bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 21
John 21
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 20
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
1
Шушы хәлләрдән соң Гайсә Тибериас күле буенда шәкертләренә янә күренде. Аның күренүе болай булды:
2
Шимун-Петер, Игезәк кушаматлы Томас, Гәлиләянең Кәна шәһәреннән Натанаил, Зебедәй угыллары һәм Гайсәнең тагын ике шәкерте бергә җыелган иде.
3
Шимун-Петер: – Балык тотарга барам, – дип әйтте. – Без дә синең белән барабыз, – диде башка шәкертләр. Алар көймәгә утырып йөзеп киттеләр, әмма ул төнне һичнәрсә тота алмадылар.
4
Таң атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләре Аны танымады.
5
– Дусларым, ашардай берәр нәрсә тота алдыгызмы? – дип сорады Гайсә. – Юк, – дип җавап бирде тегеләр.
6
– Ятьмәне көймәнең уң ягына салыгыз – тотарсыз, – диде Ул. Алар шулай иттеләр һәм эләккән балыкның күплегеннән ятьмәне тартып чыгара алмадылар.
7
Гайсәнең яраткан шәкерте шунда Петергә: – Бу – Хакимебез! – диде. «Хакимебез» дигәнне ишеткәч, Шимун-Петер киемен тәненә урады да (ул чишенгән иде) көймәдән суга сикерде.
8
Ә башка шәкертләр, балык тулган ятьмәне сөйрәп, чама белән йөз кырык аршын ераклыктагы ярга таба көймәдә киттеләр.
9
Ярга чыккач, учактагы күмер өстендә яткан балыкны күрделәр; учак янында икмәк тә бар иде.
10
Гайсә аларга: – Тоткан балыкның беразын монда алып килегез, – диде.
11
Шимун-Петер көймәгә кереп эре-эре балык тулган ятьмәне ярга тартып чыгарды. Анда йөз илле өч балык булуга карамастан, ятьмә ертылмаган иде.
12
Шәкертләренә Гайсә: – Ашарга килегез, – диде. Аларның берсе дә «Син кем?» дип сорарга батырчылык итмәде, чөнки Аның Хаким Гайсә икәнен белә иделәр.
13
Гайсә якынрак килеп икмәкне алды да аларга өләшеп чыкты, шулай ук балыкны да таратты.
14
Бу инде Гайсәнең үлеп терелгәннән соң шәкертләренә өченче тапкыр күренүе иде.
15
Ашап туйганнан соң, Шимун-Петердән Гайсә: – Яхъя углы Шимун! Син Мине башка шәкертләремнән ныграк яратасыңмы? – дип сорады. – Әйе, Хакимем! Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде Петер. Гайсә аңа: – Минем бәрәннәрне кайгырт! – диде.
16
Аннары Ул кабат: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер Аңа: – Әйе, Хакимем! Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде. – Минем сарыкларны көт, – диде Гайсә.
17
Ул өченче тапкыр Петердән: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер, Аның «син Мине яратасыңмы?» дип өченче мәртәбә соравына көенеп: – Хакимем! Син бөтенесен беләсең. Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде. Гайсә аңа: – Минем сарыкларны кайгырт, – диде. –
18
Хак сүз әйтәм сиңа: яшь чакта син билбавыңны үзең бәйли идең дә теләгән җиреңә бара идең, ә картайгач кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, билбавыңны бәйләп, теләмәгән җиреңә алып барыр.
19
Гайсә бу сүзләрне Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан Ул аңа: – Минем арттан бар! – диде.
20
Шулчак Петер борылып карады да артларыннан Гайсәнең яраткан шәкерте килгәнне күрде. Кичке аш вакытында Гайсәнең күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Хакимем! Сиңа кем хыянәт итәчәк?» дип сораган шәкерт иде бу.
21
Петер, аны күргәч, Гайсәдән: – Хакимем! Аның белән нәрсә булачак? – дип сорады.
22
Гайсә аңа: – Мин кабат килгәнче аның яшәвен телим икән, анда синең ни эшең бар? Минем арттан баруыңны бел! – диде.
23
Шунлыктан шәкертләр арасында «ул шәкерт үлмәячәк» дигән сүз таралды. Әмма Гайсә «ул үлмәячәк» димәде бит, «Мин кабат килгәнче аның яшәвен телим икән, анда синең ни эшең бар?» дип кенә әйтте.
24
Нәкъ менә шул шәкерт, әлеге вакыйгалар турында шаһитлык кылып, боларны язып калдырды да инде. Ә аның шаһитлыгы хак икәнне без беләбез.
25
Гайсә моннан башка да күп эшләр башкарды, әмма аларның һәммәсе турында тәфсилләп яза башласаң, ул китаплар дөньяга сыймас иде, дип уйлыйм.
← Chapter 20
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21