bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Mark 14
Mark 14
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 15 →
1
Котылу бәйрәменә һәм Төче күмәч бәйрәменә ике көн калып бара иде. Баш руханилар һәм Канун белгечләре Гайсәне хәйлә белән кулга алып үтерергә җай эзләделәр.
2
– Әмма бәйрәм вакытында ярамас, – диде алар, – халык арасында чуалыш чыгарга мөмкин.
3
Гайсәнең Бәйт-Әниягә, махау зәхмәтеннән арынган Шимунның өенә килгән вакыты иде. Гайсә анда ашап утырганда, бер хатын алебастр савытта кыйммәтле хуш исле нард мае алып килде һәм, савытны ватып, шул майны Аның башына койды.
4
Кайберәүләр, ачуланып, үзара: – Нигә майны алай әрәм итәргә?
5
Аны өч йөздән артык динарга сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит! – диеште. Алар шулай дип хатынны шелтәли бирделәр,
6
әмма Гайсә: – Куегыз, ник битәрлисез аны? – диде. – Минем өчен изге эш эшләде ул.
7
Фәкыйрьләр бит һаман сезнең янда, һәм сез аларга теләгән вакытта игелек кыла аласыз, ә Мин һәрвакыт сезнең белән булмам.
8
Ул хәленнән килгәнне эшләде – тәнемне алдан ук майлап, Мине күмәргә әзерләде.
9
Хак сүз әйтәм сезгә: Яхшы хәбәр дөньяның кайсы почмагына килеп ирешсә дә, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве турында сөйләячәкләр.
10
Шуннан соң унике шәкертнең берсе, Яһүдә Искариот исемлесе, Гайсәне баш руханилар кулына тапшырырга ниятләп, алар янына килде.
11
Аның ни өчен килүен ишеткәч, тегеләр шатланып аңа акча вәгъдә иттеләр. Яһүдә шуннан соң Гайсәне руханилар кулына тапшырырга җай чыкканын көтеп йөри башлады.
12
Төче күмәч бәйрәме хөрмәтенә бәрән чала торган көнне шәкертләре Гайсәдән: – Бәйрәм табынын Сиңа кайда әзерлик? – дип сорады.
13
Ул, ике шәкертен озатып, аларга әйтте: – Шәһәргә барыгыз, анда сулы чүлмәк күтәреп кайтучы бер кешене очратырсыз. Аның артыннан ияреп барыгыз да
14
ул кергән өйнең хуҗасына болай дип әйтегез: «Остаз синнән: „Бәйрәм ризыгын шәкертләрем белән кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый».
15
Ул сезгә бәйрәм өчен әзерләнгән – өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер; безгә табынны әнә шунда әзерләгез.
16
Шәкертләр шәһәргә киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты; шуннан алар бәйрәм табыны әзерләделәр.
17
Кич җиткәч, Үзенең унике шәкерте белән бергә Гайсә килде.
18
Алар ашаган чакта, Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: арагыздан берегез, Минем белән бергә ашап утыручы, Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
19
Шәкертләре, борчылышып, берсе артыннан берсе: – Мин түгелдер бит? – дип Аңардан сорарга тотынды.
20
– Минем белән бер савытка икмәк манучы унике шәкертнең берсе ул, – дип җавап бирде Гайсә. –
21
Әйе, Язмада әйтелгәнчә, Адәм Углы инде китә, ләкин Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Бөтенләй тумаса, ул кеше өчен яхшырак булыр иде!
22
Алар шулай ашап утырганда, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да сындыргалап шәкертләренә бирде. – Алыгыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.
23
Аннары касәне алып шөкрана кылды да аларга сузды – барысы да эчте.
24
– Бу – күпләр өчен түгелә торган каным. Аллаһының кешеләр белән Килешүен раслаучы кан ул, – диде Гайсә. –
25
Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен.
26
Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр.
27
– Язмада: «Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарыклар таралышып бетәр», – дип әйтелгәнчә, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз, – диде аларга Гайсә. –
28
Әмма үледән терелгәннән соң, Мин сезне Гәлиләядә көтеп торырмын.
29
– Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин баш тартмам, – диде Петер.
30
Гайсә аңа: – Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең, – дип әйтте.
31
Әмма Петер: – Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, Синнән ваз кичәсем юк! – дип үзенекен тәкрарлады. Башкалар да шулай диделәр.
32
Алар Гетсимәни дип аталган урынга килделәр. Шәкертләренә Гайсә: – Мин дога кылганчы, шушында көтеп торыгыз, – дип әйтеп,
33
Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны Үзе белән ияртеп китте. Аның күңелен шом, хәвеф биләп алды.
34
– Йөрәгемне үлем сагышы басты, – диде Ул аларга. – Мине биредә көтеп торыгыз, уяу булыгыз!
35
Гайсә читкәрәк китте дә, җиргә йөзтүбән капланып, әгәр мөмкин икән, бу газаплы сәгать Мине читләтеп үтсен, дип дога кылды.
36
– И газиз Атам! – диде Ул. – Синең һәммә нәрсәгә кодрәтең җитә. Бу касәне Миңа эчертмәсәң иде. Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын!
37
Гайсә әйләнеп килде һәм, шәкертләренең йоклап ятуын күреп, Петергә: – Шимун, йоклап ятасыңмы? Бер сәгать тә уяу була алмадыңмы? – диде. –
38
Йокламагыз, вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз. Рух гайрәтле, тән зәгыйфьтер!
39
Гайсә янә читкә китте һәм, шул ук сүзләрне кабатлап, дога кылды.
40
Әйләнеп килгәч, шәкертләренең йоклап ятуын күрде – аларның күзләрен йокы баскан иде. Алар Гайсәгә нәрсә әйтергә дә белмәделәр.
41
Өченче тапкыр әйләнеп килгәч, Ул: – Һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! – диде. – Сәгате сукты: Адәм Углын әнә гөнаһлылар кулына тапшыралар.
42
Торыгыз, киттек! Миңа хыянәт итүче килә инде.
43
Гайсә әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә, кылыч һәм чукмарлар күтәреп, баш руханилар, Канун белгечләре, халык өлкәннәре җибәргән бер төркем кеше күренде.
44
«Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр, Аны кулга алыгыз да ышанычлы сак астында озатыгыз», – дип хыянәтче алар белән алдан сүз беркеткән була.
45
Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде дә: – Остаз! – дип Аны үбеп алды.
46
Гайсәне шундук кулга алып сак астына куйдылар.
47
Янәшәдә басып торган шәкертләрнең берсе кылычын чыгарды да, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде.
48
– Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде Гайсә аларга. –
49
Мин һәр көнне Аллаһы йортында сезнең арада булып Аллаһы сүзен өйрәттем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. Хәер, Язмаларда нәрсә әйтелгән булса, шулар гамәлгә ашсын!
50
Шунда шәкертләрнең барысы Аны ташлап качты.
51
Шәрә тәненә җәймә бөркәнгән бер егет Гайсә артыннан иярде. Сакчылар аны тотып алдылар,
52
ләкин ул, җәймәсен тегеләр кулында калдырып, шәрә килеш качып китте.
53
Гайсәне олуг рухани янына алып килделәр. Баш руханилар, халык өлкәннәре һәм Канун белгечләренең барысы да шунда җыелган иде.
54
Петер исә, бераз арткарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды да, хезмәтчеләр белән бергә утырып, учак янында җылына башлады.
55
Баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлем җәзасына хөкем итәр өчен, Аңа каршы шаһитлык эзләде, әмма гаепләрдәй һичнәрсә таба алмады.
56
Күпләр Аңа каршы ялган шаһитлык бирде, ләкин берсенең күрсәтмәсе икенчесенекенә туры килмәде.
57
Ялган шаһитлык бирүчеләрнең кайберләре, торып:
58
– Без Аның: «Адәм кулы белән салынган шушы Аллаһы йортын җимереп, Мин өч көн эчендә адәм кулы белән корылмаган башкасын төзермен», – дип әйткәнен ишеттек, – диде.
59
Әмма аларның бу күрсәтмәләре дә расланмады.
60
Шуннан олуг рухани алгарак чыкты да Гайсәдән: – Боларның гаепләүләренә каршы нигә берничек тә җавап кайтармыйсың? – дип сорады.
61
Әмма Гайсә дәшмәде, бернинди җавап та бирмәде. Олуг рухани Аңардан янә сорады: – Шөһрәтле Аллаһы Углы, Мәсих Синме?
62
– Әйе, – дип җавап кайтарды Гайсә. – «Сез Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын һәм күктәге болытлар өстендә килүен күрерсез».
63
Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп: – Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә?
64
Көфер сүз сөйләвен үзегез ишеттегез бит! Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. Барысы да, Ул гаепле һәм үләргә тиеш, дигән карарга килде.
65
Кайберәүләр Аңа төкерергә, Аның йөзен каплап кыйнарга тотындылар. – Менә хәзер пәйгамбәрлегеңне күрсәт инде! – диде алар. Аннары Аны сакчылар кыйный башлады.
66
Бу вакытны Петер аста, ишегалдында иде. Олуг руханиның хезмәтче кызларыннан берсе килде дә,
67
учак янында җылынып утырган Петерне күреп, аңа текәлеп карады һәм: – Син дә бит насаралы Гайсә белән идең, – диде.
68
Әмма Петер, аның сүзләрен инкяр итеп: – Мин берни белмим һәм синең нәрсә сөйләгәнеңне аңламыйм! – диде дә алгы ишегалдына чыгып китте. [Шулвакыт әтәч кычкырды.]
69
Хезмәтче кыз, аны янә күреп, шунда басып торучыларга: – Бу кеше – аларның берсе, – диде.
70
Кызның сүзләрен Петер тагын инкяр итте. Күпмедер вакыттан ишегалдындагылар: – Ә син, чыннан да, аларның берсе бит. Син дә Гәлиләядән ич, – диде.
71
Әмма ул: – Сез әйткән Кешене мин белмим! – дип карганып ант итә башлады.
72
Нәкъ шул вакытта әтәч икенче тапкыр кычкырды. Шунда Петер, Гайсәнең «әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең» дигән сүзләрен исенә төшереп, елап җибәрде.
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 15 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16