bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 10
Mark 10
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 11 →
1
Гайсә, ул яклардан китеп, Яһүдиягә һәм Үрдүн аръягындагы җирләргә юнәлде. Аның янына янә күп халык җыелып, Ул, гадәтенчә, аларга Аллаһы сүзен аңлатты.
2
Гайсә янына фарисейлар килделәр һәм Аны сынарга теләп: – Ир кешегә хатынын аерып җибәрергә Канун рөхсәт итәме? – дип сорадылар.
3
Гайсә исә Үз чиратында: – Муса сезгә нәрсә эшләргә кушты соң? – дип сорады.
4
– Муса әйтүенчә, ир кеше, хатынына аерылышу кәгазе язып биреп, аны аерып җибәрә ала, – дип җаваплады тегеләр.
5
– Әлеге әмерне Ул сезгә күңелегез каты булганга язган, – диде Гайсә.
6
– Әмма бөтен нәрсәне бар кылганда, Аллаһы баштан ук «кешеләрне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты».
7
«Шуңа күрә ир кеше, ата-анасын калдырып, хатынына кушылыр,
8
һәм алар икесе бер тән булыр». Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен.
9
Аллаһы кушканны кеше аермасын.
10
Шәкертләре өйдә Гайсәдән бу хакта кабат сорадылар.
11
Гайсә: – Ир кеше, үзенең хатыны белән аерылышып, башкага өйләнә икән, беренче хатыны алдында зина кыла, – диде. –
12
Шулай ук хатыны да, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, зина кылган булып чыга.
13
Гайсә орынып фатихасын күндерсен өчен, кешеләр Аның янына балаларын алып килә, әмма шәкертләр әлеге кешеләрне шелтәли иделәр.
14
Моны күреп, Гайсәнең ачуы килде, һәм шәкертләренә Ул: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Аллаһы Патшалыгы әнә шундый сабыйларныкы, – диде. –
15
Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк.
16
Шуннан Ул балаларны кочагына алды да, башларына кулларын куеп, фатихасын күндерде.
17
Гайсә юлга чыкканда, каршына бер кеше йөгереп килеп тезләренә егылды да: – Игелекле Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
18
– Нигә син Мине игелекле дип атыйсың? – диде Гайсә. – Аллаһыдан башка һичкем игелекле түгел.
19
Аның әмерләрен син беләсең: кеше җанын кыйма, зина кылма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, алдашма, ата-анаңны хөрмәт ит.
20
– Остаз, мин боларның барысын яшьтән үк үтәп киләм, – дип җавап бирде теге.
21
Гайсә аңа карап куйды, һәм әлеге кеше Аның күңеленә хуш килде. Шуннан Гайсә аңа: – Сиңа бер генә нәрсә җитми: бар, һәммә нәрсәңне сат та фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил һәм Миңа ияр, – диде.
22
Әлеге сүзләрне ишеткәч, егет күңелсезләнеп китеп барды, чөнки байлыгы бик зур иде.
23
Гайсә исә, әйләнә-тирәсенә күз ташлап, шәкертләренә: – Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү авыр шул, – диде.
24
Аның бу сүзләре шәкертләрне бик тә гаҗәпләндерде. Әмма Гайсә янә: – Дусларым! Аллаһы Патшалыгына керү авырдыр, – дип кабатлады. –
25
Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
26
Алар, гаҗәпләнеп, үзара: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң? – дип сөйләштеләр.
27
Аларга карап Гайсә: – Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, моны Аллаһы гына эшли ала – Ул булдыра алмаган һичбер нәрсә юк, – диде.
28
Шуннан соң Петер: – Менә, без бар нәрсәбезне калдырып Сиңа иярдек, – диде.
29
– Хак сүз әйтәм сезгә: йортын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен, ата-анасын, балаларын яисә басуларын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем
30
бу дөньяда йөз тапкырга күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар, басулар алыр һәм шул ук вакытта эзәрлекләүгә дә дучар ителер, ә киләчәк дөньяда мәңгелек тормышка ия булыр.
31
Ләкин хәзер беренче булганнарның күбесе – соңгы, соңгылар исә беренче булыр.
32
Алар Иерусалимгә карап юл алдылар. Иң алдан – Гайсә, Аның артыннан – шом баскан шәкертләре һәм куркып калган юлдашлары атлады. Гайсә, унике шәкертен читкә чакырып алып, Үзе белән нәрсәләр буласын сөйли башлады:
33
– Без Иерусалимгә барабыз. Адәм Углын анда, баш руханилар һәм Канун белгечләре кулына тотып биреп, үлемгә хөкем итәрләр; шуннан, мәҗүсиләр кулына тапшырып,
34
тегеләр Аны мыскыл итәр, өстенә төкерер, камчы белән суктырыр, аннары үтерер. Әмма өч көн үткәч, Ул үледән терелер.
35
Гайсә янына Зебедәй угыллары Ягъкуб белән Яхъя килеп: – Остаз, үтенечебезне кире какмасаң иде, – диделәр.
36
– Нинди үтенечегез бар Миңа? – дип сорады Ул.
37
– Син дан-дәрәҗәгә ирешкәч, уң һәм сул ягыңнан урын алырга рөхсәт итсәң иде, – дип җавап бирде алар.
38
– Сез нәрсә сораганыгызны аңламыйсыз, – диде Гайсә. – Мин эчәсе касәдән эчә яки Мин кичерәсе чумдыруны кичерә алырбыз дип уйлыйсызмы?
39
– Алырбыз, – дип җавап бирде тегеләр. Шуннан Гайсә: – Минем касәмнән эчәрсез, Мин кичерәсе чумдыруны кичерерсез,
40
ә менә уң яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү-бирмәү Минем ихтыярымда түгел. Ул урыннар кемнәргә тәгаенләнсә, шуларныкы булыр, – диде.
41
Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең Ягъкуб белән Яхъяга ачуы чыкты.
42
Әмма Гайсә, аларны чакырып алып, болай диде: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре дип исәпләнүчеләр үз халкы өстеннән хакимлек кыла, түрәләр дә халык белән идарә итә.
43
Ләкин сездә алай булмасын: арагызда бөек булырга теләүче – башкаларга хезмәтче,
44
беренче булырга теләүче барыгызга да кол булсын.
45
Адәм Углы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен түгел, ә бәлки Үзе хезмәт итәр һәм күпләрне йолып алыр өчен Үзенең гомерен бирергә килде.
46
Гайсә һәм Аның шәкертләре Әрихә шәһәренә килеп җиттеләр. Соңрак, алар күп санлы халык белән бергә шәһәрдән чыгып барганда, юл читендә сукыр Бартимәй (ягъни, Тимәй углы) хәер сорап утыра иде.
47
Насаралы Гайсәнең үтеп баруын ишетеп, ул: – Давыт Углы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып җибәрде.
48
Кешеләр аны тыймакчы булды, әмма Бартимәй тагын да катырак кычкырырга тотынды: – Давыт Углы, кызган мине!
49
Гайсә, барган җиреннән туктап: – Чакырыгыз аны! – диде. – Тор әйдә, сине чакыра, – дип сукырны дәштеләр.
50
Бартимәй, өс киемен салып ташлап, сикереп торды да Гайсә янына килде.
51
– Син Миннән нәрсә көтәсең? – дип сорады аңардан Гайсә. – Остаз, күзләрем күрсә иде! – диде сукыр адәм.
52
– Бар, сине ышануың савыктырды, – диде Гайсә. Теге адәм шундук күрә башлады һәм Гайсәгә ияреп китте.
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 11 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16