bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 5
John 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 6 →
1
Шуннан соң Гайсә яһүдиләрнең бер бәйрәменә Иерусалимгә килде.
2
Иерусалимдәге Сарык капкасы янында яһүдчә Бәйт-Хазда дип аталган буа булып, аның тирәли урнашкан биш әйванда
3
[суның дулкынлана башлавын көтеп] бик күп авырулар – сукырлар, аксаклар һәм паралич суккан кешеләр ята иде. [
4
Чөнки Раббының бер фәрештәсе вакыт-вакыт буага төшеп суны дулкынландыруга, беренче булып шунда кергән кеше, нинди авыруы булса да, савыга икән.]
5
Анда утыз сигез ел буе авырудан интеккән бер кеше бар иде.
6
Гайсә шул кешене күреп һәм озак вакытлар урын өстендә ятуын белеп аңардан: – Савыгасың киләме? – дип сорады.
7
– Әфәндем, су чайкалган вакытта мине буага төшерер кеше юк бит. Мин анда барып җиткәнче, башка берәү инде төшеп өлгергән була, – дип җавап бирде авыру. Шуннан Гайсә аңа:
8
– Тор, ятагыңны ал да кайтып кит, – диде.
9
Әлеге кеше шунда ук савыкты һәм ятагын алып кайтып китте. Бу хәл шимбә көнне булды.
10
Шуңа күрә яһүдиләр савыккан кешегә: – Кануныбыз буенча шимбә көнне ятагыңны күтәреп йөрергә рөхсәт ителми! – диделәр.
11
Әмма ул болай җавап бирде: – Мине савыктырган Кеше «тор, ятагыңны ал да кайтып кит» дип әйтте.
12
– «Тор, ятагыңны ал да кайтып кит» дигән Кеше кем ул? – дип сорадылар аңардан.
13
Гайсә халык арасына кереп югалганга, савыккан кеше Аның кем икәнен белми калды.
14
Соңрак Гайсә аны Аллаһы йортында очратып: – Менә син савыктың. Тагын да начаррак хәлгә тарымас өчен, моннан ары гөнаһ кылма, – диде.
15
Ул кеше, яһүдиләр янына барып, үзен савыктыручының Гайсә икәнен әйтте.
16
Шушы эшне Гайсә шимбә көнне башкарган өчен, яһүдиләр Аны эзәрлекли башлады.
17
Гайсә исә аларга: – Минем Атам һәрвакыт эшләгәнгә, Мин дә һаман эшлим, – диде.
18
Яһүдиләр Аны шимбә көнен бозган өчен генә түгел, ә бәлки, Аллаһыны Үзенең Атасы дип әйтеп, Үзен Аллаһыга тиңләгән өчен дә үтерергә теләделәр.
19
Гайсә аларның бу теләкләренә: – Хак сүз әйтәм сезгә: Угыл Үзе генә һичнәрсә эшли алмый. Ул бары тик Атасыннан күргәнне генә эшли, – диде. – Атасы ни кылса, Углы да шуны эшләр.
20
Чөнки Ата Үзенең Углын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтеп башкара. Ул Аңа сезнең исегез китәрлек тагын да зуррак эшләр күрсәтер әле.
21
Ата, үлгәннәрне терелтеп аларга тормыш биргән кебек, Углы да кемгә тели – шуңа тормыш бирә.
22
Ата беркемне хөкем итми, ә Үзенә хөрмәт күрсәткән һәркем Углына да хөрмәт күрсәтсен өчен, Ул бөтен хөкемне Углына тапшырды. Угылны ихтирам итмәгән кеше Аны җибәргән Атасын да ихтирам итми.
24
Хак сүз әйтәм сезгә: сүземне тыңлаучы һәм Мине җибәргән Затка ышанучы кеше мәңгелек тормышка ия. Ул кеше хөкемгә дучар булмаячак, чөнки инде үлемнән тормышка күчкән санала.
25
Сезгә хак сүз әйтәм: үлеләрнең Аллаһы Углы тавышын ишетер вакыт җитә һәм килеп җитте дә инде. Аны ишеткәннәр терелер.
26
Аллаһы Үзе тормыш чыганагы булган кебек, нәкъ шулай ук Углын да Ул тормыш чыганагы итте.
27
Атасы Аңа хөкем итү хокукын да тапшырды, чөнки Ул – Адәм Углыдыр.
28
Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Углының тавышын ишетер вакыт җитә.
29
Шунда үлеләр каберләреннән чыгачак: яхшылык эшләгәннәре – яшәү өчен, ә явызлык кылганнары хөкем ителү өчен тереләчәк.
30
Мин Үзлегемнән бернәрсә эшли алмыйм; Аңардан ничек ишетсәм, шулай хөкем итәм, һәм Минем хөкемем – гадел, чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәргә тырышам.
31
Әгәр дә Мин Үзем хакында Үзем шаһитлык бирсәм, шаһитлыгым бернигә тормас иде.
32
Ләкин Минем хакта шаһитлык бирүче башка Берәү бар, һәм Мин беләм: Аның шаһитлыгы хак.
33
Сез Яхъя янына үзегезнең кешеләрегезне җибәрдегез, һәм ул хакыйкать турында шаһитлык бирде.
34
Мин кешеләрнең шаһитлыгына мохтаҗ түгел, Мин боларны сез котылсын өчен сөйлим.
35
Яхъя янып-балкып торган яктырткыч иде, һәм сез аның яктысында бераз булса да куанырга теләдегез.
36
Әмма Минем шаһитлыгым Яхъяныкыннан зуррак. Атам Миңа башкарырга кушкан һәм Мин башкара торган эшләр Минем Атадан килүем турында шаһитлык итә.
37
Мине җибәргән Атам Үзе дә Минем хакта шаһитлык кылды. Сезнең беркайчан да Аның тавышын ишеткәнегез, йөзен күргәнегез юк.
38
Аның сүзе сезнең күңелдә яшәми, чөнки сез Ул җибәргән Затка ышанмыйсыз.
39
Мәңгелек тормышка ия булырга теләп, сез Язмада әйтелгәннәрне җентекләп тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаһитлык бирә.
40
Әмма тормыш алыр өчен сез Минем янга килергә теләмисез.
41
Кешеләрнең данлавына мохтаҗ түгел Мин,
42
әмма шуны беләм: сезнең күңелдә Аллаһыны ярату юк.
43
Мин Атам исеменнән килдем, һәм сез Мине кабул итмисез, әмма үз исеменнән килгән башка берәүне кабул итәрсез.
44
Сез бер-берегездән мактау көтәсез, әмма бердәнбер Аллаһыдан макталыр өчен бернинди тырышлык куймыйсыз. Шулай булгач, ничек ышана алырсыз икән?
45
Тик шулай да Мин сезне Атам алдында гаепләрмен дип уйламагыз. Сезне гаепләүче – сез өмет баглаган Муса.
46
Әгәр сез Мусага ышансагыз, Миңа да ышаныр идегез, чөнки ул Минем хакта язды.
47
Аның язганнарына ышанмагач, Минем сүзләремә ничек ышанырсыз?
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 6 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21