bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 4
Mark 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 5 →
1
Гайсә янә күл буенда кешеләрне өйрәтә башлады. Аның янына бик күп халык җыелганга күрә, Гайсә көймәгә утырып ярдан арырак китәргә мәҗбүр булды, халык исә яр буенда калды.
2
Гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә Гайсә аларга күп нәрсәләр турында сөйләде.
3
– Тыңлагыз, – диде Ул. – Менә бер кеше чәчүгә чыккан ди.
4
Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшкән, һәм кошлар очып килеп аны чүпләп бетергән.
5
Икенче бер өлеше аз туфраклы, ташлы урынга төшкән. Тирән ятмаганга күрә, орлык бик тиз шытып чыккан.
6
Ә инде кояш чыгып кыздыра башлагач, тамырланып өлгермәгән үсентеләр шиңеп төшкән.
7
Орлыкның кайберсе күгән куагы арасына төшкән. Куак, үсеп, орлыкны басып киткән, һәм үсентеләр башак бирмәгән.
8
Уңдырышлы җиргә төшкән башка орлыклар исә шытып чыккан һәм, үсеп җитеп, утыз, алтмыш, йөз тапкыр артыграк уңыш биргән.
9
Аннары Гайсә: – Колагы булганнар – ишетсен! – дип өстәде.
10
Үзләре генә калгач, юлдашлары һәм унике шәкерте Гайсәдән гыйбрәтле хикәяләр турында сорады.
11
– Сезгә Аллаһы Патшалыгының серләре ачылган, – диде Гайсә аларга, – ә башкаларга киная белән сөйләвемнең
12
хикмәте шундадыр, чөнки алар «Күзләре белән карасалар да – күрмәсләр, колаклары белән тыңласалар да – аңламаслар. Әгәр алар ишетеп-күрсәләр, Аллаһыга таба борылырлар, һәм гөнаһлары кичерелер иде».
13
Аннары Гайсә: – Сез бу хикәянең мәгънәсен аңламадыгызмыни? – дип сорады. – Алайса башкаларын ничек аңларсыз икән?
14
Орлык чәчүче – Аллаһы сүзен чәчүче ул.
15
Юл буена төшкән орлыклар – чәчкән сүзне ишетүчеләр, әмма шундук шайтан килә дә алар күңелендәге сүзне урлап китә.
16
Ташлы урынга чәчелгән орлыклар – ишеткән сүзне шундук шатланып кабул итүчеләр,
17
әмма алар, тамыры булмаганга, сүзне вакытлыча гына тота. Шул сүз өчен авырлыклар яки эзәрлекләүләр башланса, алар бик тиз кире чигенә.
18
Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар исә – сүзне ишетүчеләр,
19
әмма тормыш мәшәкатьләре, байлыкка хирыслык һәм бүтән теләк-нәфесләр аларның күңеленә үтеп, ишеткән сүзләре басылып кала һәм уңыш бирми.
20
Ә уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны кабул итүчеләр. Андыйлар утыз, алтмыш, йөз тапкыр артыграк уңыш бирә.
21
Аннары Гайсә аларга: – Шәмне чүлмәк яки сәке астына куяр өчен яндыралармы? Юк, аны шәмдәлгә утырталар! – диде. –
22
Һичбер яшерен нәрсә – фаш ителми, һичбер сер ачылмый калмас.
23
Колагы булганнар – ишетсен!
24
Аннары Гайсә аларга болай дип әйтте: – Ишеткән сүзләргә игътибарлы булыгыз. Нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый ук үлчәм белән кайтарырлар, хәтта өстәп тә бирерләр.
25
Кемдә бар – шуңа күбрәк бирелер. Ә кемдә юк икән, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр.
26
Үзе әйткәннәргә өстәп, Гайсә болай диде: – Аллаһы Патшалыгы менә нәрсәгә охшаган: әйтик, кеше орлык чәчә,
27
төнен йоклап, иртә таңда уянып аягына баса, ә орлык, шытып чыгып, өскә тартыла – кеше моның ничек булуын белми дә.
28
Җир үзеннән-үзе уңыш бирә: башта – сабак, аннары башак үстерә, шуннан соң башак тулы орлык ярала.
29
Ә инде ашлык өлгерүгә, кеше кулга урак ала, чөнки ашлык урыр вакыт җитә.
30
Гайсә, сүзен дәвам итеп: – Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып, ничек тасвирлап булыр иде? – диде. –
31
Ул – горчица орлыгы кебек: җиргә чәчелгән орлыкларның барчасыннан ваграк була,
32
әмма чәчкәннән соң шытып чыга да бөтен үсемлекләрдән биегрәк үсә – аның күләгәсендә хәтта кошлар оя корырлык була.
33
Шуның ише гыйбрәтле сүзләрне Гайсә кешеләргә күп сөйләде, ләкин Ул алар аңларлык нәрсәләр турында гына бәян итә иде.
34
Ул һәрвакыт шулай гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә сөйли, ә инде шәкертләре белән генә калганда аларга барын да аңлатып бирә иде.
35
Шул көнне кичен шәкертләренә Гайсә: – Әйдәгез, күлнең аръягына чыгыйк, – диде; һәм
36
шәкертләре, халыкны калдырып, Аның белән көймәгә утырдылар да юлга кузгалдылар. Яннарында бүтән көймәләр дә бар иде.
37
Кинәт кенә көчле давыл күтәрелде, һәм, дулкыннар көймәгә бәрелеп, аның эченә су тула башлады.
38
Гайсә исә көймәнең койрыгында башын мендәргә салып йокыга киткән иде. Шәкертләре Аны уятып: – Остаз, батабыз бит! Ә Синең исеңдә дә юк! – диделәр.
39
Ул, торып, җилне тыйды, ә күлгә: – Шаулама, тынычлан! – дип боерды. Җил туктады, һәм әйләнә-тирәдә тынлык урнашты.
40
– Ни өчен сез шундый куркак? Әле һаман ышанмыйсызмы? – диде Гайсә аларга.
41
Котлары алынган шәкертләр бер-берсенә: – Кем соң Ул? Аңа җил дә, диңгез да буйсына, – диештеләр.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16