bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 5
Mark 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 6 →
1
Менә алар Гәлиләя күленең аръягындагы Герәсә җиренә килеп туктадылар.
2
Гайсә көймәдән төшүгә, кабер-мәгарәләр арасыннан Аның каршына җен кагылган бер кеше килеп чыкты. Ул кеше зиратта яшәгән. Аңа беркемнең көче җитмәгән, хәтта чылбырлар да ярдәм итә алмаган.
4
Аның аяк-кулларын берничә тапкыр бәйләп куйганнар, әмма ул һәрвакыт чылбырны өзгән, богауларны ваткан; аны тыярга беркемнең хәленнән килмәгән.
5
Ул шулай көне-төне бертуктаусыз кычкырып, ташларга бәргәләнеп каберләр арасында һәм тауларда йөргән.
6
Гайсәне ул ерактан ук күреп алды һәм йөгереп килеп Аның аягына егылды да:
7
– Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә! Сиңа миннән ни кирәк? Аллаһы хакына ялварып сорыйм: газаплама мине, – дип кычкырып җибәрде,
8
чөнки Гайсә әлеге кешенең эченә оялаган җенгә «явыз рух, чык бу адәмнән!» дип боерган иде.
9
– Исемең ничек синең? – дип сорады Гайсә җеннән. – Минем исемем Гаскәр, чөнки без бик күп, – дип җавап бирде теге
10
һәм үзләрен бу җирдән куып җибәрмәвен үтенде.
11
Шул тирәдә, тау битендә, шактый зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде.
12
– Без әнә шул дуңгызлар эченә керикче! – дип ялварып сорады Гайсәдән явыз рухлар.
13
Гайсә рөхсәт итүгә, явыз рухлар, теге кешедән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм ике мең баш дуңгыздан торган көтү шунда текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.
14
Көтүчеләр торып йөгерделәр һәм шәһәр-авылларда шул хакта сөйләп бирделәр. Анда яшәүчеләр, ни булганын күрергә дип,
15
Гайсә янына килделәр, эчендә җеннәр өере булган кешенең өстенә киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, шомланып калдылар.
16
Җен кагылган адәм һәм дуңгызлар белән ни булганын күргән кешеләр бу хакта сөйләгәннән соң,
17
җирле халык Гайсәнең әлеге төбәктән китүен үтенә башлады.
18
Гайсә көймәгә утырган чакта, җеннән котылган теге кеше Аның белән бергә китәргә рөхсәт сорады.
19
Әмма Гайсә риза булмады: – Бар, өеңә кайтып, Раббының сиңа нинди мәрхәмәт күрсәтүен һәм синең өчен нәрсә эшләвен туганнарыңа сөйлә, – диде.
20
Әлеге кеше, китеп, Гайсә аның өчен нәрсә эшләгәнне Ун калада сөйләп йөрде; аны һәркем таң калып тыңлады.
21
Гайсә, көймәгә утырып, яңадан күлнең аръягына чыккач, яр буена – Аның янына тагын бик күп халык җыелды.
22
Гыйбадәтханә башлыкларыннан Яһир исемле берәү, Гайсәне күрүгә, Аның аягына килеп егылды
23
һәм: – Кызым үлем хәлендә ята. Килеп, кулларың белән аңа орынсаң, ул савыгыр һәм яшәр иде! – дип ялварырга тотынды.
24
Гайсә аның белән китеп барды. Алар артыннан, Гайсәне һәр яктан кысрыклап, бик күп кеше иярде.
25
Халык арасында унике ел дәвамында кан китүдән газапланган бер хатын бар иде.
26
Ул, күп кенә табибларда дәваланып бөтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән, киресенчә, аның хәле һаман начарлана барган.
27
Гайсә хакында ишеткән әлеге хатын, аның киеменә кагылсам да савыгыр идем, дигән ният белән арттан килеп, Гайсәнең киеменә кагылды,
29
һәм, кан китү шундук туктап, хатын үзенең савыгуын тойды.
30
Гайсә исә, Үзеннән көч киткәнне сизеп, артына борылды да халыктан: – Кайсыгыз киемемә кагылды? – дип сорады.
31
– Халыкның ничек кысрыклавын күрә торып, ни өчен «кайсыгыз киемемә кагылды» дип сорыйсың? – диде Аңа шәкертләре.
32
Әмма Ул Үзенә орынган кешене күзләре белән эзли бирде.
33
Куркуыннан калтырап төшкән хатын, үзенең сихәтләнүен аңлап, халык арасыннан чыкты һәм, Гайсә алдына егылып, дөресен сөйләп бирде.
34
– Кызым, сине ышануың савыктырды, имин йөр һәм сәламәт бул, – диде аңа Гайсә.
35
Гайсә шулай дип сөйләшеп торганда, гыйбадәтханә башлыгының өеннән кешеләр килде һәм Яһирга: – Кызың вафат. Остазны ник борчып торырга, – дип әйтте.
36
Әмма Гайсә, аларның сүзләрен игътибарга алмыйча, аңа: – Курыкма, тик ышан гына! – диде.
37
Петер, Ягъкуб һәм Ягъкубның бертуган кардәше Яхъядан башка Гайсә һичкемгә Үзе белән барырга рөхсәт итмәде.
38
Алар гыйбадәтханә башлыгының өе янына җиткәч, Гайсә анда такмаклап елаган, каушап калган кешеләрне күрде.
39
– Нигә хәсрәтләнәсез, нигә елыйсыз? Кыз бала үлмәгән, йоклый гына ул, – диде Гайсә өйгә кергәч.
40
Аңардан көлә башладылар, әмма Ул барысын куып чыгарды да, кызның ата-анасын һәм Үзенең юлдашларын алып, кыз яткан бүлмәгә керде.
41
Кызның кулыннан тотып, Гайсә аңа: – Талита, кум! – диде (бу – «Кыз бала, сиңа әйтәм, тор!» дигәнне аңлата).
42
Кыз шундук торып басты һәм йөреп китте (аңа унике яшь тирәсе иде). Әлеге хәлне күрүчеләр хәйран калды.
43
Гайсә исә аларны, бу хакта һичкем белергә тиеш түгел, дип кисәтте, ә кызны ашатырга кушты.
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 6 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16