bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 16
Mark 16
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
1
Шимбә көн үткәннән соң, магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям һәм Салуми, Гайсәнең җәсәденә сөртер өчен, хуш исле майлар сатып алдылар.
2
Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, кояш чыгуга, алар кабер янына киттеләр.
3
– Мәгарә авызын томалаган ташны кем читкә тәгәрәтер икән? – диеште алар бер-беренә.
4
Килеп карасалар – әлеге шактый зур таш читтә ята!
5
Мәгарә эченә кергәч, уң якта утырган ап-ак киемле яшь бер ир-атны күреп, алар куркып киттеләр.
6
– Курыкмагыз! – диде ул аларга. – Сез хачка кадакланган насаралы Гайсәне эзлисездер. Ул үледән терелде, монда юк Ул. Менә Ул яткан урын.
7
Гайсәнең шәкертләренә һәм Петергә, Ул сезне Гәлиләядә көтеп тора, дип хәбәр итегез; Ул алдан әйтеп куйганча, Аны шунда күрерсез.
8
Котлары алынудан калтырап төшкән хатыннар мәгарәдән чыгып йөгерделәр. Бик нык курыкканга, әлеге хәл турында алар беркемгә берни әйтмәделәр.
9
Атнаның беренче көнендә иртә таңда үледән терелгәч, Гайсә иң элек магдалалы Мәрьямгә күренде. (Кайчандыр бу хатыннан Ул җиде җенне куып чыгарган була.)
10
Мәрьям, барып, хәсрәткә төшеп елап утырган шәкертләргә хәбәр итте.
11
Гайсәнең исән булуын һәм Мәрьямнең Аны күрүен ишетсәләр дә, алар ышанмадылар.
12
Шуннан соң Гайсә, бүтән кыяфәткә кереп, авылларына китеп баручы ике шәкертенә күренде.
13
Тегеләр, шәһәргә әйләнеп кайтып, бу турыда башкаларга хәбәр иттеләр. Әмма аларның сүзенә дә ышанмадылар.
14
Аннары Гайсә, ашап-эчеп утырган унбер шәкерте алдында пәйда булып, үледән терелгәннән соң Аны күрүчеләргә ышанмаганнары, туң йөрәкле булганнары өчен аларны шелтәләде.
15
Ул: – Барыгыз, бөтен җир йөзен йөреп чыгып, һәр җан иясенә Яхшы хәбәрне җиткерегез! – диде. –
16
Шушы хәбәргә ышанган һәм суга чуму йоласын үтәгән кеше котылыр, ышанмаган кеше исә хөкем ителер.
17
Ышанган адәмнәр төрле галәмәтләр күрсәтерләр: Минем исемем белән җеннәрне куып чыгарырлар, элек белмәгән яңа телләрдә сөйләрләр,
18
елан тотсалар да, берәр агу эчсәләр дә, зыян-зарар күрмәсләр, куллары белән орынып авыру кешеләрне савыктырырлар.
19
Шул сүзләрне әйткәннән соң, Хаким Гайсә күккә алынып Аллаһының уң ягына утырды.
20
Ә шәкертләре, китеп, бөтен җир йөзе буйлап Яхшы хәбәрне таратып йөрде. Хуҗа-Хаким, аларның вәгазьләрен илаһи билгеләр белән раслап, аларга ярдәм итеп торды.
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16