bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Corinthians 14
1 Corinthians 14
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 15 →
1
Күңелегездә мәхәббәт яшәсен; Изге Рухтан килгән сәләтләргә, бигрәк тә пәйгамбәрлек сәләтенә ия булырга омтылыгыз.
2
Кемдер таныш булмаган телдә сөйләсә, ул, димәк, кешеләргә түгел, Аллаһыга мөрәҗәгать итә; аны беркем дә аңламый, серләрен ул Рух ярдәмендә сөйли.
3
Пәйгамбәрлек итүче исә кешеләргә сөйли – аларны ныгыта, юата, рухларын күтәрә.
4
Таныш булмаган телдә сөйләүче – үзен генә, ә пәйгамбәрлек кылучы иман итүчеләр бердәмлеген ныгыта.
5
Барыгызның да таныш булмаган телләрдә сөйләвен телим, ләкин пәйгамбәрлек итсәгез, тагын да яхшырак булыр. Әгәр шул телләрдә сөйләүче кеше иман итүчеләр бердәмлеген ныгытырдай сүзләрен аңлатып бирә алмаса, пәйгамбәрлек итүче аңа караганда бердәмлеккә күбрәк файда китерә.
6
Имандашлар, яныгызга килеп таныш булмаган телләрдә сөйләргә тотынсам, ләкин сүзләремдә Аллаһыдан ачылыш та, белем дә, пәйгамбәрлек тә, үгет-нәсыйхәт тә булмаса, сезгә ни файда китерермен?
7
Әйтик, курай яки арфа кебек җансыз уен коралларын алыйк: әгәр алар дөрес уйнамаса, нинди көй яңгыравын ничек аңларсыз?
8
Әгәр быргы тонык аваз чыгарса, сугышка кем әзерләнер икән?
9
Менә шулай сез дә телегез белән кеше төшенмәслек сүзләр әйтәсез икән, сөйләгәнегезне ничек аңларлар? Сез җилгә генә сөйләгән булырсыз.
10
Дөньяда телләр күп төрле, һәм телне белүчегә аларның һәрберсе аңлаешлы.
11
Әгәр әйтелгән сүзнең мәгънәсен аңламасам, мин – сөйләүче өчен, ә ул минем өчен чит ил кешесе кебек була.
12
Сезнең белән дә шулай ук: Изге Рухтан килгән сәләтләргә ия булырга омтыласыз икән, иман итүчеләр бердәмлеген ныгытырдай сәләтләрегезне арттырырга тырышыгыз.
13
Шуңа күрә таныш булмаган телдә сөйләүче кеше, үзенең әйткәннәрен аңлату сәләтенә ия булыр өчен, дога кылсын.
14
Әгәр мин таныш булмаган телдә дога кылам икән, минем рухым дога кыла, акылым исә догага катнашмый.
15
Алайса, нишләргә соң миңа? Доганы рухым белән генә түгел, акылым белән дә кылырмын; Аллаһыны рухым белән генә түгел, акылым белән дә данлап җырлармын.
16
Рухың белән генә Аллаһыга шөкер итсәң, сүзләреңне аңламаган кеше синең шөкер догаңа ничек итеп «амин» дип әйтсен? Ул синең нәрсә әйткәнеңне аңламый бит!
17
Син кылган шөкер, бәлки, яхшыдыр да, ләкин башкаларга аңардан файда булмас.
18
Таныш булмаган телләрдә һәммәгездән күбрәк сөйләвем өчен мин Аллама шөкер итәм.
19
Әмма иман итүчеләр бердәмлегендә таныш булмаган телдә ун мең сүз әйтүгә караганда, башкаларны үгетләп аңлаешлы биш сүз әйтүне яхшырак дип саныйм.
20
Имандашлар, акылыгыз балаларныкы кебек булмасын. Яманлыкка карата – сабыйларча беркатлы, ә акылыгыз белән балигъ кешеләр сыман булыгыз.
21
Канунда болай дип язылган: «Бу халыкка чит телләрдә, чит халыкларның сүзләре белән сөйләрмен, әмма алар ул чакта да Мине тыңламаслар, – ди Раббы».
22
Димәк, таныш булмаган телләр – иманлылар өчен түгел, иман итмәүчеләр өчен билге. Пәйгамбәрлек итү исә иман итмәүчеләр өчен түгел, иманлылар өчен билге.
23
Шулай итеп, барлык иман итүчеләр бердәмлеге җыелып, барысы да таныш булмаган телләрдә сөйли башласа, һәм шулвакыт алар янына иман итмәүче яки телләрне аңламаучы берәр кеше килеп керсә, «акылдан яздыгызмы әллә?» дип әйтмәсме?
24
Әмма барысы да пәйгамбәрлек иткәндә иман китермәгән яки телләрне аңламаган берәр кеше килеп керсә, һәркем тарафыннан гаепләнер һәм хөкем ителер.
25
Шулай итеп, аның йөрәк серләре ачылыр, һәм ул, сәҗдә кылып, Аллаһыга табыныр, «Аллаһы дөрестән дә сезнең арада!» дияр.
26
Димәк, имандашлар, нинди нәтиҗәгә киләбез инде? Сез бергә җыелган вакытта кемдәдер мактау җыры, кемдәдер үгет-нәсыйхәт сүзләре, кемнеңдер Аллаһыдан иңгән ачылышы, кемнеңдер таныш булмаган телдә әйтәсе сүзләре яки аларның аңлатмасы булса, боларның һәммәсе бердәмлекне ныгытуга хезмәт итсен.
27
Берәү таныш булмаган телдә сөйли икән, ике, иң күбе өч кеше чиратлашып сөйләсен, ә бер кеше аңлатып торсын.
28
Әгәр арагызда аңлатучы юк икән, таныш булмаган телдә сөйләшүчеләр җыелышта дәшми генә торсыннар, әйтәсе сүзләрен үзләренә һәм Аллаһыга гына сөйләсеннәр.
29
Пәйгамбәрләрнең дә икесе яки өчесе генә сөйләсен, ә башкалар, ишеткәннәре турында фикер йөртеп, аларга бәя бирсен.
30
Җыелышта утыручылар арасыннан кемгә дә булса Аллаһыдан ачылыш иңсә, беренче сөйләүче тынып калсын.
31
Бар кеше үзенә нинди дә булса белем алсын, рухын ныгытсын өчен, чиратлашып пәйгамбәрлек итегез.
32
Пәйгамбәрләрнең рухлары пәйгамбәрләргә буйсына,
33
чөнки Аллаһы – тәртипсезлек Алласы түгел, тынычлык Алласы. Изгеләрнең барлык бердәмлекләрендәге кебек,
34
хатыннар җыелышта дәшмәсеннәр, чөнки аларга анда сөйләргә рөхсәт ителми. Муса канунында әйтелгәнчә, алар буйсынучан булырга тиеш;
35
әгәр нәрсә дә булса белергә телиләр икән, өйләрендә ирләреннән сорасыннар, чөнки бердәмлек җыелышында хатыннарның сөйләве урынлы түгел.
36
Сез, бәлки, Аллаһы сүзе сездән башланган яки сезгә генә килеп ирешкән дип уйлыйсыздыр?
37
Үзен пәйгамбәр яки рух белән сугарылган дип исәпләүче кеше сезгә язганнарымның Хакимебез Гайсә әмере икәнен танысын.
38
Әгәр танымый икән, ул кешене сез дә танымагыз.
39
Шулай итеп, имандашлар, пәйгамбәрлек сәләтенә ия булырга омтылыгыз, әмма таныш булмаган телләрдә сөйләүне дә тыймагыз.
40
Тик һәрнәрсә килешле һәм тәртипле булсын.
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 15 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16