bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 11
John 11
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 12 →
1
Апалы-сеңелле Мәрьям белән Марта яшәгән Бәйт-Әния авылында Элгазар исемле кеше авырып ята иде.
2
Мәрьям – Хаким Гайсәнең аякларын хуш исле май белән майлап, чәче белән сөрткән хатын, ә авырып ятучы Элгазар аның абыйсы иде.
3
Кыз туганнар Гайсәгә: «Хакимебез! Син яраткан Элгазар авырып китте», – дип хәбәр җибәрделәр.
4
Бу турыда ишеткәч, Гайсә: – Бу чир үлемгә китермәс, ә бәлки Аллаһыга һәм Аның Углына дан өстәр, – диде.
5
Гайсә Мартаны да, аның сеңлесе белән Элгазарны да ярата иде.
6
Әмма Элгазарның авырып киткәнен белсә дә, барган җирендә тагын ике көнгә тоткарланды.
7
Шуннан соң шәкертләренә: – Яңадан Яһүдиягә барыйк, – диде.
8
Шәкертләре Аңа: – Остаз! Әле күптән түгел генә яһүдиләр Сине таш атып үтерергә йөргән иде, кабат шунда барасыңмы? – диделәр.
9
– Көннең озынлыгы унике сәгать түгелме соң? Көндез йөрүче абынмый, чөнки ул дөнья яктылыгын күрә.
10
Ә төнлә йөрүче абына, чөнки аңарда яктылык юк, – дип җавап кайтарды Гайсә;
11
шуннан сүзен дәвам итеп, – дустыбыз Элгазар йокыга киткән, Мин аны уятырга барам, – диде.
12
– Хакимебез, әгәр ул йоклый икән, димәк, савыгыр, – диде шәкертләре.
13
Ләкин Гайсә аның үлүе турында әйтә иде, алар исә гадәттәге йокы турында сөйли дип уйладылар.
14
Шуңа күрә Гайсә аларга ачык итеп: – Элгазар үлгән, – диде. –
15
Анда булмавыма сезнең өчен шатланам, чөнки шулай сез Миңа тизрәк ышанырсыз. Ә хәзер аның янына барыйк.
16
Шунда Игезәк кушаматлы Томас башка шәкертләргә: – Әйдәгез, киттек, Гайсә белән бергә без дә үлик, – диде.
17
Бәйт-Әниягә килеп җиткәч, Гайсә Элгазарның дүрт көн инде кабердә ятуын белде.
18
Бәйт-Әния Иерусалимнән өч кенә чакрымда булганлыктан,
19
абыйлары өчен кайгыручы Марта белән Мәрьямне юатырга байтак яһүдиләр килгән иде.
20
Гайсәнең килүе турында ишеткәч, Марта Аны каршы алырга чыкты. Мәрьям исә өйдә калды.
21
– Хакимем! – диде Гайсәгә Марта, – Син монда булсаң, абыем үлмәс иде.
22
Әмма хәзер дә беләм: Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, Ул Сиңа бирәчәк.
23
– Абыең тереләчәк, – диде аңа Гайсә.
24
– Беләм, үлеләр терелгән соңгы Көндә тереләчәк ул, – диде Марта.
25
Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Мин – терелү һәм тормыш. Миңа ышанган кеше үлсә дә тереләчәк.
26
Миңа ышанып яшәүче һәркем беркайчан үлмәячәк. Син моңа ышанасыңмы?
27
– Әйе, Хакимем! Дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Углы икәнеңә ышанам, – диде Марта.
28
Шул сүзләрдән соң Марта китеп барды һәм, сеңлесе Мәрьямне дәшеп: – Остаз монда, Ул сине чакыра, – диде.
29
Моны ишетүгә, Мәрьям, тиз генә урыныннан торып, Гайсә янына китте.
30
Гайсә әле авылга кермәгән, Марта белән очрашкан урында калган иде.
31
Юатырга килгән яһүдиләр, Мәрьямнең җәһәт кенә өйдән чыгып китүен күреп, елар өчен кабер янына китте, дип уйладылар да аның артыннан иярделәр.
32
Гайсә янына килеп җитеп Аны күрүгә, Мәрьям: – Хакимем! Син монда булсаң, абыем үлмәс иде, – дип Аның аягына егылды.
33
Мәрьямнең дә, аңа ияреп килгән яһүдиләрнең дә елавын күреп, Гайсә Үзе дә бик борчылды һәм көенеп:
34
– Кайда күмдегез аны? – дип сорады. – Әйдә барыйк, Әфәнде! Үзең күрерсең, – диделәр Аңа.
35
Гайсәнең күзләренә яшь килде.
36
Моны күреп, яһүдиләр: – Карагыз әле, Элгазарны ничек яраткан икән! – диештеләр.
37
Ә кайберләре: – Ул бит сукырның күзен ачты. Элгазарны да үлемнән алып калмас иде микәнни? – диде.
38
Гайсә тагын да ныграк көенгән хәлдә кабер янына килде. Кабер исә мәгарә булып, авызы таш белән томаланган иде.
39
– Ташны читкә алып куегыз, – диде Гайсә. Мәрхүмнең кыз кардәше Марта шунда: – Хакимем! Ул инде исләнгәндер, үлгәненә дүрт көн узды бит, – диде.
40
– Әгәр дә ышансаң, Аллаһының данын күрерсең, дип әйтмәгән идеммени сиңа? – диде Гайсә.
41
Мәгарә авызыннан ташны алып куйдылар. Күзләрен күккә төбәп, Гайсә: – Атам! Мине ишеткәнең өчен рәхмәт Сиңа.
42
Мине һәрвакыт ишетүеңне беләм, ләкин бу сүзләремне монда басып торган кешеләр өчен, Синең тарафтан җибәрелүемә ышансыннар өчен әйтәм, – диде.
43
Шуннан Ул: – Элгазар, чык! – дип кычкырды.
44
Шулвакыт үлгән кеше килеп чыкты. Аның аяк-куллары кәфенгә уралган, йөзенә яулык капланган иде. Гайсә: – Чишегез аны, йөреп китсен, – диде.
45
Мәрьям янына килгән яһүдиләрнең күбесе, Гайсә кылган эшләрне күреп, Аңа иман китерделәр.
46
Ә кайберләре, фарисейлар янына барып, Гайсә кылган эшләр турында сөйләп бирделәр.
47
Шуннан баш руханилар һәм фарисейлар киңәшмәгә җыелдылар. – Нәрсә эшләргә безгә? – диде алар. – Бу кеше күп могҗизалар күрсәтә.
48
Әгәр Аңа шулай дәвам итәргә юл куйсак, һәммәсе Аңа ышаначак. Аннары инде римлылар килеп безнең гыйбадәтханәне дә, халкыбызны да юк итәчәк.
49
Арадан берсе, шул елда олуг рухани булган Кәяфәс: – Сез берни аңламыйсыз!
50
Бар халык һәлак булуга караганда, халык хакына бер кешенең үлүе хәерлерәк. Шуны аңламыйсызмы? – диде.
51
Ул моны үзлегеннән сөйләмәде, ә бәлки шул елның олуг рухание буларак, Гайсәнең халык өчен, яһүдиләр өчен генә түгел, төрле җирдә таралып яшәгән Аллаһы балаларын бергә җыяр өчен үләсен пәйгамбәрлек кылып әйтте.
53
Шул көннән руханилар һәм фарисейлар Гайсәне ничек үтерергә икән дип уйлый башладылар.
54
Шуңа күрә Гайсә инде яһүдиләр арасында ачыктан-ачык йөрмәс булды, чүл янындагы бер өлкәгә, Эфраим дигән шәһәргә китте дә Үзенең шәкертләре белән шунда калды.
55
Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлаша иде; бәйрәм алдыннан пакьләнү йоласын башкарырга дип, Иерусалимгә илнең төрле почмакларыннан күп кеше килде.
56
Халык Гайсәне эзләде. Алар Аллаһы йортында бер-берсеннән: – Ничек уйлыйсыз, бәйрәмгә килер микән Ул? – дип сораштылар.
57
Баш руханилар һәм фарисейлар исә, Гайсәне кулга алыр өчен, «әгәр берәрсе Аның кайда икәнен белә калса, безгә килеп әйтергә тиеш» дигән әмер чыгардылар.
← Chapter 10
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 12 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21