bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 7
1 Corinthians 7
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 8 →
1
Сез миңа «ир кешенең хатын-кыз белән җенси мөнәсәбәткә кермәве яхшы» дип язасыз.
2
Әмма фәхешлек булмасын өчен, һәр ирнең – үз хатыны һәм һәр хатынның үз ире булсын.
3
Ир – хатынына, хатын – иренә карата үз бурычын үтәсен.
4
Хатын үз тәненә үзе түгел, ә ире хуҗа; шуның кебек үк ир дә үз тәненә үзе түгел, ә хатыны хуҗа.
5
Үзара килешенгән, дога кылуга багышланган вакыттан гайре бер-берегездән читләшмәгез; сезнең тотнаксызлыктан файдаланып иблис аздырмасын өчен, соңыннан тагын бергә булыгыз.
6
Хәер, моны әмер итеп түгел, сезгә юл куеп әйтүем.
7
Бар кешенең минем кебек булуын теләр идем дә, әмма һәркемнең Аллаһыдан бирелгән сәләте бар: берсенең – бер төрле, икенчесенең – башкача.
8
Кияүгә чыкмаган һәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек ялгыз булу яхшырак.
9
Әмма инде түзә алмасалар, кияүгә чыксыннар. Җенси дәрт белән януга караганда, гаилә корып яшәү яхшырак.
10
Ә инде өйләнешкәннәргә мин түгел, Хакимебез Үзе әмер бирә: хатын иреннән аерылмасын.
11
Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез яшәсен яки үз ире белән яңадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын.
12
Ә башкаларга Хакимебез түгел, мин әйтәм: әгәр имандашыгызның иман итмәүче хатыны булып, хатын аның белән яшәргә риза икән, ир аны ташламасын.
13
Иман китергән хатынның иман итмәүче ире аның белән яшәргә риза икән, хатын аны ташламасын.
14
Иман итмәүче ир – иманлы хатын аша һәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Әгәр киресенчә икән, сезнең балаларыгыз саф булмас иде, хәзер исә алар изгедер.
15
Иман итмәүче ир яки хатын аерылырга теләсә – аерылсын. Мондый хәлдә иман итүче ир яки хатын үз иренә яки хатынына бәйле түгел. Аллаһы безне иминлектә яшәргә чакыра.
16
И хатын, каян беләсең, бәлки иреңне коткара алырсың? Ир кеше, каян беләсең, бәлки хатыныңны коткарырсың?
17
Сезнең һәрберегез Хакимебез Гайсә билгеләгәнчә һәм Аллаһы чакырганда нинди хәлдә булса, шулай яшәсен. Бөтен бердәмлекләрдә мин шушы кагыйдәне кабатлыйм.
18
Аллаһы чакырганда кемдер сөннәтле булган икән, моны яшерүнең кирәге юк. Аллаһы чакырганда кемдер сөннәтсез булган икән, шул килеш кала бирсен.
19
Сөннәтле яки сөннәтсез булуның әһәмияте юк, Аллаһы әмерләрен үтәү генә мөһим.
20
Аллаһы чакырганда кем нинди хәлдә булса, шулай кала бирсен.
21
Аллаһы чакырганда син кол идеңме? Бу сине борчымасын, әмма мөмкинлегең булса, иреккә чык.
22
Хакимебез Гайсә тарафыннан чакырылган кол – Аның ирекле кешесе; ә инде чакырылган ирекле кеше – Мәсихнең колыдыр.
23
Сез кыйммәт бәягә сатып алындыгыз, шуңа күрә кешеләрнең коллары булмагыз.
24
Имандашлар, Аллаһыга нинди хәлдә чакырылган булсагыз, шул хәлдә калыгыз.
25
Ялгызакларга карата Хакимебез Гайсә тарафыннан бирелгән әмерем юк, ләкин Хакимебезнең мәрхәмәте белән ышанычлы кеше буларак киңәш бирәм.
26
Хәзерге заманның авыр шартларын истә тотып, кеше нинди хәлдә булса, аңа шул хәлдә калу яхшырак дип исәплим.
27
Гаиләле булсаң, аерылу турында уйлама. Хатынсыз калгансың икән – хатын эзләмә.
28
Хәер, өйләнсәң дә гөнаһ кылмассың. Кияүгә чыккан кыз да гөнаһлы булмас. Әмма андыйларның бу тормышта мәшәкатьләре күп булачак, ә мин сезне бу мәшәкатьләрдән саклап калырга телим.
29
Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: вакыт аз калды. Моннан ары хатынлылар – хатынсызлар кебек,
30
елаучылар – еламаучылар, шатланучылар – шатланмаучылар, сатып алучылар – сатып алмаучылар,
31
бу дөньяда булган нәрсәләрдән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсын. Чөнки дөнья үзенең хәзерге хәлендә бетүгә таба бара.
32
Ә мин сезнең мәшәкатьсез яшәвегезне телим. Өйләнмәгән кеше, Хакимебез Гайсәгә ярарга тырышып, Аның эшләрен кайгырта,
33
ә өйләнгән кеше, хатынына ярарга тырышып, дөньяви тормышны кайгырта,
34
аның игътибары төрле якка юнәлә. Кияүгә чыкмаган яки гыйффәтле кыз, тәнем һәм рухым белән изге булыйм дип, Хакимебез Гайсәнең эшләрен кайгырта, ә инде кияүгә чыккан хатын, иренә ярарга тырышып, дөньяви тормышны кайгырта.
35
Мин моны сезнең файдага сөйлим, сезгә богау салырга теләмим. Әдәп белән яшәп, игътибарыгызны читкә юнәлтмичә, Хакимебезгә бирелеп хезмәт итүегезне телим.
36
Әгәр берәү үз кызының инде яше җитеп тә кияүгә чыкмый калуын килешсез дип исәпли икән, теләгәнен кылсын – аны кияүгә бирсен, гөнаһы булмас.
37
Әмма кеше үз фикерендә нык торып, үз ихтыяры белән, беркем тарафыннан мәҗбүр ителмичә кызын кияүгә бирмәскә карар кыла икән – яхшы эшли.
38
Шулай итеп, кызын кияүгә бирүе әйбәт икән, кияүгә бирмәве тагын да әйбәтрәк.
39
Ире исән чакта хатын аңа бәйле; ире үлә калса, үзе теләгән кешегә кияүгә чыгарга ирекле, әмма Хакимебез Гайсәгә ышанган кешегә генә.
40
Әгәр кияүгә чыкмаса, хатын, минем фикеремчә (ә мин үземдә Изге Рух бар дип уйлыйм), бәхетлерәк булыр.
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 8 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16