bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 12
1 Corinthians 12
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 13 →
1
Имандашлар, Изге Рухтан бирелгән сәләтләр хакында бихәбәр булуыгызны теләмим.
2
Исегездәме, Аллаһыны белмәгән чакта сез, кемдер җитәкләп йөрткән сыман, телсез потларга тартыла идегез.
3
Менә шуңа күрә сез аңласын өчен белдерәм: Аллаһы Рухына ия булган беркем дә «Гайсәгә ләгънәт!» димәс; Изге Рух кушмаса, беркем дә «Гайсә – Хаким» дип әйтмәс.
4
Изге Рух тарафыннан бирелгән сәләтләр төрле булырга мөмкин, әмма Рух шул бер үк.
5
Хезмәт итүнең төрләре байтак, әмма Хаким бер үк.
6
Гамәлләр дә төрле була, әмма аларның барысын һәркемдә шул бер үк Аллаһы башкара.
7
Һәрберебездә исә Рухның уртак файдага эш итүе күренә.
8
Берәүгә Рух тарафыннан зирәк сүз осталыгы, икенчесенә шул ук Рухтан белем бирү осталыгы;
9
өченчесенә – иман, башка берәүгә – дәвалау сәләте;
10
кемгәдер – могҗиза күрсәтү, кайберәүгә – пәйгамбәрлек итү, кемгәдер – төрле рухларны аера белү, кайсынадыр – таныш булмаган телләрдә сөйләү, берәүгә шул телләрдә әйтелгәнне аңлату сәләте бирелә.
11
Боларның барысын да сәләтне һәркемгә Үзе теләгәнчә бүлеп бирүче Рух башкара.
12
Мәсих – күп әгъзаларга ия булган тән кебек; күп әгъзалардан торса да, тән бербөтенне тәшкил итә.
13
Без һәммәбез – яһүдиләр яки греклар, коллар яки иреклеләр – бер Рухка сугарылып, бер тән булдык, һәм барыбыз да шул бер үк Рухны кабул иттек.
14
Тән исә бер әгъзадан түгел, күп әгъзалардан тора.
15
Әгәр аяк: «Мин – кул түгел, шуңа күрә тәннең бер өлеше түгелмен», – дисә, тәннең бер әгъзасы булудан туктармы?
16
Колак та: «Мин – күз түгел, шуңа күрә тәннең бер өлеше түгелмен», – дигәнгә карап кына тәннең бер әгъзасы булудан туктамас иде.
17
Әгәр бөтен тән күздән генә торса, ничек ишетә алыр иде? Бөтен тән колактан гына торса, ничек ис сизәр иде?
18
Әмма Аллаһы тәндәге әгъзаларның һәрберсен Үзе теләгәнчә урнаштырган.
19
Әгәр тән бер генә әгъзадан торса, ул ничек яшәр иде?
20
Кыскасы, әгъзалар күп, әмма алар барысы бер тәнне тәшкил итә.
21
Күз кулга: «Син миңа кирәк түгел», – дип яки баш аякларга: «Сез миңа кирәк түгел», – дип әйтә алмас.
22
Киресенчә, тәннең зәгыйфьрәк күренгән әгъзалары бигрәк тә әһәмиятле.
23
Тәннең күркәм түгел дип санаган урыннарын без аеруча тырышлык күрсәтеп каплыйбыз, килешсез санаган өлешләрен җентекләп яшерәбез,
24
ә инде килешле әгъзаларыбызның моңа ихтыяҗы юк. Әмма тәндә бүленеш булмасын, барлык әгъзалар бер-берсе турында бер дәрәҗәдә кайгыртсын өчен, тәннең килешсез саналган өлешләренә күбрәк хөрмәт булсын дип, Аллаһы тәндәге әгъзаларны шулай үзара тоташтырды.
26
Шуңа күрә бер әгъза җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә, бер әгъза хөрмәтләнсә, калган барысы да аның белән бергә шатлана.
27
Сез – Мәсихнең тәне, ә аерым-аерым – шул тәннең әгъзалары.
28
Аллаһы Үз бердәмлегендә берәүләрне – рәсүл, башкаларны – пәйгамбәр, бүтәннәрне остаз итеп куйды; аннары кайберәүләргә могҗиза күрсәтү кодрәте, дәвалау, кешеләргә ярдәм итү, идарә итү һәм таныш булмаган телләрдә сөйләү сәләте бирде.
29
Барысы да рәсүлме? Барысы да пәйгамбәрме? Барысы да остазмы? Барысы да могҗиза күрсәтүчеме?
30
Һәммәсендә дәвалау сәләте бармы? Барысы да таныш булмаган телләрдә сөйлиме? Барысы да бу телләрне аңлата аламы?
31
Шуңа күрә сәләтләрнең тагын да зуррагына ия булырга омтылыгыз. Әмма мин сезгә тагын да яхшырак юлны күрсәтәм.
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 13 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16