bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 2
Mark 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 3 →
1
Берничә көннән Гайсә янә Кәпәрнаум шәһәренә әйләнеп килде. Аның өйдә икәнлеге мәгълүм булгач,
2
шулкадәр күп халык җыелды ки, хәтта ишек төбендә дә урын калмады. Гайсә халыкка Аллаһы сүзен сөйләп торганда,
3
дүрт кеше Аның янына паралич суккан бер авыруны күтәреп килде.
4
Әмма халык арасыннан үтә алмаганга, алар, түбәне тишеп, паралич суккан кешене ятагы белән бергә Гайсә алдына төшерделәр.
5
Гайсә, аларның ышануын күреп, авыру адәмгә: – Углым, синең гөнаһларың кичерелде! – диде.
6
Анда берничә Канун белгече утыра иде, алар эчтән генә:
7
«Нәрсә сөйли Ул? Бу бит көфер сүз! Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?!» – дип уйлап куйдылар.
8
Гайсә аларның уйларын шундук белеп алып: – Ни өчен күңелегездә шундый уйлар йөртәсез?
9
Паралич суккан кешегә нәрсә дип әйтү җиңелрәк: «гөнаһларың кичерелде» дипме, әллә «тор да ятагыңны алып кайтып кит» дипме?
10
Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз, – дип әйтте, аннары паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп, – сиңа әйтәм: тор да ятагыңны алып өеңә кайт! – диде.
12
Теге шундук торды да ятагын алып барысының күз алдында чыгып китте. Бөтенесе моңа таң калды, Аллаһыны данлап: – Мондый хәлне әле күргәнебез юк иде! – диде.
13
Гайсә янә Гәлиләя күле буена чыкты. Бөтен халык тагын Аның янына җыелды, һәм Ул аларга Аллаһы сүзен аңлатты.
14
Салым җыя торган урында утыручы Һалфай углы Леви яныннан үтеп барышлый Гайсә аңа: – Миңа ияр! – диде. Леви, торып, Аның артыннан китте.
15
Соңрак Гайсә һәм Аның шәкертләре күп кенә салым җыючылар һәм гөнаһлы бәндәләр белән бергә (алар һәрвакыт Гайсә артыннан ияреп йөри иделәр) Леви өендә табын янында утырганда,
16
Канун белгечләре һәм фарисейлар, Гайсәнең шундый кешеләр белән ашап-эчеп утыруын күреп, Аның шәкертләренә: – Ул нишләп салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утыра? – диделәр.
17
Моны ишетеп Гайсә аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, бәлки авыруларга кирәк. Мин тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны чакырырга килдем, – дип әйтте.
18
Беркөнне, Чумдыручы Яхъяның шәкертләре һәм фарисейлар ураза тотканда, Гайсә янына ниндидер кешеләр килеп: – Ни өчен Яхъяның шәкертләре һәм фарисейларның шәкертләре ураза тота, ә Синекеләр тотмый? – дип сорады.
19
Гайсә аларга: – Кияү яннарында булганда, туйдагы кунаклар ураза тотар микән? Яннарында кияү бар чакта ураза тотмыйлар!
20
Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта уразалы булырлар.
21
Берәү дә иске киемгә яңа тукымадан ямау салмас, югыйсә ямаулык, утырып, иске тукыманы тарттырыр да, ертык зураеп китәр.
22
Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка салмас, югыйсә шәраб турсыкны тишәр – шәраб тә агып бетәр, турсык та әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар, – диде.
23
Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә Үзенең шәкертләре белән иген кыры буйлап барган чакта, шәкертләре башак өзә башлады.
24
Фарисейлар Аңа: – Кара, ни өчен алар шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшли? – диде.
25
– Үзенең юлдашлары белән ач калып, ризыкка мохтаҗ булган чакта Давытның нәрсәләр эшләве турында бер дә укыганыгыз булмадымыни? – дип җавап кайтарды аларга Гайсә. –
26
Олуг рухани булып Абъятар торган заманда ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган һәм руханилардан башка һичкемгә ашарга рөхсәт ителмәгән изге икмәкләрне алып ашаган, юлдашларына да биргән.
27
Аннары Гайсә: – Кеше – шимбә көн өчен түгел, ә бәлки шимбә көн кеше өчен яратылган.
28
Димәк ки, Адәм Углы шимбә көннең дә Хуҗасыдыр, – дип өстәде.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16