Аллаһы һәр орлыкка Үзе теләгән җисми тәнне бирә.
39
Тәннәрнең барысы да бертөрле түгел: кешеләрнең тәне – хайванныкыннан, хайваннарның тәне – кошныкыннан, кошларның тәне исә балыкныкыннан үзгә.
40
Күк җисемнәре һәм җир җисемнәре бар. Күк җисемнәре – үзенчә, җир җисемнәре дә үзенчә матур.
41
Кояшның да, айның да, йолдызларның да җемелдәве башка. Йолдызлар да җемелдәве белән бер-берсеннән аерыла.
42
Үлеләрнең терелүе дә шулай булачак: тән чери торган булып күмелә һәм череми торган булып терелә;
43
кызганыч хәлдә җир эченә салына, данлы булып терелә; зәгыйфь килеш күмелә, көчле булып терелә;
44
җисми тән күмелә, рухи тән терелә. Җисми тән бар икән, рухи тән дә бар.
45
Язмада болай дип әйтелгән: «Беренче кеше, Адәм, тере җан иясе булды», ә соңгы Адәм – тормыш бирүче Рух.
46
Беренче булып рухи дигәне түгел, җисми дигәне килә; рухи дигәне соңыннан килә.
47
Беренче кеше туфрактан, җирдән яратылды. Икенче Кеше – күктән килде.
48
Җир кешеләре туфрактан яратылган беренче кешегә охшаган булса, күк кешеләре дә күктән килгән Кешегә охшар.
49
Әлегә без туфрактан яратылган кешегә охшаган булсак, киләчәктә күк Кешесенә охшарбыз.
50
Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: тән һәм каннан торганнар – Аллаһы Патшалыгын, фани булганнар мәңгелекне мирас итеп алмас.
51
Тыңлагыз, бер сер әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәттән, күз ачып йомган арада үзгәрәчәкбез. Быргы кычкыртканда үлеләр мәңгелек тән алып тереләчәк, ә без үзгәрәчәкбез.
53
Димәк, фани тәнебез – мәңгелек тәнгә, үлемле тәнебез үлемсезгә әйләнәчәк.
54
Фани тәнебез – мәңгелек тәнгә, үлемле тәнебез үлемсезгә әйләнгәч, Язмадагы «Үлем җиңелде, йотылды»,
55
«И Үлем! Синең җиңүең кайда? И Үлем! Синең чага торган угың кайда?» дигән сүзләр тормышка ашыр.
56
Үлемнең угы – гөнаһтыр, гөнаһның көче исә Кануннан килә.
57
Әмма Аллаһыга рәхмәт яусын! Ул безгә Хакимебез Гайсә Мәсих аша җиңү бирә.
58
Менә шуның өчен, газиз имандашларым, нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Хакимебез Гайсә алдында бушка китмәячәген белеп, Аның эшен һәрвакыт бар көчегезне куеп башкарыгыз.
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 16 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16