bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 9
John 9
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 10 →
1
Үтеп барышлый Гайсә тумыштан сукыр бер кешене күрде.
2
Шәкертләре Аңардан: – Остаз, бу кеше нилектән сукыр булып туган икән? Ул үзе гөнаһ кылганмы, әллә ата-анасымы? – дип сорады.
3
– Юк, ул үзе дә, ата-анасы да гаепле түгел, – дип җавап бирде Гайсә. – Аллаһының кодрәте күренсен өчен сукыр булып туды ул.
4
Көн узып беткәнче, Мине җибәргән Затның эшләрен башкарырга тиешбез. Төн җитеп килә, һәм ул вакытта инде беркем берни эшли алмас.
5
Дөньяда чагымда Мин – дөньяга яктылык.
6
Шулай дигәннән соң, Ул туфракка төкерде дә шуны сукыр адәмнең күзенә сылады, аннары
7
аңа: – Шилуах буасына барып юын, – диде. (Шилуах – «җибәрелгән» дигәнне аңлата.) Ул барып юынды һәм, күзләре ачылып, кире әйләнеп килде.
8
Күршеләре һәм элек аның хәер сорап утыруын күргән кешеләр: – Хәер сорап утырган теге кеше түгелме соң бу? – диештеләр.
9
Берәүләр: – Әйе, шул кеше, – дисә, икенчеләр: – Юк, аңа охшаган гына, – диде. Күзләре ачылган кеше исә: – Шул кеше мин, – дип әйтә иде.
10
– Күзләрең ничек ачылды соң? – дип сораучыларга ул:
11
– Гайсә исемле Кеше, туфракка төкереп, шуны күземә сылады да, Шилуах буасына барып юын, диде. Мин барып юындым һәм күзләрем ачылды, – дип җавап бирә иде.
12
Аңардан: – Ул Кеше кайда? – дип сорасалар: – Белмим, – дип әйтә иде.
13
Әүвәле сукыр булган кешене фарисейлар янына алып бардылар,
14
чөнки Гайсә туфрак сылап аны савыктырган көн шимбә иде.
15
Фарисейлар да аңардан ничек күрә башлавы хакында сораштылар. Ул аларга: – Ул, туфракка төкереп, шуны күземә сылады, аннары мин күземне юдым да күрә башладым, – диде.
16
Шунда кайбер фарисейлар: – Бу Кеше Аллаһыдан түгел, чөнки шимбә көннең кагыйдәләрен үтәми, – диделәр. – Гөнаһлы кеше мондый могҗизалы гамәлләрне ничек эшли алсын? – дип каршы төште икенчеләре. Һәм алар арасында бәхәс чыкты.
17
Шуннан алар әүвәле сукыр булган адәмнән кабат сораштырырга тотындылар: – Аның турында син Үзең нәрсә әйтә аласың? Синең күзләреңне Ул ачты бит. – Ул – Пәйгамбәр, – дип җавап бирде күзләре ачылган кеше.
18
Әмма яһүдиләр аның әүвәле сукыр булып хәзер күрә башлавына ышанырга теләмәделәр, аның ата-анасын чакырып,
19
алардан: – Тумыштан сукыр дигән углыгыз шушымы? Әмма хәзер ул ничек күрә башлады? – дип сорадылар.
20
– Аның углыбыз икәнен дә, сукыр булып туганын да беләбез, – дип җавап бирде ата-анасы, –
21
әмма ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканны да белмибез. Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз, үзе хакында үзе сөйләсен.
22
Тумыштан сукыр кешенең ата-анасы яһүдиләрдән курыкканга шулай диде, чөнки яһүдиләр Гайсәнең Мәсих икәнен таныган һәркемне гыйбадәтханәдән куарга карар кылган иде.
23
Әнә шуңа күрә теге адәмнең ата-анасы «ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз» диде.
24
Шуннан яһүдиләр, тумыштан сукыр кешене икенче тапкыр чакырып, аңа: – Аллаһы алдында дөресен әйт! Без ул Кешенең гөнаһлы икәнен беләбез, – диделәр.
25
– Гөнаһлымы, түгелме, анысы миңа билгесез, – дип җавап бирде теге адәм. – Мин шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм.
26
– Нәрсә эшләде соң Ул? Күзеңне ничек ачты? – дип кабатлап сорадылар аңардан.
27
– Мин сезгә сөйләгән идем инде, ләкин сез тыңламадыгыз. Нишләп тагын ишетәсегез килә? Әллә сез дә Аның шәкертләре булырга җыенасызмы? – диде ул.
28
Тегеләр, аны мыскыллап: – Син үзең Аның шәкерте! Без – Муса шәкертләре!
29
Без Аллаһының Муса белән сөйләшкәнен беләбез, ә бу Адәмнең кайдан икәнлеге дә билгесез, – диделәр.
30
Күзе ачылган кеше аларга: – Шунысы гаҗәп тә: сез Аның кайдан икәнлеген белмисез, ә Ул минем күзләремне ачты! – диде. –
31
Аллаһының гөнаһлыларны тыңламавын без беләбез, Ул бары тик Үзенә табынучыны һәм Аның ихтыярын үтәүчене генә тыңлый.
32
Тумыштан сукыр кешенең күзләре ачылу турында гомердә дә ишетелгәне юк иде.
33
Әгәр ул Кеше Аллаһыдан булмаса, андый эшне башкара алмас иде.
34
– Син гөнаһ эчендә тугансың, инде безне өйрәтәсеңме? – дип алар аны куып чыгардылар.
35
Фарисейларның әлеге кешене куып чыгаруларын ишеткәч, Гайсә аны эзләп табып: – Син Адәм Углына ышанасыңмы? – дип сорады.
36
– Әфәндем, мин Аңа ышансын өчен, Аның кем икәнен әйт миңа, – дип җавап бирде теге.
37
– Син Аны күрдең. Хәзер Ул синең белән сөйләшеп тора, – диде Гайсә.
38
– Хакимем, мин ышанам! – диде теге кеше, Гайсә алдында җиргә кадәр башын иеп.
39
– Бу дөньяга Мин сукырларның күзе ачылсын, ә күзлеләр сукырайсын дип хөкем итәргә килдем, – диде Гайсә.
40
Аның янында торган кайсыбер фарисейлар, моны ишетеп: – Нәрсә, димәк, без дә сукырмыни? – дип сорадылар.
41
– Әгәр сез чынлап та сукыр булсагыз, гөнаһлы булмас идегез. Ә сез, «күрәбез» дигәнлектән, гөнаһыгыз өчен үзегез җаваплы, – диде аларга Гайсә.
← Chapter 8
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 10 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21