bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 13
Mark 13
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 14 →
1
Аллаһы йортыннан чыгып барган Гайсәгә шәкертләрнең берсе: – Остаз! Кара әле: нинди зур ташлар, нинди матур биналар! – диде.
2
– Син шушы зур биналарга карап әйтәсеңме? – диде Гайсә. – Монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк!
3
Гайсә Зәйтүн-тау битендә, Аллаһы йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри Аның белән үзләре генә калгач:
4
– Әйт әле: ул хәлләр кайчан булыр, боларның тиздән буласын нинди билге-ишарә күрсәтер? – дип сорадылар.
5
– Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – диде Гайсә аларга, –
6
чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм, «Мин – Мәсих» дип әйтеп, байтак кешене алдарлар.
7
Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәндә курыкмагыз – шулай булырга тиеш ул. Әмма моның белән генә бетмәс:
8
халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда җир тетрәүләр, ачлык булыр, әмма болар – тулгак газапларының башы гына әле.
9
Сез исә әзер булып торыгыз: сезне мәхкәмәләргә тапшырып хөкем итәрләр һәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Минем аркада сез патшалар һәм идарәчеләр каршына килеп басарга мәҗбүр булырсыз, Минем хакта шаһитлык бирерсез.
10
Әмма аңарчы Яхшы хәбәр бар халыкларга килеп ирешергә тиеш.
11
Үзегезне хөкемгә алып барганда, нәрсә сөйләрбез, дип борчылмагыз: шул сәгатьтә сезгә нәрсә хәбәр ителсә, шуны сөйләрсез, чөнки сез түгел, сезнең урынга Изге Рух сөйләр.
12
Кардәш – кардәшен, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер.
13
Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар. Әмма боларның һәммәсенә ахыргача түзә алган кеше – котылыр.
14
Ә инде «ташландык хәлгә китерүче нәҗес нәрсәнең» тиешсез урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше үзе аңласын!), Яһүдиядә яшәүчеләр тауларга качсын,
15
өй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга өйгә төшеп тормасын,
16
кырдагылар исә өс киемен алырга өенә кайтып йөрмәсен.
17
Ул көннәрдә йөкле булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы!
18
Качуыгыз кышкы айларга туры килмәсен дип дога кылыгыз,
19
чөнки ул көннәрдә дөнья яралганнан, Аллаһы дөньяны яратканнан алып бүгенгә кадәр күрелмәгән һәм киләчәктә дә булмаячак афәт килер.
20
Әгәр Раббы ул көннәрнең санын киметмәсә, һичбер җан иясе исән калмас иде. Әмма Үзе сайлаган кешеләр хакына Раббы ул көннәрнең санын киметер.
21
Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих биредә!» яки «Әнә тегендә!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз,
22
чөнки ялган мәсихләр белән ялган пәйгамбәрләр килер һәм, Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны да юлдан яздырмакчы булып, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер.
23
Сез исә сак булыгыз. Мин сезгә барысы хакында алдан әйтеп куйдым.
24
Ул көннәрдә, шул фаҗигадан соң, «кояш тоныкланып, ай яктыртмас булыр,
25
күктән йолдызлар коелып, күк җисемнәре тетрәнеп куяр»,
26
шул чагында кешеләр бөек кодрәт һәм дан белән болытлар өстендә килүче Адәм Углын күрерләр;
27
Ул, фәрештәләрне җибәреп, дөньяның дүрт тарафыннан – җир читеннән башлап күк читенә кадәр – Үзе сайлаган адәмнәрне җыеп алыр.
28
Менә инҗир агачына карагыз: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез.
29
Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз – ул вакыт якын, инде ишек төбендә!
30
Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буын юкка чыкканчы, болар һәммәсе гамәлгә ашыр.
31
Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.
32
Ул көннең яки сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем – күктәге фәрештәләр дә, Угыл да белми. Бу турыда бары тик Күктәге Атам гына белә.
33
Карагыз аны, уяу булыгыз, чөнки ул вакытның кайчан җитәсен сез белмисез.
34
Сәфәр чыкканда кеше, үзенең йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларның һәркайсына аерым эш куша, ә капка сакчысына уяу булырга боера.
35
Шулай итеп, уяу булыгыз, чөнки йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтасын белмисез – кичтәнме, төн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, әллә таң аткандамы.
36
Хуҗагыз көтмәгәндә кайтып керсә, карагыз аны, сезне йоклап яткан хәлдә күрмәсен!
37
Сезгә әйткән бу сүзләрне Мин бар кешегә кабатлыйм: уяу булыгыз!
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 14 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16