bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 15
Mark 15
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 16 →
1
Баш руханилар, халык өлкәннәре, Канун белгечләре һәм бөтен Югары киңәшмә, иртә таңда киңәш корып, Гайсәне бәйләделәр дә Рим идарәчесе Пилат янына алып килделәр.
2
– Син яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат. – Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә.
3
Баш руханилар Аны күп нәрсәдә гаепләделәр.
4
Шуннан Пилат янә Аңардан сорады: – Ни өчен Син берничек тә җавап кайтармыйсың? Сиңа күпме гаеп такканнарын күрәсеңме?
5
Әмма Гайсә бүтән җавап бирмәде һәм моның белән Пилатны бик нык гаҗәпләндерде.
6
Бәйрәм уңаеннан Пилат, гадәттә, халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.
7
Нәкъ шул көннәрдә зинданда Бараб исемле бер тоткын утыра иде. Чуалыш вакытында ул башка фетнәчеләр белән бергә кеше үтергән иде.
8
Халык, Пилат янына килеп, гадәттәгечә эш итүен сорый башлады.
9
Пилат: – Телисезме, мин сезгә яһүдиләр Патшасын азат итәм? – диде.
10
Баш руханиларның Гайсәне көнчелектән тотып бирүләрен Пилат аңлый иде.
11
Барабны иреккә чыгаруны таләп итегез дип, баш руханилар халыкны алдан котыртып куйган иде.
12
– Сез «яһүдиләр Патшасы» дип атаган Кеше белән миңа нишләргә? – дип кабат сорады Пилат.
13
– Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды халык.
14
– Нинди явызлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат. Ләкин халык тагын да катырак итеп: – Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды.
15
Нәтиҗәдә Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, ә Гайсәне, камчы белән суктырганнан соң, хачка кадакларга боерды.
16
Гаскәриләр, Гайсәне идарәче Пилат сараеның (преториумның) ишегалдына алып кереп, бар гаскәрне шунда җыйдылар.
17
Алар Гайсә өстенә куе кызыл төстәге япанча, башына чәнечкеле чыбыклардан үрелгән таҗ кидерделәр
18
һәм: – Яшәсен яһүдиләр Патшасы! – дип Аны сәламләргә керештеләр.
19
Аннары, таяк белән башына сугып, өстенә төкерделәр, каршына тезләнеп, алдында баш иделәр.
20
Туйганчы мәсхәрәләгәннән соң, өстендәге япанчасын салдырып Үзенең киемнәрен кидерделәр дә хачка кадакларга алып киттеләр.
21
Кырдан кайтып килүче Шимун исемле кешене – Искәндәр белән Руфусның атасын – гаскәриләр Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр (әлеге Шимун исә Күрини шәһәреннән иде).
22
Гайсәне Гөлгетә (ягъни «баш сөяге») дип аталган урынга алып килделәр,
23
мирра кушылган шәраб бирделәр, әмма Ул эчемлектән баш тартты.
24
Аннары гаскәриләр Гайсәне хачка кадакладылар һәм, жирәбә салып, киемнәрен бүлештеләр.
25
Аны хачка кадаклаганда иртәнге сәгать тугыз иде.
26
Хачка Аның гаебен күрсәтүче «Яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетелгән иде.
27
Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен Аның уң ягындагы, икенчесен сул ягындагы хачка кадаклап куйдылар. [
28
]
29
Үтеп баручылар, башларын чайкап, Аны хурладылар. – Әй Син, Аллаһы йортын җимереп, аны өч көндә төзүче,
30
Үзеңне коткар – төш хачтан! – диде алар.
31
Баш руханилар һәм Канун белгечләре дә Гайсәне мыскыллап көлделәр. – Башкаларны коткарды, – диде алар, – ә Үзен коткара алмый.
32
Әгәр Ул Мәсих, Исраил Патшасы икән, күз алдыбызда хачтан төшсен, шул чакта Аңа ышанырбыз! Аны хәтта хачка кадакланган теге адәмнәр дә мәсхәрәләде.
33
Көн үзәгендә бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте.
34
Сәгать өчләр тирәсендә Гайсә: – Элои, Элои, лема сабахтани? – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде (бу «Әй Аллам, Аллам! Ник ташладың Мине?» дигәнне аңлата).
35
Янәшәдә торучылар, Аның сүзләрен ишетеп: – Әнә, Ильяс пәйгамбәрне чакыра! – диде.
36
Ә берсе, йөгереп килеп, әче шәрабка манылган губка кисәген таякка элде дә Аңа эчәргә бирде һәм: – Әйдәгез карыйк, Ильяс Аны хачтан алырга килерме икән? – диде.
37
Гайсә каты итеп бер кычкырды да җан бирде.
38
Шулвакыт Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылып төште.
39
Хач каршында торган йөзбашы, Гайсәнең ни рәвешле җан биргәнен күреп: – Бу Кеше чынлап та Аллаһы Углы булган икән! – диде.
40
Анда берничә хатын-кыз да бу хәлләрне читтән генә күзәтеп тора иде; алар арасында магдалалы Мәрьям, шулай ук кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми бар иде.
41
Алар, Гәлиләядә Гайсә артыннан йөреп, Аңа ярдәм итүчеләрдән иде. Анда Гайсәгә ияреп Иерусалимгә килгән хатын-кызлар да байтак иде.
42
Кич җитеп килә иде. Бу – бәйрәмгә әзерләнү көне, шимбәгә каршы көн булганлыктан,
43
Югары киңәшмәнең абруйлы әгъзасы, Аллаһы Патшалыгын көтеп яшәүче ариматайлы Йосыф, Пилат янына керергә җөрьәт итеп, Гайсәнең җәсәден алып китәргә рөхсәт сорады.
44
Гайсәнең шулай тиз үлүенә гаҗәпкә калган Пилат, йөзбашын чакыртып: – Күптән үлдеме? – дип сорады.
45
Йөзбашыннан белешкәннән соң, Пилат Гайсәнең җәсәден Йосыфка алып китәргә рөхсәт бирде.
46
Йосыф җитен тукыма сатып алды, Гайсәне хачтан төшереп шул тукымага төрде дә кыяда уелган кабер-мәгарәгә илтеп салды һәм, таш тәгәрәтеп китереп, мәгарә авызын томалап куйды.
47
Магдалалы Мәрьям белән Йосиснең анасы Мәрьям исә Гайсәнең кайда күмелгәнен карап тордылар.
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 16 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16