bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 11
1 Corinthians 11
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 12 →
1
Мин Мәсихтән үрнәк алгандай, сез дә миннән үрнәк алыгыз.
2
Имандашлар, өйрәткәннәремне истә тотуыгыз һәм күрсәтмәләремне төгәл үтәвегез өчен сезне мактыйм.
3
Әмма шуны белүегезне телим: һәр ирнең башлыгы – Мәсих, хатынның башлыгы – аның ире, ә Мәсихнең башлыгы – Аллаһы.
4
Баш киеме киеп дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр ир үзенең башын оятлы итә.
5
Баш киеме кимичә дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр хатын үзенең башын шулай ук оятлы итә, чөнки бу хәл хатынның чәче кырылуга тиң.
6
Хатын-кыз әгәр башына кияргә теләми икән, чәчен кистерсен, ә инде чәченең киселүе яки кырылуы аның өчен оят икән, ул чакта башына кисен.
7
Шулай итеп, ир кеше, Аллаһының гәүдәләнеше һәм даны булганлыктан, башына кияргә тиеш түгел. Хатын исә – ирнең даны,
8
чөнки ир – хатыннан түгел, хатын ирдән бар кылынган,
9
һәм ир – хатын өчен түгел, хатын ир өчен яратылган.
10
Шуңа күрә, хатынның хакимлек астында булуын фәрештәләр белеп торсын өчен, хатын башын каплап йөрергә тиеш.
11
Дөрес, Хакимебез Гайсә алдында ир – хатыннан, хатын ирдән бәйсез була алмый,
12
чөнки хатын ирдән яратылгандай, ир дә хатыннан дөньяга килә, һәр нәрсә исә Аллаһы тарафыннан бар кылына.
13
Үзегез уйлап карагыз: хатын-кызга башын капламыйча Аллаһыга дога кылу килешәме?
14
Сезне табигать үзе үк өйрәтә: ир кешенең чәче озын икән, бу – аның өчен хурлык.
15
Әмма хатынның чәче озын икән, бу – аның өчен дан, чөнки чәч аңа япма итеп бирелгән.
16
Хәер, әгәр кем дә булса бу хакта бәхәсләшергә тели икән, шуны белеп торсын: бездә дә, Аллаһының башка бердәмлекләрендә дә сүз көрәштерү гадәте юк.
17
Бу күрсәтмәләремне биреп, шуны да әйтәсем килә: мин сезне мактый алмыйм, чөнки җыелышларыгыз файдага караганда күбрәк зыян китерә.
18
Беренчедән, бердәмлек җыелышларында аерым төркемнәргә бүленәсез икән; һәм мин моңа күпмедер дәрәҗәдә ышанам да.
19
Сүз дә юк, сынауларны үтә алган ышанычлы кешеләрнең барлыгын ачыклау өчен, арагызда карашларның төрле булуы да кирәк.
20
Сезнең җыеннарыгызны Хакимебез Гайсәне искә алу ашы дип атап булмый.
21
Һәрберегез үзенең алып килгән ризыгын тизрәк ашап куярга ашыга, шулай итеп, берәүләр ач кала, икенчеләр инде исергән була.
22
Алай икән, өегездә генә ашап-эчсәгез яхшырак булыр. Ник әле сез шулай Аллаһы бердәмлеген санламыйсыз һәм мохтаҗларны кимсетәсез? Шундый гамәлләрегез өчен мактаргамы хәзер сезне? Әлбәттә, юк!
23
Хакимнең Үзеннән кабул итеп сезгә җиткергән хәбәрем мондый иде бит: Хакимебез Гайсә хыянәткә дучар ителгән төнне кулына икмәк ала да,
24
шөкрана кылып сындырганнан соң: «Бу – сезнең өчен бирелә торган тәнем. Мине искә алып шулай эшләгез», – ди.
25
Кичке аштан соң шулай ук кулына касә ала да: «Менә бу касә – Минем каным белән расланган Яңа Килешү. Аңардан эчкән саен Мине искә алыгыз», – ди.
26
Шулай итеп, бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен сез Хакимебезнең үлеме турында шаһитлык кыласыз. Ул кайтканчыга кадәр шулай эшләгез.
27
Димәк, кем дә булса әлеге йолага хөрмәт күрсәтмичә бу икмәкне ашаса һәм Хакимнең касәсеннән эчсә, Аның тәне һәм каны алдында гаепле булыр.
28
Шуның өчен кеше башта үзен сынасын, аннан соң гына бу икмәкне ашасын һәм бу касәдән эчсен.
29
Хаким тәненең әһәмиятен аңламыйча ашаган яки эчкән кеше шул гамәле белән үзен хөкемгә дучар итә.
30
Менә шуның өчен күбегез хәлсез һәм авыру, вафат булганнар да аз түгел.
31
Әгәр без үзебезне сынасак, Аллаһы безне хөкем итмәс иде.
32
Җәзага хөкем иткәндә Хакимебез шул рәвешле безне дөнья белән бергә хөкем ителүдән саклый.
33
Шуңа күрә, имандашларым, Хаким ашына җыелган вакытта ашыкмагыз, бер-берегезне көтегез.
34
Җыелуыгыз Аллаһы тарафыннан хөкем ителмәсен өчен, ачыккан кеше үз өендә ашасын. Башка мәсьәләләр турында яныгызга килгәч сөйләрмен.
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 12 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16