bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 6
1 Corinthians 6
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 7 →
1
Имандашына булган дәгъвасын изгеләр хөкеменә түгел, ә бәлки имансызлар хөкеменә тапшырырга ничек батырчылык итә аласыз?
2
Дөньяны изгеләр хөкем итәсен сез белмисезмени? Әгәр сезгә дөньяны хөкем итү тапшырыла икән, вак-төяк эшләрне хәл итәргә лаек түгелмени сез?
3
Хәтта фәрештәләрне дә хөкем итәчәгебезне белмисезме? Шулай икән, көндәлек дәгъваларыбызны үзебез хәл итә алмабызмы?
4
Сез исә, андый дәгъваларны хәл итәргә кирәк булганда, бердәмлек алдында бернинди абруе булмаган адәмнәрне хөкемче итеп куясыз.
5
Сезгә оят булсын өчен әйтәм: имандашлар арасындагы бәхәсләрне хәл итәрлек бер генә акыллы кешегез дә юкмыни?
6
Имандаш белән имандаш дәгъвалаша, өстәвенә – имансызлар каршында!
7
Бер-берегезне хөкемгә тарту инде үзе үк сезнең тулысынча җиңелүегезне күрсәтә. Рәнҗетелгән яки алданган булып калу сезнең өчен яхшырак түгелме?
8
Әмма сез, имандаш дип тормыйча, рәнҗетәсез дә, алдыйсыз да.
9
Явызлык кылучыларның Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячагын белмисезмени? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр,
10
караклар, комсызлар, эчкечеләр, яла ягучылар, алдакчылар – берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия булмаячак.
11
Сезнең кайберләрегез әнә шундыйлардан иде, әмма Хакимебез Гайсә Мәсих исеме һәм Аллабыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез һәм акландыгыз.
12
Сезнең кайберләрегез «миңа бар нәрсә рөхсәт ителә» ди, әмма һәр нәрсә файдалы түгел; «миңа бар нәрсә рөхсәт ителә» дисез, әмма без һичнәрсәнең колы булырга тиеш түгел.
13
Сез шулай ук «ризык – карын өчен, карын – ризык өчен» дисез. Әйе, дөрес, ләкин Аллаһы анысын да, тегесен дә юк итәчәк. Тәннәребез – фәхешлек өчен түгел, Хакимебез Гайсә өчен, ә Хакимебез безнең тәнне кайгырта.
14
Хакимебез Гайсәне Аллаһы үледән терелтте һәм Үзенең кодрәте белән Ул безне дә терелтәчәк.
15
Тәнегез Мәсих тәненең әгъзалары икәнне әллә белмисезме? Шулай булгач, Мәсихнең әгъзаларын алып, аларны фахишә хатынның әгъзалары итә аламмы соң? Әлбәттә, юк!
16
Фахишә белән кушылучының аның белән бер тән булуын белмисезме әллә? Язмада «икесе бер тән булыр» дип әйтелгән бит.
17
Ә инде Хакимебез белән рухта берләшкән кеше Аның белән бер була.
18
Фәхешлектән качыгыз! Кеше кылган башка барлык гөнаһлар тән белән бәйле түгел, ә фәхешлек итүче үз тәненә каршы гөнаһ кыла.
19
Сезнең тәнегез – Изге Рух йорты. Изге Рух сезгә Аллаһы тарафыннан бирелде, һәм Ул сездә яши. Әллә сез моны белмисезме? Сез инде үзегезгә үзегез хуҗа түгел,
20
чөнки сез кыйммәт бәягә сатып алындыгыз. Шуңа күрә сезнең тәннәрегез Аллаһыга дан китерсен.
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 7 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16