bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 9
Mark 9
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 10 →
1
Сүзен дәвам итеп Гайсә аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучыларның кайберләре зур кодрәт белән килгән Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймас, – диде.
2
Алты көн узганнан соң, Үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны ияртеп, Гайсә биек тауга күтәрелде. Анда алар үзләре генә иде. Шулчак шәкертлеренең күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте;
3
өстендәге киеме җир йөзендә һичкем шулай агарта алмаслык, күз чагылырлык ап-ак булды.
4
Менә алар каршында Ильяс һәм Муса күренде дә Гайсә белән сөйләшә башлады.
5
Петер шунда Гайсәгә: – Остаз! Ничек рәхәт биредә! Әйдә өч чатыр корыйк: берсе – Сиңа, берсе – Мусага, берсе Ильяска булыр, – диде.
6
Бу сүзләрне ул нәрсә дияргә белмәгәннән әйтте, чөнки шәкертләр шулкадәр нык курыккан иде.
7
Шулчак бер болыт пәйда булды да аларны чорнап алды, һәм болыт эченнән: – Бу Минем сөекле Углымдыр, Аның сүзеннән чыкмагыз! – дигән тавыш килеп иреште.
8
Шәкертләр шунда як-якка каранып алдылар, әмма яннарында Гайсәдән башка һичкемне күрмәделәр.
9
Таудан төшкән чакта, Гайсә аларга, Адәм Углы үледән терелгәнгә кадәр биредә күргәннәрегезне һичкемгә әйтәсе булмагыз, дип боерды.
10
Алар әлеге боерыкны үтәделәр, әмма «Аның „үледән терелү“ дигәне нәрсә аңлата икән?» дип үзара фикер алыштылар.
11
– Ә ни өчен соң Канун белгечләре, башта Ильяс килергә тиеш, ди? – дип сорады Аңардан шәкертләре.
12
– Дөрестән дә, башта Ильяс килеп бар нәрсәне әзерләп куярга тиеш, – дип җавап бирде Гайсә. – Әмма ни өчен Язмада, Адәм Углына күп газаплар, кимсетүләр кичерергә туры киләчәк, дип әйтелгән?
13
Ә Мин сезгә, Ильяс килде инде һәм, бу турыда алдан язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр, дип әйтәм.
14
Башка шәкертләре янына әйләнеп килгәч, Гайсә алар тирәсенә җыелган күп санлы халыкны һәм алар белән бәхәсләшеп торган Канун белгечләрен күрде.
15
Гайсәне күреп хәйран калган халык төркеме Аны сәламләргә йөгерде.
16
Гайсә Үзенең шәкертләреннән: – Сез алар белән нәрсә хакында бәхәсләшәсез? – дип сорады.
17
Халык арасыннан берәү, җавап биреп: – Остаз! Мин Сиңа үземнең углымны алып килгән идем. Аның эченә явыз рух оялады һәм телсез итте, – диде. –
18
Явыз рух аны кайда тотып алса, шунда җиргә атып бәрә, малайның авызыннан күбек ага башлый, ул тешләрен шыкырдата, аннан соң бөтен гәүдәсе катып кала. Шәкертләреңнән явыз рухны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, булдыра алмадылар.
19
– Әй имансыз буын! – диде Гайсә. – Сезнең янда Миңа тагын күпме булырга һәм күпме түзәргә икән? Китерегез әле малайны Минем янга!
20
Аны Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрүгә, явыз рух малайның өянәген кузгатты, һәм малай, җиргә егылып, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәри башлады.
21
– Бу хәл кайчаннан бирле дәвам итә? – дип сорады малайның атасыннан Гайсә. – Балачактан бирле шулай, – дип җавап бирде ул. –
22
Харап итәр өчен явыз рух аны күп тапкырлар инде әле утка, әле суга ташлады. Әгәр кулыңнан килсә, кызган безне, ярдәм ит!
23
– Ни дигән сүз ул «кулыңнан килсә»? Ышанычы булган кеше бар нәрсәне башкара ала.
24
Шулчак малайның атасы кычкырып җибәрде: – Ышанам! Ышануым җитәрлек булмаса, ярдәм ит!
25
Йөгерә-чаба халык җыелганны күреп, явыз рухка Гайсә: – Малайны чукрак итүче һәм телдән яздыручы рух, сиңа боерам: чык аңардан һәм моннан ары һичкайчан керәсе булма аңа! – дип әмер бирде.
26
Явыз рух, малайны дер калтыратып, үкереп аңардан чыгып китте. Малай исә мәет сыман ятып калды; бик күпләр үзара, малай үлде, дип сөйләште.
27
Әмма Гайсә аны кулыннан тотып торгызды, һәм малай аягына басты.
28
Гайсә, өйгә кереп, шәкертләре белән ялгызы гына калгач, тегеләр Аңардан: – Ни өчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорады.
29
– Мондый җеннәрне бары тик дога белән генә куып чыгарып була, – дип җавап бирде Гайсә.
30
Аннары алар ул җирләрдән киттеләр, һәм аларга Гәлиләя төбәге аша үтәргә туры килде. Шәкертләрен өйрәтү белән мәшгуль булган Гайсә Үзенең бу якларга килүе турында һичкемгә белгертергә теләмәде. Шәкертләренә Ул: – Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирерләр, һәм алар Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул үледән терелер, – дип сөйләде.
32
Алар Гайсәнең сүзләрен аңламадылар, әмма сорарга батырчылык итмәделәр.
33
Алар Кәпәрнаумга әйләнеп кайттылар. Өйгә керүгә, Гайсә алардан: – Юлда сез нәрсә хакында бәхәсләшеп бардыгыз? – дип сорады.
34
Алар дәшмәделәр, чөнки, арабызда кайсыбыз бөегрәк, дип бәхәсләшкән иделәр.
35
Гайсә утырды да, унике шәкертен янына чакырып: – Беренче булырга теләгән кеше иң соңгы һәм барысының да хезмәтчесе булсын, – диде.
36
Шунда Гайсә уртага бер баланы бастырды да, аны кочаклап, шәкертләренә әйтте:
37
– Шушындый балаларның берсен Минем хакка чын күңелдән кабул иткән кеше – Мине кабул итә, ә Мине кабул итүче Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене дә кабул итә дигән сүз.
38
– Остаз, – диде Яхъя, – без бер кешенең, Синең исемне кулланып, җеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безнең белән йөрмәгәнгә, аны бу эшеннән тыйдык.
39
Гайсә, җавап биреп: – Тыймагыз аны. Минем исемем хакына кодрәтле эшләр кылган кеше соңыннан Минем хакта начар сүз сөйләмәс, – диде. –
40
Безгә каршы түгел икән, димәк, ул безнең яклы!
41
Мәсих тарафдары булганыгыз өчен сезгә бер чынаяк су эчергән кеше – хак сүз әйтәм сезгә – әҗерсез калмас.
42
Ә инде Миңа ышанган шушы садә балаларның берәрсен юлдан яздыручыны муенына тегермән ташы асып диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
43
Әгәр сине кулың гөнаһка этәрсә, чабып ташла аны! Ике кулың сау килеш җәһәннәмгә, сүнмәс утка барып кергәнче, тормышка бер куллы булып керүең синең өчен хәерлерәк. [
44
]
45
Әгәр сине аягың гөнаһка этәрсә, чабып ташла аны! Ике аягың сау килеш җәһәннәмгә барып кергәнче, тормышка бер аяклы булып керүең хәерлерәк. [
46
]
47
Әгәр сине күзең гөнаһка этәрсә, йолкып ташла аны! Ике күзең сау килеш «бертуктаусыз кортлар кимергән һәм сүнмәс ут янып торган» җәһәннәмгә барып кергәнче, сыңар күзле булып Аллаһы Патшалыгына керүең синең өчен хәерлерәк.
49
Һәркем ут белән сыналыр.
50
Тоз – яхшы нәрсә ул, әмма үзенең тәмен җуйса, аңа ничек тәм кайтарасың? Тоз сезнең асылыгызда булсын! Һәм бер-берегез белән тату яшәгез.
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 10 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16