bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 15
John 15
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 16 →
1
Мин – чын йөзем куагы, ә Минем Атам – Йөзем үстерүче.
2
Җимеш бирми торган Миндәге һәр ботакны Ул кисеп ташлый, җимеш бирердәен исә уңыш мулрак булсын дип чистарта.
3
Сезгә сөйләгән сүзләрем ярдәмендә сез инде чистартылдыгыз.
4
Мин – сездә булган кебек, сез дә Миндә булыгыз. Йөзем ботагы үзеннән-үзе җимеш бирә алмаган сыман, Миндә булмасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз.
5
Мин – йөзем куагы, ә сез – ботаклар. Миндә булган, Мин дә аңарда булган кеше генә күп җимеш бирер, чөнки Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз.
6
Кем Миндә яшәми – аны агач ботагыдай кисеп ыргыталар, һәм ул корып бетә, ә корыган ботакларны җыеп утка ташлыйлар да яндыралар.
7
Миндә яшәсәгез һәм Минем сүзләрем күңелегездә сакланса, теләгәнегезне сорагыз, һәм сезгә бөтенесе дә бирелер.
8
Күп җимеш китерә торган шәкертләрем булсагыз, Атамның данын тагын да арттырырсыз.
9
Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яраттым; Минем мәхәббәтемдә яшәгез.
10
Атамның әмерләрен үтәп, Мин Аның мәхәббәтендә яшим, һәм сез дә әмерләремне үтәгәндә Минем мәхәббәтемдә яшәрсез.
11
Куанычым сезнең белән уртак һәм бөтен булсын өчен сөйләдем сезгә боларны.
12
Минем сезгә әмерем шулдыр: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз.
13
Дуслары өчен җанын фида кылган кешенең яратуыннан да бөегрәк ярату юктыр.
14
Әмерләремне үтәгән очракта, Минем дусларым булырсыз.
15
Мин инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чөнки хезмәтчесе хуҗаның нәрсә эшләгәнен белми; Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә җиткердем.
16
Мине сез сайламадыгыз, Мин сезне сайлап алдым: сез, барып, җимеш китерсен һәм җимешегез һәрдаим булып торсын дип, Мин сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, Минем исемне әйтеп Атамнан нәрсә сорасагыз да, Ул сезгә бирер.
17
Минем сезгә әмерем шулдыр: бер-берегезне яратыгыз.
18
Әгәр дөнья сезгә нәфрәтләнә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Миңа нәфрәтләнгән иде.
19
Сез шушы фани дөньяныкы булсагыз, дөнья сезне үзенеке кебек итеп яратыр иде, ләкин сез бу дөньяныкы түгел; Мин, сезне сайлап алып, бу дөньядан аердым, шунлыктан дөнья сезгә нәфрәтләнә.
20
«Хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел» дигән сүзләремне хәтерегездә саклагыз. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар.
21
Мине җибәргән Затны белмәгәнгә күрә, дөнья халкы боларның барысын сез Минеке булган өчен эшләр.
22
Мин, килеп, аларга сөйләмәсәм, гаепләре булмас иде, ә хәзер аларның акланыр чаралары юк.
23
Миңа нәфрәтләнгән кеше Атама да нәфрәтләнә.
24
Бүтән беркем башкара алмаган эшләрне аларга эшләп күрсәтмәсәм, аларның гаебе булмас иде; ә хәзер, эшләремне күрсәләр дә, барыбер Миңа да, Атама да нәфрәтлеләр.
25
Кануннарындагы «алар Миңа бер сәбәпсездән нәфрәтләнде» дигән сүзләр тормышка ашсын өчен шулай булды бу.
26
Мин Атамнан сезгә Яклаучы җибәрәчәкмен. Ул – Атамнан килеп ирешкән хакыйкать Рухыдыр. Ул, килеп, Минем хакта шаһитлык бирәчәк.
27
Баштан ук Минем белән бергә булганга, сез дә Минем хакта шаһитлык бирәчәксез.
← Chapter 14
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 16 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21