bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 13
1 Corinthians 13
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 14 →
1
Әгәр кешеләр телендә, хәтта фәрештәләр телендә сөйләшә белеп тә, күңелемдә мәхәббәт яшәмәсә, мин бакыр яңгыравы яки тәлинкә чыңы кебек булыр идем.
2
Әгәр пәйгамбәрлек сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртөрле гыйлемнәрне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, күңелемдә мәхәббәт яшәмәсә, мин бер буш нәрсә булыр идем.
3
Әгәр бөтен мөлкәтемне өләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да, күңелемдә мәхәббәт яшәмәсә, миңа берни ярдәм итә алмас.
4
Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми,
5
дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый.
6
Мәхәббәт гаделсезлеккә сөенми, киресенчә, хакыйкатькә шатлана.
7
Ул бөтенесенә түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрчак өметләнә, барысына сабыр итә.
8
Пәйгамбәрлек итүләр тукталыр, телләр тынып калыр, белемнәрнең кирәге калмас, мәхәббәт исә беркайчан бетмәс.
9
Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек сүзләребез дә тулы түгел, өлешчә генә бит,
10
ә камиллек килгәч, өлешчә булган нәрсәләр юкка чыгар.
11
Кечкенә чакта мин балаларча сөйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йөрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләр артта калды.
12
Хәзер әле без бар нәрсәне тонык көзгедәге сыман күрәбез, әмма берзаман йөзгә-йөз күрербез. Хәзергә минем белемем өлешчә генә, әмма вакыты җиткәч, Аллаһы мине тулысынча белгән кебек, минем белемем дә шулай тулы булыр.
13
Ә менә бу өч нәрсә – иман, өмет, мәхәббәт – мәңге яшәр. Алар арасында иң бөеге исә – мәхәббәт.
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 14 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16