bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 9
1 Corinthians 9
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 10 →
1
Әллә мин ирекле түгелме? Мин рәсүл түгелме? Әллә мин Хакимебез Гайсәне күрмәдемме? Хакимебез миңа тапшырган хезмәтнең җимеше түгелмени сез?
2
Башкаларга рәсүл булмасам да, сезнең өчен мин – рәсүл, чөнки рәсүллегемне Хакимнеке булуыгыз дәлилләп тора.
3
Мине гаепләүчеләргә каршы түбәндәгечә җавап бирәм.
4
Хезмәтебез өчен аш-суыгыз белән тукланырга хакыбыз юкмыни?
5
Башка рәсүлләр кебек, Хакимебез Гайсәнең бертуган кардәшләре яки Кифас кебек безнең дә, имандашларыбыз арасыннан хатын алып, алар белән сәфәр чыгарга хакыбыз юкмыни?
6
Җан асрар өчен Барнаб белән мин генә эшләргә тиешмени?
7
Гаскәриләрнең кайсысы үз хисабына хезмәт итә? Йөзем бакчасы утырткан кеше үзенең җимешен ашамыймыни? Көтү көткән кеше малларының сөтен эчмиме?
8
Кеше фикере генә бу, дип уйламагыз. Канун да шул хакта сөйли түгелме соң?
9
Муса канунында «ашлык суга торган үгезнең авызын бәйләп куйма» дип язылган бит. Әллә Аллаһы үгезләр хакында гына кайгыртамы?
10
Әллә ул сүзләр безнең өчен дә әйтелмәгәнме? Әйе, бу безнең өчен язылган, чөнки сөрүче, уңыштан үз өлешемне алырмын, дигән өмет белән сөрергә, ашлык сугучы да шундый ук өмет белән сугарга тиеш.
11
Әгәр күңелләрегезгә рухи орлык чәчкәнбез икән, сездән матди уңыш көтеп, сездән күпне таләп итәбезмени?
12
Башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң? Ләкин без бу хокуктан файдаланмадык, Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне таратканда комачаулык булмасын өчен, без бар нәрсәгә түзәргә әзер.
13
Аллаһы йортында эшләүчеләрнең шул йорттан туклануын, мәзбәхтә хезмәт итүчеләрнең шундагы корбаннардан өлеш алуын белмисезмени?
14
Шуның кебек үк, Хакимебез Гайсә дә Яхшы хәбәрне таратучыларга шул хезмәтләре хисабына көн күрергә әмер бирде.
15
Әмма мин үзем бу хокукларның берсеннән дә файдаланмадым, бу сүзләрне дә сездән ярдәм көтеп язмыйм. Мин моның белән горурланам, һәм шушы горурлыктан мәхрүм булуга караганда үлүемне артыграк күрәм.
16
Әгәр мин Яхшы хәбәрне таратам икән, монда мактанырлык нәрсә юк, чөнки бу – минем вазифам. Әгәр Яхшы хәбәрне вәгазьләүдән туктасам, башыма кайгы-хәсрәт төшсен!
17
Бу эшне үз теләгем белән башкарсам, әҗере булыр иде; әмма мин үзбелдегем белән башкармыйм, мин бары үземә ышанып тапшырылган хезмәтне үтим.
18
Минем өчен әҗере нәрсәдә соң? Ул шуннан гыйбарәт: Яхшы хәбәрне таратканда мин үз хокукларымнан файдаланмыйм, бу хезмәтне бушлай башкарам.
19
Бар нәрсәдән азат булсам да, мөмкин кадәр күбрәк кешене Аллаһыга китерү өчен, мин үземне бөтенесенең колы иттем.
20
Яһүдиләрне Аллаһыга китерү өчен, алар арасында яһүди кебек булдым. Үзем Муса кануны буенча яшәмәсәм дә, Канунга буйсынучыларны Аллаһыга китерү өчен, алар алдында Канунга буйсынучы кебек булдым.
21
Муса канунын белмәүчеләрне Аллаһыга китерү өчен, алар алдында Канунны белмәүчедәй булдым. (Бу, әлбәттә, Аллаһы алдында канунсыз яшим дигән сүз түгел, киресенчә, мин Мәсих канунына буйсынам.)
22
Вөҗданнары зәгыйфь адәмнәрне Аллаһыга китерим дип, мин үземне алар кебек тоттым. Һичьюгы кайберләрен булса да коткарыр өчен, һәммәсе янында үзләре кебек булдым.
23
Боларны мин Яхшы хәбәрне тарату һәм аның фатихаларына ирешү өчен башкарам.
24
Ярыш мәйданында йөгерүчеләрнең күп булуын, әмма берсенең генә бүләк алуын беләсездер. Шулай булгач, бүләк алырлык итеп йөгерегез!
25
Ярышка әзерләнгәндә һәрберсе үзен күп нәрсәдән мәхрүм итә. Алар моны шиңә торган бер таҗ алу өчен эшләсә, без исә беркайчан шиңми торган таҗ алырга омтылабыз.
26
Шуңа күрә дә мин максатсыз кешедәй йөгермим, йодрыгым белән һаваны төймим.
27
Башкаларга Яхшы хәбәрне игълан итеп тә, үзем ярыштан читтә калмас өчен, мин тәнемне чыныктырам, аны үз ихтыярыма буйсындырам.
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 10 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16