bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 3
Mark 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 4 →
1
Гайсә яңадан гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан бер кеше бар иде.
2
Әгәр Гайсә ул кешене шимбә көнне савыктырса, Гайсәне гаепләргә сәбәп булыр иде дип, берничә фарисей күзәтеп торды.
3
Кулы корышкан кешегә Гайсә: – Уртага чык әле, – диде,
4
ә тегеләрдән исә, – шимбә көнне нәрсә рөхсәт ителә: яхшылык кылыргамы, әллә яманлык кылыргамы; кеше гомерен саклап калыргамы, әллә һәлак итәргәме? – дип сорады. Әмма фарисейлар дәшмәде.
5
Таш бәгырьле булуларына көенеп, Гайсә аларга ачу белән карап алды да авыру адәмгә: – Кулыңны суз! – диде. Теге адәм сузды, һәм аның кулы шундук савыкты.
6
Гыйбадәтханәдән чыкканнан соң, фарисейлар, Һируд патша тарафдарлары Гайсәне ничек һәлак итү хакында киңәшергә тотындылар.
7
Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гәлиләя күленә таба юнәлде. Гайсәнең эшләре хакында ишетеп, Аның янына Гәлиләядән, Яһүдиядән, Иерусалимнән, Идумаядән, Үрдүн аръягыннан, шулай ук Сур һәм Сидун шәһәрләре тирәсеннән күп халык килде.
9
Халык арасында кысылып калмас өчен, шәкертләренә Гайсә бәрәр көймәне әзер тотарга кушты.
10
Бик күпләрне савыктырганга күрә, чирдән интеккән кешеләр, Гайсәгә орынмакчы булып, этешеп-төртешеп Аңа таба омтылды.
11
Эчләрендә явыз рух булганнар, Аны күрүгә, каршында йөзтүбән егылып: – Син – Аллаһы Углы! – дип кычкырды.
12
Әмма Гайсә Үзенең кем булуы хакында сөйләүдән явыз рухларны катгый рәвештә тыйды.
13
Шуннан Гайсә тауга күтәрелде һәм сайлап алган кешеләрне янына чакырды; тегеләр килделәр.
14
Болар һәрчак Аның янында булырга һәм халык арасында Яхшы хәбәрне таратырга тиешле унике кеше иде. Гайсә аларга җеннәрне куып чыгару кодрәте дә бирде.
16
Менә ул унике шәкерт: Гайсә «Петер» дип исем кушкан Шимун,
17
Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя (Гайсә аларны «Боаниргес» дип атады, бу «күк күкрәтүченең угыллары» дигәнне аңлата),
18
Әндри, Филип, Бартулумай, Маттай, Томас, Һалфай углы Ягъкуб, Таддай, Көрәшче Шимун
19
һәм соңыннан Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот.
20
Гайсә өенә кайтты. Анда тагын шундый күп халык җыелды ки, Аның һәм шәкертләренең хәтта ашарга да вакытлары булмады.
21
Гайсәнең гамәлләре турында ишеткәннән соң, Аның туганнары, акылдан язган икән Бу дип, үзләре белән алып китмәкче булып Аның янына килделәр.
22
Иерусалимнән килгән Канун белгечләре Гайсә турында: – Аның эченә Белзебул кереп оялаган! Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы ярдәмендә куып чыгара, – дип әйтә иделәр.
23
Гайсә, шундагы халыкны Үз янына чакырып алып, киная белән сөйли башлады: – Ничек итеп шайтан шайтанны куып чыгарсын инде?
24
Әгәр патшалык бүлгәләнсә – яши алмас.
25
Әгәр гаиләдә дошманлык хөкем сөрсә, андый гаилә таркалмый калмас.
26
Ә инде шайтан, үзенә үзе каршы чыгып, үз-үзе белән дошманлашып яшәсә, аның соңгы сәгате сукты дигән сүз.
27
Берәү дә, көчле кешенең өенә кереп башта аны бәйләмәсә, малын талап чыга алмас – бәйләгән очракта гына талар.
28
Хак сүз әйтәм сезгә: адәм баласының барча гөнаһлары да, теләсә нинди көфер сүзләре дә кичерелер,
29
әмма Изге Рухка карата көфер сүз әйтүче һичкайчан кичерелмәс, аның гаебе мәңге җуелмас.
30
Кайберәүләр Гайсә турында «Аның эчендә явыз рух яши» дип әйткәнлектән, бу сүзләрне Ул аларга төбәп сөйләде.
31
Шулвакыт Гайсәнең анасы белән энеләре килделәр һәм, үзләре ишегалдында калып, Аны чакырырга кеше җибәрделәр.
32
Гайсәнең әйләнә-тирәсендә бик күп кеше утыра иде. – Анаң белән энеләрең тышта көтеп тора. Алар Сине чакыра, – диделәр Аңа.
33
Җавап итеп Гайсә: – Минем анам һәм туганнарым кем? – диде;
34
аннары әйләнә-тирәсендә утыручыларны күздән кичереп әйтте, – менә Минем анам һәм туганнарым.
35
Чөнки Аллаһы ихтыярын үтәүчеләр – Минем ир туганым да, кыз туганым да, анам да.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16