bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 4
John 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 5 →
1
Гайсәнең Яхъяга караганда күбрәк шәкертләр җыюы һәм байтак кешене суга чумдыруы турындагы хәбәр фарисейларга килеп иреште
2
(чынында Гайсә Үзе түгел, шәкертләре суга чумдыра иде).
3
Бу турыда белгәннән соң, Гайсә, Яһүдияне калдырып, тагын Гәлиләягә китте.
4
Аңа Самарея өлкәсе аша үтәргә туры килде.
5
Гайсә Самареянең Сухар дигән шәһәренә килде. Ягъкуб үзенең углы Йосыфка биргән җир биләмәсенә якын шәһәр иде бу.
6
Анда Ягъкуб коесы бар иде. Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Көн урталары иде.
7
Шәкертләре ризык сатып алырга шәһәргә киткән иде. Шунда су алырга дип самареяле бер хатын килде. – Миңа эчәргә су бир әле, – диде аңа Гайсә.
9
Хатын исә: – Ничек итеп Син, яһүди була торып, миннән, самареяледән, эчәргә сорыйсың? – диде. (Бу сүзләрне ул яһүдиләр белән самареялеләр аралашмаганга күрә әйтте.)
10
Гайсә аңа болай җавап бирде: – Әгәр дә син Аллаһының бүләге турында һәм «Миңа эчәргә бирче» дип сораучының Кем икәнен белсәң, син үзең Аңардан эчәргә сорар идең, һәм Ул сиңа тереклек суы бирер иде.
11
– Әфәндем, – диде хатын, – Синең бит чумырып алырга савытың юк, ә кое тирән. Син ул тереклек суын кайдан алырсың икән?
12
Бу коены безгә ерак бабабыз Ягъкуб калдырган: ул үзе дә, балалары да, мал-туары да шушы коедан эчкән. Син Ягъкубтан да бөегрәкмени?
13
Гайсә аңа: – Бу суны эчкән һәркем янә сусар,
14
ә Мин биргән суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк, – дип җавап бирде.
15
– Әфәндем, миңа шул суны бирче! – диде хатын. – Ул вакытта сусамас та, монда су алырга килеп тә йөрмәс идем.
16
– Бар, иреңне чакырып кил, – диде аңа Гайсә.
17
– Ирем юк минем, – дип җаваплады хатын. – Ирем юк, дип син хак сүз сөйлисең.
18
Синең биш ирең булды, ә инде хәзергесе сиңа ир түгел; син дөресен әйттең, – диде Гайсә.
19
– Әфәндем! Күрәм, Син – пәйгамбәрсең, – диде хатын. –
20
Безнең ата-бабалар Аллаһыга менә шушы тауда табынганнар, ә сез, яһүдиләр, табына торган урын Иерусалимдә булырга тиеш, дип әйтәсез.
21
– Ханым, ышан сүземә, вакыты җитеп килә: Атабызга табынуыгыз бу тауда да, Иерусалимдә дә булмаячак.
22
Сез, самареялеләр, кемгә табынуыгызны белмисез, ә без кемгә табынуыбызны беләбез, чөнки котылу яһүдиләрдән килә.
23
Әмма вакыты җитеп килә, һәм килеп җитте дә инде, ул вакытта чын күңелдән табынучылар Атага рух вә хакыйкать кушканча табыныр, чөнки Ата Үзенә әнә шундыйларны эзли.
24
Аллаһы ул – Рух, һәм Аңа табынучылар рух вә хакыйкать кушканча табынырга тиеш, – диде Гайсә.
25
– Мәсихнең (ягъни май сөртелгән Затның) киләсен беләм. Ул, килгәч, безгә бөтенесен аңлатып бирер, – диде хатын.
26
– Мин Ул, менә хәзер синең белән сөйләшеп торучы, – диде Гайсә.
27
Шулвакыт Гайсәнең шәкертләре әйләнеп килделәр һәм Аның самареяле хатын белән сөйләшеп торуын күреп бик гаҗәпләнделәр, әмма берсе дә «ни кирәк Сиңа аңардан?» яки «нигә Син ул хатын белән сөйләшәсең?» дип сорамады.
28
Хатын, су чүлмәген калдырып, шәһәргә китте һәм андагы кешеләргә:
29
– Барыгыз, кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп биргән Кешене күрегез; бәлки Ул Мәсихтер, – диде.
30
Кешеләр, шәһәрдән чыгып, Гайсә янына киттеләр.
31
Ул арада шәкертләре: – Остаз! Ашап ал инде, – дип Аны кыстарга тотынды.
32
– Минем сез белми торган ризыгым бар, – диде аларга Гайсә.
33
Шәкертләре үзара: – Әллә берәрсе Аңа ашарга китерде микән? – диеште.
34
– Минем ризыгым – Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү.
35
Сез, тагын дүрт айдан урак өсте җитә, дисез түгелме? Ә Мин сезгә, әйбәтләп карагыз – игеннәр, агарып, уракка өлгергән инде, димен.
36
Уракчы үзенең эше өчен әҗерен ала һәм, мәңгелек тормыш өчен уңыш җыеп, үзе дә куана, чәчүчене дә куандыра.
37
Шулай итеп, бу очракка «берәү чәчә, икенчесе ура» дигән әйтем туры килә.
38
Мин сезне үзегез үстермәгәнне урырга җибәрдем, анда башкалар эшләгән инде, ә сез аларның хезмәт уңышын җыясыз, – диде Гайсә аларга.
39
Теге хатынның «кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп бирде» дигән сүзләрен ишеткәч, әлеге шәһәрдә яшәүче самареялеләрнең күбесе Гайсәгә ышанды.
40
Самареялеләр Аның янына килеп үзләрендә калуын үтенгәч, Гайсә анда янә ике көнгә тоткарланды.
41
Ул сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, тагын да күбрәк кеше Аңа инану белдерде,
42
һәм теге хатынга алар: – Без инде синең сөйләвең буенча гына түгел, ә бәлки үзебез ишетеп Бу Кешенең чынлап торып Коткаручы Мәсих икәненә ышанабыз, – диделәр.
43
Ике көннән Гайсә бу шәһәрдән Гәлиләягә китте.
44
Пәйгамбәргә үз илендә ихтирам юк, дип Ул Үзе әйткән иде.
45
Ләкин Гәлиләядә кешеләр Аны ихлас кабул итте, чөнки алар, Иерусалимдәге бәйрәмдә булып, Гайсә анда кылган барлык могҗизаларны күргән иде.
46
Шуннан соң Гайсә теге чакта суны шәрабка әйләндергән урынга – Гәлиләянең Кәна шәһәренә яңадан килде. Кәпәрнаумда углы авырып яткан бер сарай әһеле бар иде.
47
Сарай әһеле, Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәнен ишетеп, Аның янына килде һәм үлем түшәгендә яткан углын савыктыруын үтенде.
48
– Илаһи билгеләр һәм могҗизалар күрмәсәгез, сез бит ышанмаячаксыз, – диде аңа Гайсә.
49
– Әфәндем! Балам үлгәнче килә күр инде, – дип ялварды сарай әһеле.
50
– Бар, өеңә кайт, углың сау-сәламәт, – диде Гайсә. Сарай әһеле, Гайсәнең сүзенә ышанып, кайтып китте.
51
Ул әле кайтып барганда, хезмәтчеләре очрап углының исән булуын әйттеләр.
52
«Аңа кайсы сәгатьтә хәл керде?» дигән соравына, алар: – Кичә көндезге сәгать берләрдә бизгәк аңардан китте, – дип җавап бирделәр.
53
«Углың исән» дигән сүзләрне Гайсәнең нәкъ шул сәгатьтә әйтүен аңлагач, баланың атасы үзе дә, йортындагыларның барысы да Гайсәгә иман китерделәр.
54
Бу – Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәч күрсәткән икенче могҗизасы иде.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21