bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 7
John 7
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 8 →
1
Яһүдиләр Гайсәне үтерергә ният кылганлыктан, Яһүдиягә Ул барырга теләмәде, Гәлиләя буйлап йөрде.
2
Яһүдиләрнең Чатырлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә
3
энеләре Аңа: – Монда калма, Син башкарган эшләрне шәкертләрең дә күрсен өчен Яһүдиягә бар.
4
Үзен танытырга теләгән кеше яшерен рәвештә эш башкармый. Андый эшләр кыласың икән, Үзеңне дөньяга күрсәт, – диде.
5
Аңа хәтта энеләре дә ышанып бетми иде.
6
Гайсә аларга болай дип әйтте: – Минем әле вакытым җитмәгән, ә сезнең өчен теләсә кайсы вакыт кулай.
7
Дөнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миңа нәфрәтләнә, чөнки Мин аның явыз эшләрен фаш итәм.
8
Сез барыгыз, ә Мин бу бәйрәмгә бармыйм, чөнки әле вакытым җитмәгән.
9
Шулай итеп, Гайсә Гәлиләядә калды.
10
Әмма энеләре киткәч, беркемгә белгертмичә, яшерен рәвештә Үзе дә бәйрәмгә барды.
11
Яһүдиләрнең башлыклары, «кайда икән Ул?» дип сорашып, бәйрәм вакытында Аны эзләп йөрделәр.
12
Аның хакында халык арасында күп сүзләр йөрде. Берәүләр «Ул яхшы Кеше» дисә, икенчеләре «юк, Ул халыкны аздыра» диде.
13
Әмма яһүдиләрнең башлыкларыннан курыкканга, Аның хакында беркем дә ачык итеп сөйләмәде.
14
Бәйрәм урталарында Гайсә, Аллаһы йортына кереп, халыкны өйрәтә башлады.
15
– Беркайда укымаса да, ничек шулай күп белә икән Ул? – дип гаҗәпләнде яһүдиләр.
16
– Мин өйрәткән нәрсәләр Үземнеке түгел, Мине җибәргән Затныкы, – диде Гайсә аларга. –
17
Ихлас күңелдән Аның ихтыярын үтәргә теләгән кеше бу өйрәтүләрем Аллаһыданмы, әллә Минем Үз сүзләремме икәнен белер.
18
Үз исеменнән сөйләүче үзенә дан эзли, ә Үзен җибәргән Затка дан-шөһрәт яулаучы эчкерсездер, һәм Аңарда ялган юк.
19
Муса сезгә Канун бирде түгелме? Әмма берегез дә Канунны үтәми. Нәрсә өчен сез Мине үтерергә йөрисез?
20
– Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә тели? – диде халык.
21
Гайсә сүзен дәвам итте: – Мин бары бер эш кылдым, һәм сез шуңа гаҗәпләнәсез.
22
Муса сезгә сөннәт бирде (гәрчә ул Мусадан түгел, ата-бабалардан килә), һәм сез хәтта шимбә көнне дә балаларны сөннәткә утыртасыз.
23
Әгәр сез Муса кануны бозылмасын өчен ир баланы шимбә көнне дә сөннәтлисез икән, шимбә көнне бер кешене тулысынча савыктырган өчен нигә Миңа ачу тотасыз?
24
Эшнең асылына төшенмичә хөкем итмәгез – хөкемегез хак булсын!
25
Шунда кайбер иерусалимлеләр: – Яһүдиләрнең башлыклары үтерергә теләгән Кеше шушымы инде? – диде. –
26
Әнә ич Ул ачыктан-ачык халык алдында сөйли, һәм Аны тыючы юк. Әллә башлыклар Аның дөрестән дә Мәсих икәнен белде микән?
27
Ләкин без бу кешенең кайдан икәнен беләбез. Мәсих килгәндә исә Аның кайдан булуын һичкем белмәс.
28
Аллаһы йортында халыкны өйрәтүен дәвам итеп, Гайсә көчле тавыш белән болай диде: – Сез Минем кем икәнемне дә, кайдан килгәнемне дә беләсез. Алай да, Мин үзбелдегем белән килмәдем. Мине сез белмәгән Хак Зат җибәрде.
29
Мин Аны беләм, чөнки Мин Аңардан килдем – Мине Ул җибәрде.
30
Алар Гайсәне тотып алырга теләде, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чөнки Аның вакыты җитмәгән иде әле.
31
Халык арасында исә күпләр Аңа ышанды һәм: – Мәсих, килгәч, бу Кешегә караганда күбрәк могҗизалар күрсәтер микән? – диеште.
32
Халыкның Гайсә турындагы шушы бәхәсләрен ишеткән фарисейлар, баш руханилар белән бергәләп Аны кулга алыр өчен, Аллаһы йорты сакчыларын юлладылар.
33
Гайсә халыкка: – Мин сезнең арада озак булмам – Мине җибәргән Зат янына китәчәкмен.
34
Сез Мине эзләрсез, ләкин таба алмассыз һәм Мин китәсе урынга да килә алмассыз, – дип әйтте.
35
Моны ишеткән яһүдиләр үзара: – Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасында яшәүче яһүдиләр янына китеп, грекларны өйрәтергә тели микән?
36
«Сез Мине эзләрсез, ләкин таба алмассыз һәм Мин китәсе урынга да килә алмассыз» дигән сүзләре нәрсә аңлата икән? – диештеләр.
37
Бәйрәмнең соңгы, бөек көнендә Гайсә торып басты да көчле тавыш белән болай дип белдерде: – Сусаган кеше яныма килсен һәм эчсен.
38
Миңа ышанган кешенең, Язмада әйтелгәнчә, «күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак».
39
Ул моны Үзенә ышанган кешеләр алачак Рух хакында әйтте; Гайсәгә әле Аллаһы шөһрәте бирелмәгәнгә, аларга Изге Рух иңмәгән иде.
40
Гайсәнең сүзләрен ишеткән кешеләрнең кайберләре: – Бу чыннан да вәгъдә ителгән Пәйгамбәр бит, – диде.
41
Икенчеләре: – Бу – Мәсих, – дисә, башкалар: – Мәсих Гәлиләядән килергә тиешмени?
42
Язмада «Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт яшәгән Бәйт-Лехем авылыннан киләчәк» дип әйтелгән түгелме? – диде.
43
Шулай итеп, халык арасында Гайсә турында бәхәс чыкты.
44
Кайберләре Аны тотып алырга теләде, ләкин һичкем Аңа кул күтәрмәде.
45
Сакчылар Гайсәсез генә әйләнеп кайткач, баш руханилар белән фарисейлар алардан: – Ни өчен Аны тотып китермәдегез? – дип сорады.
46
– Моңарчы берәүнең дә ул Кеше кебек сөйләгәне юк иде, – дип җавап бирде тегеләр.
47
– Нәрсә, әллә Ул сезне дә алдадымы? – диде фарисейлар. –
48
Башлыкларның яки фарисейларның берәрсе Аңа инандымы соң?
49
Ә Канунны белмәүче бу халык каргыш астындадыр!
50
Шунда фарисейларның берсе, кайчандыр Гайсә янында булып киткән Никәдим, болай диде:
51
– Кешене тыңламый торып һәм аның ни кылганын ачыкламыйча, безнең Канун хөкем чыгарырга рөхсәт итәмени?
52
– Әллә син дә Гәлиләядәнме? Язманы тикшереп карасаң, күрерсең: Гәлиләядән бер генә пәйгамбәрнең дә киләсе юк, – дип җавап бирделәр аңа. [
53
Шуннан барысы да өйләренә таралышты.
← Chapter 6
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 8 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21