bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 7
Mark 7
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 8 →
1
Беркөнне Гайсә янына Иерусалимнән килгән фарисейлар һәм берничә Канун белгече җыелды.
2
Алар Гайсә шәкертләренең кайберләре пычрак кул белән, ягъни кулларын юмыйча ашаганны күрделәр.
3
Фарисейлар, барлык яһүдиләр кебек үк, ата-бабадан килгән йолаларны төгәл үтәп, кулларын тиешенчә юмыйча ашарга утырмыйлар иде.
4
Базардан кайткач та алар рәвешен китереп юынмыйча ашарга утырмыйлар, шулай ук күп кенә башка нәрсәләрне, мәсәлән, касә, чүлмәк, бакыр савытларны юуга караган күрсәтмәләрне төгәл үтиләр иде.
5
Фарисейлар һәм Канун белгечләре Гайсәдән: – Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабадан килгән йоланы үтәмиләр – ризыкны пычрак кул белән ашыйлар? – дип сорадылар.
6
Ул аларга болай дип җавап бирде: – Икейөзлеләр! Ишагыйя пәйгамбәр, алдан күреп, үзенең язмасында сезнең хакта: «Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә, ә йөрәкләре исә Миннән ерак. Миңа табынулары да бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр», – дип дөрес әйткән.
8
Сез, Аллаһы әмерен читтә калдырып, кеше урнаштырган йолаларны үтисез.
9
Үзегезнең йолаларны үтәр өчен, Аллаһы әмерен шундый оста итеп кире кагасыз! – дип дәвам итте Гайсә. –
10
Муса: «Ата-анаңны хөрмәт ит» һәм «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш», – дип әйткән.
11
Ә сез болай дип өйрәтәсез: «Әгәр кеше үзенең атасына яки анасына „сиңа бирәсе әйберне мин Аллаһыга корбан (ягъни, Аллаһыга тиешле бүләк) итәргә вәгъдә бирдем“ дип әйтә икән,
12
ул кешегә инде ата-анасы өчен бернәрсә эшләмәсә дә ярый».
13
Сез үзегез өйрәткән тәртипләрегез белән Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз һәм шуның ише нәрсәләрне байтак эшлисез.
14
Гайсә янә Үз янына халыкны чакырып алып: – Әйткәннәремне барыгыз да тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз, – диде. –
15
Кеше эченә кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмый; кешене аңардан чыккан нәрсә нәҗесли. [
16
]
17
Гайсә халыкны урамда калдырып өйгә кергәч, шәкертләре Аңардан бу сүзләрне аңлатып бирүен сорадылар.
18
– Әйткәннәремне әллә сез дә аңламыйсызмы? – диде Ул аларга. – Кешенең эченә кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмаганны аңламыйсызмы?
19
Ул бит кешенең йөрәгенә түгел, ә карынына керә, аннары чыгарып ташланыла! (Бу сүзләре белән Гайсә бөтен ризыкның да чиста булуын белдерде.)
20
– Кешене аңардан чыккан нәрсә нәҗесли, – дип дәвам итте Гайсә. –
21
Азгынлыкка, урлашуга, кеше үтерүгә, зиначылыкка этәрүче явыз ниятләр, шулай ук саранлык, усаллык, мәкерлек, әхлаксызлык, көнчелек, хурлау, тәкәбберлек, акылсызлык кешенең йөрәгеннән чыга.
23
Шушы яманлыклар, кешедән чыгып, аны нәҗеслидер.
24
Аннары Гайсә Сур шәһәренә таба юл алды. Анда Ул бер йортта тукталды. Бирегә килүе турында Ул һичкемгә белдерергә теләмәгән иде, әмма моны яшереп калып булмады.
25
Кызына явыз рух кагылган бер хатын, Гайсә хакында ишеткәннән соң шундук Аның янына килеп, аягына егылды.
26
Мәҗүси бу хатын чыгышы белән Сүрия җирендәге Фойникә төбәгеннән иде. Ул, Гайсәгә мөрәҗәгать итеп, кызыннан җенне куып чыгаруын үтенде.
27
Гайсә аңа: – Башта балалар тамак туйдырсын, – диде. – Икмәкне, балалардан тартып алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел.
28
– Шулай, Әфәндем, – дип җавап бирде хатын, – ләкин көчекләр дә балалардан өстәл астына коелган валчыкларны ашый бит.
29
– Шулай дип җавап биргән өчен, бар, өеңә кайт: җен инде кызыңнан чыкты, – диде Гайсә.
30
Хатын өенә кайтты һәм кызының түшәктә исән-сау ятуын күрде. Җен аның эченнән чыккан иде инде.
31
Сур якларыннан кайтышлый Гайсә, Сидун шәһәре аша үтеп, Ун кала ягыннан Гәлиләя күленә чыкты.
32
Шунда Гайсә янына чукрак, тотлыгып сөйләшә торган берәүне алып килеп, әлеге кешегә куллары белән орынуын үтенделәр.
33
Гайсә, ул адәмне халык төркеменнән читкәрәк алып китеп, башта аның колагына бармагын тыкты, аннары, Үзенең бармагына төкереп, тегенең теленә кагылды һәм
34
күккә карап авыр итеп сулыш алганнан соң: – Эффата! – диде (бу сүз «Ачыл!» дигәнне аңлата).
35
Теге кешенең колагы шундук ачылды һәм теле дә чишелде – ул ачык итеп сөйләшә башлады.
36
Шушы хәлне тамаша кылган кешеләргә Гайсә бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен, кешеләр күбрәк сөйли бирделәр.
37
Аларның гаҗәпләнүе чиксез иде. – Ул нәрсә генә эшләсә дә, яхшы итеп башкара: чукраклар ишетә башлый, телсезләрнең теле ачыла! – диде алар.
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 8 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16