bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 1
John 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 2 →
1
Иң элек Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Үзе Аллаһы булган.
2
Сүз баштан ук Аллаһы белән булган.
3
Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган бер нәрсә дә Аңардан башка яратылмаган.
4
Сүз – тормыш чыганагы булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән.
5
Яктылык караңгыда балкыганга, караңгылык аны томалый алмаган.
6
Аллаһы тарафыннан Яхъя исемле кеше җибәрелгән иде.
7
Яхъя шаһит булып килде. Ул, бар кеше аның ярдәме белән иманга килсен дип, Яктылык хакында шаһитлык бирергә килде.
8
Ул үзе Яктылык түгел, ә бәлки Яктылык хакында шаһитлык бирү өчен җибәрелгән иде.
9
Дөньяга килүче һәр кешене яктыртучы бу Яктылык – чын Яктылык иде.
10
Ул дөньяда бар иде, ләкин дөнья, Аның ярдәмендә яратылган булса да, Аны танымады.
11
Ул үзенекеләр янына килде, әмма алар Аны кабул итмәде.
12
Аны кабул итеп, Аңа ышанучыларга исә Ул Аллаһы балалары булу хокукын бирде.
13
Алар каннан да, тән яки ир нәфесеннән дә түгел, ә бәлки Аллаһыдан тудылар.
14
Сүз Кеше булды һәм, мәрхәмәт белән хакыйкатькә сугарылып, безнең арада яши башлады. Без Аның данын – Атаның бердәнбер Углына биргән данын күрдек.
15
Аның хакында шаһитлык биреп, Яхъя: – Миннән соң Килүче миннән бөегрәк, чөнки Ул миннән әүвәл бар иде, дип сөйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып игълан итте.
16
Аның мәрхәмәт байлыгыннан без барыбыз да мәрхәмәт өстенә мәрхәмәт алдык.
17
Канун Муса аша бирелгән иде, ә мәрхәмәт белән хакыйкать Гайсә Мәсих аша килде.
18
Аллаһыны беркем беркайчан күрмәгән; Аны безгә Атасының иң якын, бердәнбер Углы танытты.
19
Иерусалим яһүдиләре Яхъядан «кем син?» дип сорар өчен аның янына руханилар белән левиләрне җибәргәч, ул аларга ачыктан-ачык, яшермичә: – Мин Мәсих түгел, – дип җавап бирде.
21
– Алайса, син Ильяс буласыңмы? – дип сорады алар. – Юк, – диде Яхъя. – Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме? – Юк, – дип кабатлады Яхъя. – Алайса, кем соң син? Безне монда җибәргән кешеләргә синең җавабыңны җиткерергә тиешбез. Үзең турында ни әйтерсең? – дип сорады алар.
23
Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып, болай диде: – Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз» дип чүлдә яңгыраган тавыш.
24
Яхъя янына килгән кешеләр арасында фарисейлар бар иде.
25
Алар Яхъядан: – Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә булмагач, ни өчен син халыкны суга чумдырып йөрисең? – дип сорадылар.
26
Яхъя аларга җавап биреп: – Мин суга гына чумдырам. Әмма арагызда сез белмәгән Берәү бар,
27
артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, һәм мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен, – диде.
28
Бу вакыйгалар Яхъя суга чумдыра торган урында – Үрдүн елгасы аръягындагы Бәйт-Әниядә булды.
29
Икенче көнне, каршына килүче Гайсәне күреп, Яхъя: – Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алачак Аллаһы Бәрәне.
30
«Миннән соң Килүче миннән бөегрәк, чөнки Ул миннән әүвәл бар иде» дип сөйләгәнем менә Шул инде.
31
Мин Аның кем икәнен үзем дә белми идем, ләкин Аны Исраил халкы белсен өчен, Мин суга чумдыру йоласын башкарырга килдем, – дип әйтте.
32
Яхъя янә болай дип шаһитлык бирде: – Мин Аңа күктән күгәрчен рәвешендә Аллаһы Рухының иңүен һәм Аның өстендә калуын күрдем.
33
Мин Аны танымас идем, әмма кешеләрне суга чумдырырга дип мине җибәргән Зат «Рухның кемгә иңүен һәм кем өстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр» дигән иде.
34
Мин моны күрдем һәм шаһитлык бирәм: Ул – Аллаһы Углы.
35
Икенче көнне Яхъя, ике шәкерте белән шул ук урында торганда,
36
узып баручы Гайсәне күреп: – Әнә Аллаһы Бәрәне! – диде.
37
Аның бу сүзләрен ишеткәч, шәкертләрнең икесе дә Гайсә артыннан китте.
38
Гайсә исә, борылып карап, аларның ияреп килүен күрде дә: – Сезгә нәрсә кирәк? – диде. – Рабби, Син кайда яшисең? – дип сорады тегеләр. (Рабби «остаз» дигәнне аңлата.)
39
– Әйдәгез Минем белән, үзегез күрерсез, – диде Гайсә. Сәгать дүртләр чамасы иде. Алар, Гайсә белән барып, Аның кайда яшәгәнен күрделәр һәм көн азагына кадәр шунда булдылар.
40
Яхъяның Гайсә турындагы сүзләрен ишетеп, Аның артыннан ияргән икәүнең берсе Шимун-Петернең бертуган кардәше Әндри иде.
41
Иң элек кардәше Шимунны эзләп табып, ул аңа: – Без Мәсихне очраттык! – диде һәм аны Гайсә янына алып килде. (Мәсих «май сөртелгән Зат» дигәнне аңлата.) Гайсә исә, Шимунга карап: – Яхъя углы Шимун, синең исемең Кифас булыр, – диде. (Кифас «кыя» дигәнне аңлата.)
43
Икенче көнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Анда Әндри белән Петер кебек үк Бәйт-Сайда шәһәрендә яшәүче Филипне очратып, аңа: – Миңа ияр! – диде.
45
Филип исә, Натанаилне табып: – Муса канунында һәм пәйгамбәрләрнең язмаларында әйтелгән Затны таптык! Ул – Насара шәһәреннән, Йосыф углы Гайсә, – диде.
46
Моңа каршы Натанаил: – Насарадан юньле нәрсә була аламыни? – дип җаваплады. – Барыйк, үзең күрерсең, – диде Филип.
47
Гайсә, Үзенә таба килүче Натанаилне күреп, аның хакында: – Менә һичнинди мәкер-хәйлә белмәүче чын исраили, – диде.
48
Натанаил Аңардан: – Син мине каян беләсең? – дип сорады. – Әле Филип чакырганчы ук Мин сине инжир агачы төбендә күргән идем, – дип җавап бирде Гайсә.
49
– Остаз! Син – Аллаһы Углы! Син – Исраил Патшасы! – диде Натанаил.
50
– «Сине инжир агачы төбендә күргән идем» дигән өчен генә ышанасыңмы Миңа? Моннан да зуррак нәрсәләр күрерсең әле, – диде Гайсә, аннары болай дип өстәде,
51
– хак сүз әйтәм сезгә: күкләрнең ачылуын да, Аллаһы фәрештәләренең Адәм Углы янына иңүен дә, Аның яныннан күккә ашуын да күрерсез.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21