bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 11
Mark 11
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 12 →
1
Иерусалимгә якынлашып, Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына җиткәндә, Гайсә ике шәкертен чакырып алды да:
2
– Каршыгыздагы авылга барыгыз, – диде. – Анда керүгә, моңарчы һичкем атланмаган бәйдәге яшь ишәкне күрерсез. Аны бәйдән ычкындырыгыз да монда алып килегез.
3
Әгәр берәрсе: «Ник алай эшлисез?» – дип сораса: «Ишәк безнең Хуҗага кирәк, Ул аны тиздән кире кайтарыр», – дип әйтегез.
4
Шәкертләр, китеп, тыкрыкта капка янына бәйләп куелган яшь ишәкне күрделәр дә ычкындыра башладылар.
5
Шул тирәдә басып торган кешеләр алардан: – Нәрсә эшлисез сез? Нигә ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорады.
6
Гайсә кушканча җавап кайтаргач, аларны тоткарламадылар.
7
Шәкертләр, ишәкне алып килеп, аның сыртына өс киемнәрен салгач, Гайсә ишәккә атланды.
8
Халыкның күбесе юлга киемнәрен җәйде, башкалар исә кырда үсеп утырган агач ботакларын кисеп түшәде.
9
Алдан баручылар да, арттагылар да: – Һошанна! Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер!
10
Атабыз Давытның якынлашып килгән патшалыгы мөбарәк булсын! Югарыда, күкләрдә һошанна! – дип кычкырды.
11
Иерусалимгә керүгә, Гайсә, Аллаһы йортына юнәлеп, андагы бар нәрсәне күздән кичерде. Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән Бәйт-Әниягә әйләнеп кайтты.
12
Иртәгесе көнне Бәйт-Әниядән чыкканда, Гайсәнең ашыйсы килеп китте.
13
Еракта куе яфраклы инҗир агачы күргәч, җимеше булмасмы дип, агач янына килде, әмма анда яфрактан башка берни күренмәде – җимеш өлгерергә әле иртә иде.
14
Инҗир агачына Гайсә: – Моннан ары җимешеңне мәңге беркем ашамасын! – диде. Шәкертләре исә моны ишетеп торды.
15
Менә алар Иерусалимгә килеп җиттеләр. Аллаһы йортына кергәч, Гайсә андагы сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгара башлады, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады;
16
Аллаһы йортының ишегалды аша йөк ташуны тыйды.
17
Халыкны өйрәтеп Гайсә: – Язмада: «Минем Йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр», – дип әйтелмәгәнмени? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез! – диде.
18
Баш руханилар һәм Канун белгечләре, бу хакта ишеткәч, Гайсәне һәлак итү әмәлен эзләргә тотындылар; Аның тәгълиматын бар халык таң калып тыңлаганга, алар Гайсәдән курка иделәр.
19
Кич җиткәч, Гайсә һәм шәкертләре шәһәрдән китте.
20
Иртәгесен теге инҗир агачы яныннан үтеп барганда, аның очыннан алып тамырына кадәр корыган булуын күрделәр.
21
Петер, кичә нәрсә булганын исенә төшереп, Гайсәгә: – Остаз! Кара әле, Син каргаган инҗир агачы корыган бит! – диде.
22
Аларга җавап итеп Гайсә: – Аллаһыга ышаныгыз! – диде. –
23
Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр кем дә булса һич шикләнмичә шушы тауга: «Күтәрел дә диңгезгә ташлан!» – дип әйтеп, сүзләренең үтәләсенә ышанса, нәкъ шулай булыр.
24
Шуңа күрә Мин сезгә болай дим: дога кылып Аллаһыдан нәрсә генә сорасагыз да, аны инде алдым, дип ышаныгыз – һәм сез аны алырсыз!
25
Шулай ук берәрсенә үпкәгез булса да, дога кылган вакытта аны кичерегез. Шул чагында Күктәге Атагыз да гаеп эшләрегезне кичерер. [
26
]
27
Гайсә һәм Аның шәкертләре янә Иерусалимгә килделәр. Аллаһы йортының ишегалдында йөргән Гайсә янына баш руханилар, Канун белгечләре һәм халык өлкәннәре якынлашып:
28
– Мондый эшләр башкарырга Синең хакың бармы? Боларны эшләргә Сиңа кем хокук бирде? – дип сорадылар.
29
– Минем дә сезгә бер соравым бар, – диде Гайсә. – Әгәр җавап бирсәгез, Мин дә бу гамәлләрне нинди хокук белән эшләвемне әйтермен.
30
Суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме, әллә кешеләрдәнме? Җавап бирегез.
31
Тегеләр үзара: – «Күктән» дип әйтсәк, Ул «ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» дип сорар,
32
«кешеләрдән» дип әйтергәме әллә? – диештеләр. Бар халык Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, халыктан куркып алар:
33
– Белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны эшләргә кем хокук биргәнен әйтмим, – диде Гайсә.
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 12 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16