bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 17
John 17
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 16
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 18 →
1
Шул сүзләрдән соң Гайсә күзен күккә күтәреп карады да: – Атам! Минем вакытым килде, – диде. – Углың Сиңа дан өстәсен өчен, Углыңны данла.
2
Син Углыңа ышанып тапшырган кешеләргә Ул мәңгелек тормыш бирсен дип, Син Аңа барча кешеләр өстеннән хакимлек бирдең.
3
Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – әнә шул мәңгелек тормыштыр.
4
Син тапшырган эшне башкарып чыгып, Мин Сиңа җирдә дан өстәдем.
5
Атам, әле дөнья яратылганчы ук Синең каршыңда булган данымны хәзер Миңа кайтар.
6
Син дөньядан сайлап алып Миңа тапшырган кешеләргә Мин исемеңне таныттым. Алар Синеке иде, һәм Син аларны Миңа бирдең. Алар Синең сүзеңне тоттылар һәм
7
хәзер инде Син Миңа биргән бар нәрсәнең Синнән икәнен беләләр.
8
Миңа әйткән сүзләреңне аларга җиткердем, һәм алар ул сүзләрне кабул иттеләр; Минем Синнән килүемне чын мәгънәсендә аңлап, Мине Син җибәргәнгә ышандылар.
9
Мин бөтен дөнья өчен түгел, ә бәлки алар өчен, Син Миңа биргән кешеләр өчен үтенәм, чөнки алар Синекеләр.
10
Минем бар нәрсәм – Синеке, Синең бар нәрсәң – Минеке; һәм шул кешеләр Миңа дан китерде.
11
Мин инде бу дөньяда түгел – Мин Синең янга барам, ә алар бу дөньяда кала. Изге Атам! Без Синең белән бердәм булган кебек, алар да бердәм булсын өчен, Син Миңа биргән исемеңнең кодрәте белән аларны сакла.
12
Алар арасында булганда Син Миңа биргән исемеңнең кодрәте белән аларны саклап тоттым. Мин аларны сакладым – һәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады, шулай итеп, Язмадагы сүзләр гамәлгә ашты.
13
Инде хәзер Синең яныңа барам; алар Минем шатлыкны уртаклаша алсын өчен, бу сүзләрне дөньяда чакта сөйлим.
14
Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем, һәм дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки Мин дөньяныкы булмаган кебек, алар да бу дөньяныкы түгел.
15
Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм.
16
Мин дөньяныкы булмаган кебек, алар да бу дөньяныкы түгел.
17
Аларны Үз хакыйкатең белән изге ит; хакыйкать ул – Синең Сүзеңдер.
18
Син Мине дөньяга озаткан кебек, Мин дә аларны дөньяга озаттым.
19
Хакыйкать юлы аша Сиңа багышлансыннар өчен, алар хакына Мин Үземне багышлыйм.
20
Мин алар өчен генә сорамыйм, аларның сүзләрен ишетеп, Миңа ышанучылар өчен дә сорыйм.
21
Алар барысы да бердәм булсыннар. Атам, Син – Миндә һәм Мин – Синдә булган кебек, алар да Бездә булсыннар; дөнья, шулай итеп, Мине Син җибәргәнгә ышаныр.
22
Без бердәм булган кебек, алар да бердәм булсын өчен, Син Миңа биргән данны аларга тапшырдым.
23
Мин – аларда, Син – Миндә. Мине Син җибәргәнне һәм Мине яраткан кебек аларны да яратканыңны дөнья танысын өчен, алар тулысынча бердәм булсыннар.
24
Атам! Син Миңа тапшырган кешеләрнең Мин барачак урында Минем белән бергә булуын телим. Дөнья яратылганчы ук Мине сөйгәнгә күрә, Син Миңа дан бирдең – шул данны алар күрсен иде.
25
Гадел Атам! Дөнья Сине белми, ә Мин беләм, бу кешеләр дә Мине Син җибәргәнне белә.
26
Миңа булган мәхәббәтең аларда да булсын дип һәм Үзем дә аларда булыйм дип, Мин аларга Синең исемеңне белдердем һәм тагын да белдерәчәкмен.
← Chapter 16
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 18 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21