bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 14
John 14
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 15 →
1
Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз.
2
Атам йортында урын күп. Әгәр шулай булмаса, сезгә урын әзерләргә барам, дип әйтер идеммени?
3
Барып урын әзерләгәч, сез дә минем янда булсын өчен, кабат килеп сезне Үзем белән алып китәрмен.
4
Минем кая барасымны һәм шунда илтә торган юлны сез беләсез.
5
Шулвакыт Томас: – Хакимем! Синең кайда китүең безгә билгесез, шулай булгач, анда барыр юлны каян белербез? – диде Гайсәгә.
6
– Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына һәркем бары Минем аша гына килә ала.
7
Әгәр Мине чынлап белгән булсагыз, Атамны да белер идегез. Шушы вакыттан башлап сез Аны беләсез һәм күрдегез дә инде, – дип җавап бирде Гайсә.
8
– Хакимем! Атаны күрсәт, безгә шул җитәр иде, – диде Аңа Филип.
9
– Филип, күпме вакытлар Мин сезнең арада, һәм син әле дә Мине белмисеңме? – диде Гайсә. – Мине күргән кеше Атамны да күргән була. Ничек инде син «Атаны күрсәт» дисең?
10
Мин – Атамда, Атамның исә Миндә булуына ышанмыйсыңмы? Сезгә сөйләгән сүзләрне Мин Үзлегемнән сөйләмим – Миндә булган Атам Үз эшен башкара.
11
«Мин – Атамда, Атам – Миндә» дигән сүзләремә ышаныгыз. Әйткәннәремә ышанмыйсыз икән, кылган эшләрем хакына Миңа ышаныгыз.
12
Хак сүз әйтәм сезгә: Миңа инанган кеше Мин башкарган эшләрне, хәтта аннан да зурракларын башкарыр, чөнки Мин Атам янына китәм.
13
Минем исемне әйтеп Атамнан нәрсә сорасагыз да, эшләрмен, һәм Углы шулай Атасының данын арттырыр.
14
Исемемне әйтеп нәрсә сорасагыз да – эшләрмен.
15
Әгәр Мине яратсагыз, әмерләремне үтәрсез.
16
Мин Атамнан сорармын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы бирер, ул Яклаучы сезнең белән мәңге булыр.
17
Әлеге Яклаучы – Хакыйкать Рухыдыр. Дөнья Аны кабул итә алмый, чөнки Аны күрми һәм белми. Ә сез Аны беләсез, чөнки Ул сезнең күңелегездә, һәм Ул һәрчак сезнең белән булыр.
18
Мин сезне ятим калдырмам, яныгызга килермен.
19
Бераздан дөнья Мине күрмәс, әмма сез күрерсез. Мин яшим икән, сез дә яшәрсез.
20
Мин – Атамда, сез – Миндә һәм Мин – сездә икәнне шул көнне белерсез.
21
Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәүче кеше Мине яратадыр. Ә Мине яраткан кешене Атам да яратыр, Мин дә яратырмын һәм аңа Үземне күрсәтермен.
22
– Хакимем! Ни өчен Син Үзеңне дөньяга түгел, безгә генә күрсәтергә телисең? – дип сорады Аңардан Яһүдә (Искариот түгел).
23
Гайсә аңа: – Мине яраткан кеше сүзләремне тотар. Шул чакта Атам да аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, бергә яшәрбез.
24
Мине яратмаган кеше сүземне тотмас. Ә бит сез ишетә торган сүз Миннән түгел, бәлки Мине җибәргән Атадан, – дип җавап бирде, аннары болай дип дәвам итте,
25
– боларны Мин яныгызда чакта әйтеп куям.
26
Ә Минем исемнән Атам җибәрәчәк Яклаучы – Изге Рух – сезне һәммә нәрсәгә өйрәтер һәм Мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерер.
27
Мин сезгә тынычлык калдырам, Үз тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма Мин биргән тынычлык кешеләр биргәненә охшамаган. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын.
28
«Сездән китәм һәм яныгызга янә киләчәкмен» дигәнемне ишеттегез. Әгәр Мине яратсагыз, Атам янына барам, дигән сүзләремә куаныр идегез, чөнки Атам Миннән бөегрәк.
29
Шушы хәлләр гамәлгә ашкач сез Миңа ышансын өчен, бу турыда сезгә алдан ук әйтеп куям.
30
Инде сезнең белән бүтән сөйләшә алмам, чөнки бу дөньяның хакиме килә. Минем өстән аның һичнинди хакимлеге юк,
31
әмма дөнья шуны белсен: Мин Атамны яратам һәм Атам Миңа нәрсә боерган булса, шуны башкарам. Ә хәзер торыгыз, китик моннан.
← Chapter 13
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 15 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21