bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 8
Mark 8
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 9 →
1
Ул көннәрдә тагын бик күп кеше җыелып, аларның ризыклары калмагач, шәкертләрен чакырып Гайсә:
2
– Кешеләр кызганыч. Алар инде өч көн Минем янда, ашар ризыклары да беткән.
3
Әгәр аларны өйләренә ач килеш кайтарып җибәрсәм, юлда хәлләре китәр, чөнки кайберләре ерактан килгән, – диде.
4
– Барысын да тукландырыр өчен чүлдә шуның кадәр икмәкне каян алыйк соң? – диде шәкертләре.
5
– Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә. – Җиде, – диде тегеләр.
6
Шуннан Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты; җиде икмәкне кулына алып Аллаһыга шөкрана кылды да халыкка өләшү өчен сындыргалап шәкертләренә бирде. Тегеләр икмәкне өләшеп чыктылар.
7
Шәкертләрнең берничә балыгы да бар иде. Гайсә, шөкрана кылып, балыкны да өләшергә кушты.
8
Кешеләр туйганчы ашадылар; калган сыныкларны җыеп алганнан соң, җиде кәрзин тулды.
9
Ашаучылар исә дүрт меңгә якын иде. Аннары Гайсә аларны өйләренә кайтарып җибәрде,
10
ә Үзе шунда ук шәкертләре белән көймәгә утырып Далманута җирләренә юнәлде.
11
Гайсә янына фарисейлар килеп Аның белән бәхәсләшә башладылар һәм, сынамакчы булып, күктән иңгән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр.
12
Гайсә авыр сулап: – Бүгенге буын ни өчен илаһи билге таләп итә икән? Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буынга илаһи билге күрсәтелмәячәк, – диде.
13
Шуннан, аларны калдырып, янә көймәгә утырды һәм каршы ярга таба юл алды.
14
Гайсә шәкертләренең икмәк алырга онытканлыгы ачыкланды – көймәдә бер генә икмәк бар иде.
15
Шәкертләрен кисәтеп Гайсә: – Карагыз аны, фарисейлар ачыткысыннан да, Һируд ачыткысыннан да сакланыгыз! – диде.
16
Шәкертләре исә үзара: «Икмәгебез булмаганга шулай әйтәдер», – диештеләр.
17
Аларның нәрсә турында сөйләшүен белеп, Гайсә әйтте: – Ни өчен сез, икмәгебез юк, дип әйтәсез? Әле һаман берни аңламыйсызмы, һаман төшенмисезме? Йөрәкләрегез шулай туңмы сезнең?
18
Күзләрегез булып та күрмисез, колакларыгыз булып та ишетмисезме? Биш икмәкне Мин биш мең кешегә бүлеп биргәндә, калган сыныкларны җыеп ничә кәрзин тутырганыгызны оныттыгызмы? – Унике, – дип җавап бирде шәкертләре.
20
– Ә җиде икмәкне дүрт мең кешегә бүлгәндә, ничә кәрзин сынык-санык җыйдыгыз? – Җиде, – дип җавап бирде тегеләр.
21
– Әле һаман да аңламадыгызмы? – диде шунда Гайсә аларга.
22
Аннары алар Бәйт-Сайдага килделәр. Биредә Гайсә янына бер сукырны китерделәр һәм аңа кулы белән орынуын үтенделәр.
23
Гайсә, сукырны җитәкләп, авыл читенә алып чыкты, аның күзләренә төкереп, башына кулын куйды һәм: – Берәр нәрсә күрәсеңме? – дип сорады.
24
Теге, әйләнә-тирәсенә күз йөртеп: – Кешеләрне күрәм, ләкин алар йөри торган агач булып күренәләр, – диде.
25
Гайсә аның күзләренә тагын бер тапкыр кулларын тидереп алгач, теге текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады.
26
– Кара аны, авылга керәсе булма, – дип Гайсә аны өенә кайтарып җибәрде.
27
Гайсә Үзенең шәкертләре белән Филип Кайсариясе дип аталган шәһәр тирәсендәге авылларга китте. Юлда барганда шәкертләренә Ул мондый сорау бирде: – Кешеләр Мине кем дип белә?
28
– Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – дип җаваплады шәкертләре.
29
– Ә сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан. – Син – Мәсих, – дип җавап бирде Петер.
30
Гайсә аларга Үзе хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.
31
Шәкертләренә Гайсә, Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре Аны читкә тибәрер, Аны үтерерләр, әмма өченче көндә Ул терелеп торыр, дип сөйли башлады.
32
Бу хакта Ул ап-ачык итеп әйтте. Шунда Петер, Гайсәне читкәрәк алып китеп, Аның белән ризалашмавын белдерде.
33
Ләкин Гайсә, шәкертләргә борылып карап, Петерне: – Кит янымнан, иблис! Уйларың Аллаһыдан түгел, синдә адәми уйлар, – дип кырт туктатты.
34
Үз янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып Гайсә: – Минем арттан барырга теләгән кеше үз мәнфәгатьләреннән ваз кичсен һәм, хачын күтәреп, Миңа иярсен, – диде. –
35
Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына җанын югалткан кеше аны саклап калыр.
36
Әгәр кеше бөтен дөньяга ия була, әмма җанын харап итә икән, аңа моннан ни файда?
37
Кеше нәрсә биреп җанын кире кайтара алыр икән?
38
Шушы имансыз һәм гөнаһлы буын алдында кем дә булса Миннән һәм сүзләремнән гарьләнә икән, Адәм Углы да Атасының балкышында изге фәрештәләр белән килгән вакытта әлеге кешедән гарьләнер.
← Chapter 7
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 9 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16