bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 6
Mark 6
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 7 →
1
Гайсә, шәкертләре белән ул яклардан китеп, Үзе яшәгән шәһәргә кайтты.
2
Шимбә көнне гыйбадәтханәдә Аллаһы сүзен аңлатты. Аны тыңлаган һәммәсе гаҗәпләнеп: – Кайдан килгән Аңа шундый белем? Мондый зирәк гакылны Аңа кем биргән? Шундый кодрәтле эшләрне ничек итеп кыла Ул?
3
Балта остасы түгелме соң Ул? Мәрьямнең углы һәм Ягъкуб, Йосис, Яһүдә, Шимунның абыйсы түгелме? Аның сеңелләре биредә, безнең арада яши түгелме соң? – дип Аңардан йөз бордылар.
4
– Пәйгамбәр кайда да хөрмәттә, тик үз илендә, туганнары арасында һәм үз өендә генә кадер юк аңа, – диде аларга Гайсә.
5
Шуңа күрә Ул анда һичнинди кодрәтле эш кыла алмады, куллары белән орынып берничә авыру кешене генә савыктырды.
6
Аларның ышанмаулары Гайсәне гаҗәпкә калдырды. Гайсә, әйләнә-тирәдәге авылларда йөреп, халыкны өйрәтүен дәвам итте.
7
Беркөн Ул унике шәкертен чакырып алды да, аларга явыз рухларны куарга хокук биреп, икешәр-икешәр итеп юлга озатты.
8
– Юл таягыннан тыш икмәк тә, биштәр дә алмагыз, билбау янчыгына акча да салмагыз –
9
аягыгызга гына киегез. Үзегез белән алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде Ул аларга.
10
– Кайсы йортта тукталсагыз, әлеге урыннан киткәнче шул йортта калыгыз.
11
Берәр җирдә сезне кабул итмичә, сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, ул урыннан киткәндә аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез – алар өчен бу кисәтү булыр.
12
Шуннан шәкертләр, юлга чыгып, халыкны тәүбәгә килергә өндәп йөрделәр,
13
алардан байтак кына җеннәрне куып чыгардылар һәм зәйтүн мае сөртеп күп кенә хаста адәмнәрне савыктырдылар.
14
Гайсәнең исеме халык теленә кергәч, Аның турындагы хәбәр Һируд патшага да килеп иреште. Берәүләр Гайсә турында «чумдыручы Яхъя бу, үледән терелеп торганга шундый кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар Аның» дип сөйләсә,
15
башкалар «Ильяс бу» диде, бүтәннәр исә «борынгы замандагы пәйгамбәрләргә охшаган бер пәйгамбәр ул» дип әйтте.
16
Бу сүзләрне ишетеп Һируд: – Мин башын кистергән Чумдыручы Яхъя ул – үледән терелгән әнә! – диде.
17
Кайчандыр әнә шул Һируд үзенең ир туганы Филипнең Һирудия исемле хатыны аркасында Яхъяны кулга алып зинданга яба,
18
чөнки Яхъя аңа «кардәшеңнең хатыны белән яшәргә ярамый сиңа» дип әйткән була.
19
Һирудия, Яхъяга ачу саклап, аны үтертергә теләсә дә, берни эшли алмый,
20
чөнки Һируд, Яхъяның тәкъва, изге кеше икәнен белгәнгә күрә, аңардан курка һәм аны һаман яклап килә иде. Яхъяның сүзләре Һирудның күңелен борчыса да, патша аны рәхәтләнеп тыңлый иде.
21
Үзенең туган көне уңаеннан Һируд дәрәҗәле түрәләрне, гаскәр башлыкларын һәм Гәлиләя өлкәннәрен аш мәҗлесенә чакыргач, Һирудиягә җай чыга.
22
Мәҗлескә Һирудиянең кызы да керә. Ул анда бии, аның биюе Һирудның һәм кунакларның күңеленә бик тә хуш килә. Патша аңа: – Ни теләсәң, шуны сора: барын да бирермен!
23
Патшалыгымның яртысын сорасаң да бирермен! – дип ант итә.
24
Кыз, барып, анасыннан: – Миңа нәрсә сорарга? – ди. – Чумдыручы Яхъяның башын сора, – дип әйтә анасы.
25
Кыз шундук патша янына килеп: – Миңа хәзер үк тәлинкәдә Чумдыручы Яхъяның башын китерсеннәр! – ди.
26
Патша зур кайгыга төшсә дә, кунаклары алдында ант иткәч, каршы килергә базмый.
27
Ул шундук, Яхъяның башын китерергә боерып, җәлладны зинданга җибәрә. Теге, барып, Яхъяның башын кисә
28
һәм тәлинкәдә кызга китереп бирә, кыз исә анасына тапшыра.
29
Яхъяның шәкертләре бу хакта ишеткәннән соң аның гәүдәсен барып алып кабергә салалар.
30
Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайтып, башкарган эшләре, халыкны нәрсәгә өйрәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.
31
Ул аларга: – Ә хәзер берәр аулак урынга барып ял итеп алыйк, – диде. Чынлап та, кешеләр бер-бер артлы яннарына килеп торганга, аларның хәтта ашап алырга да вакытлары калмый иде.
32
Шуннан алар көймәгә утырып аулак урынга юнәлделәр.
33
Әмма кешеләр аларның китеп баруын күрде, һәм күбесе аларны танып алды. Әйләнә-тирәдә яшәүче шәһәр халкы алар барасы урынга алданрак барып җитте.
34
Ярга чыккач, Гайсә шактый зур халык төркемен күрде һәм аларны бик кызганды, чөнки алар көтүчесез калган сарыклар кебек иде. Ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады.
35
Кич җиткәч, Аның янына шәкертләре килеп: – Бик аулак урын бу, вакыт та соң инде.
36
Җибәр аларны, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып үзләренә ризык сатып алсыннар, – диде.
37
Әмма Гайсә шәкертләргә: – Кешеләрне үзегез ашатыгыз, – дип җавап кайтарды. – Ике йөз динарлык икмәк сатып алсак кына инде, – диде алар.
38
– Сездә күпме икмәк бар, карагыз әле, – диде Ул. Тегеләр карап килеп: – Биш икмәк һәм ике балык, – дип җавап бирделәр.
39
Гайсә Үзенең шәкертләренә халыкны төркемнәргә бүлеп яшел чирәмгә утыртырга кушты.
40
Халык, йөзәр һәм иллешәр кешелек төркемнәргә бүленеп, тезелешеп утырды.
41
Гайсә биш икмәк белән ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды, аннары, икмәкне сындыргалап, халыкка өләшер өчен шәкертләренә бирде. Ике балыкны да Ул бөтенесенә бүлеп бирде.
42
Һәммәсе туйганчы ашады;
43
әле шуннан соң да икмәк һәм балык сыныклары белән унике кәрзин тулды.
44
Ә ашаучылардан ирләр генә дә биш мең кеше иде.
45
Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләренә көймәдә каршы ярдагы Бәйт-Сайдага йөзәргә кушты, Үзе исә халыкны озата калды.
46
Халыкны кайтарып җибәргәч, дога кылыр өчен Гайсә тауга күтәрелде.
47
Караңгы төшкәндә шәкертләр утырган көймә күл уртасында иде инде, ә Ул берүзе яр буенда калды.
48
Шәкертләренең каршы искән җил белән көрәшүен, ишә-ишә хәлдән таюын күреп, иртәнге өч белән алты арасында Гайсә, су өстеннән атлап, көймәгә таба китте. Ул аларны узып китәргә теләгән иде,
49
әмма шәкертләре, Аның су өстеннән атлап килүен күреп, курка калдылар һәм, өрәктер бу дип уйлап, кычкырып җибәрделәр. – Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде Гайсә, алар белән сөйләшә башлап,
51
һәм көймәгә кереп утырды. Шунда җил тынды. Бу хәл шәкертләрне тагын да ныграк гаҗәпләндерде:
52
туң йөрәкле булганлыктан, икмәк белән бәйле вакыйгадан соң да алар берни аңламаган иде.
53
Көймәдәгеләр, күлне кичеп, Геннисарет шәһәрендә яр буена килеп туктадылар.
54
Алар көймәдән чыгуга, кешеләр Гайсәне танып алдылар, һәм
55
Аның килүе турындагы хәбәр тиз арада әйләнә-тирәгә таралды. Шуннан Гайсә тукталган урынга, түшәкләре белән күтәреп, авыруларны алып килә башладылар.
56
Гайсә кая гына килсә дә – авылгамы, шәһәргәме – бар җирдә авыруларны берәр ачык урынга китереп салалар һәм Аның чабуына булса да кагылырга рөхсәт сорыйлар иде. Кагылган һәр кеше савыга иде.
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 7 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16