bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 10
John 10
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 11 →
1
Хак сүз әйтәм сезгә: сарык утарына капкадан түгел, башка юл белән кергән кеше – карак һәм юлбасар.
2
Ә капкадан керүче – сарыкларның көтүчесе:
3
сакчы аңа капканы ача, сарыклар аның тавышын таный, һәм ул аларны исемнәре белән чакырып утардан алып чыга.
4
Сарыкларның бөтенесен алып чыккач, алар алдыннан атлый, ә сарыклар, аның тавышын таныганга, артыннан ияреп бара.
5
Чит кешегә исә алар иярми, тавышы таныш булмаганга, аңардан качып китә.
6
Гайсә сөйләгән әлеге кинаяле хикәянең мәгънәсен кешеләр аңламады.
7
Шуңа күрә Гайсә, сүзен дәвам итеп, болай диде: – Хак сүз әйтәм сезгә: Мин – сарыклар өчен капка.
8
Миннән алда килгәннәрнең барысы да карак, юлбасар иде, һәм сарыклар аларны тыңламады.
9
Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йөриячәк һәм көтүлек табачак.
10
Карак бит урлау, үтерү һәм һәлак итү өчен генә килә. Мин исә тормыш бирергә, мул тормыш бирергә дип килдем.
11
Мин – яхшы Көтүче. Яхшы көтүче үзенең сарыклары өчен җанын да кызганмый.
12
Ә ялланган көтүче – чын көтүче түгел ул; сарыклар үзенеке булмаганга, аларны кайгыртмый: бүре килгәнне күрсә, сарыкларны ташлап кача; бүре һөҗүм иткәч, сарыклар таралып бетә.
14
Мин – яхшы Көтүче. Атам – Мине, ә Мин Атамны таныган кебек, Мин Үземнең сарыкларымны таныйм, алар исә Мине таный. Сарыкларым өчен Мин җанымны бирәм.
16
Минем бу утардан тыш башка сарыкларым да бар, Мин аларны да алып килергә тиешмен. Алар Минем тавышыма буйсыначак, шулай итеп, бер генә көтү һәм бер генә көтүче булачак.
17
Җанымны яңадан кабул итү өчен бирәм Мин аны, Атам Мине әнә шуның өчен ярата.
18
Җанымны Мин Үз ихтыярым белән бирәм, Аны Миннән беркем тартып ала алмый, аны бирергә дә, кире алырга да хокукым бар, чөнки Атамның ихтыяры шундый.
19
Шушы сүзләрдән соң яһүдиләр арасында янә бәхәс чыкты.
20
Аларның күбесе: – Аңарда җен бар, саташа Ул. Нигә тыңлыйсыз Аны? – диде.
21
Башкалары исә: – Җенле кешенең сүзләре түгел бу. Җен сукырның күзен ача аламыни? – дип каршы төште.
22
Кыш җитте. Иерусалимдә Яңару бәйрәме иде.
23
Гайсә Аллаһы йортында Сөләйман әйванында йөргән чакта,
24
Аның тирәсенә яһүдиләр җыелды. – Кайчанга кадәр Син безнең түземлекне сынарга уйлыйсың? Мәсих булсаң, ачык итеп әйт, – диделәр Аңа.
25
Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Мин сезгә әйткән идем инде, ә сез ышанмадыгыз. Атам исеменнән башкарган эшләрем Минем хакта шаһитлык кыла.
26
Әмма сез ышанмыйсыз, чөнки Минем сарыкларым түгелсез.
27
Сарыкларым тавышымны таныйлар, Мин дә сарыкларымны беләм, һәм алар артымнан бара.
28
Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм, һәм алар беркайчан һәлак булмаячак, аларны Миннән беркем тартып алмаячак.
29
Аларны Миңа биргән Атам һәммәсеннән бөек. Атамның кулыннан аларны тартып алырга беркемнең көче җитмәячәк.
30
Мин һәм Атам – икебез бер.
31
Шуннан яһүдиләр, Аны үтермәкче булып, тагын кулларына таш алдылар.
32
– Мин сезгә Атам исеменнән күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсы өчен Мине таш атып үтерергә телисез? – диде Гайсә.
33
Яһүдиләр Аңа: – Без Сине яхшы эшләрең өчен түгел, ә бәлки көфер сүз сөйләвең, кеше булуыңа карамастан, Үзеңне Аллаһы итеп күрсәтүең өчен үтермәкчебез, – дип җавап бирделәр.
34
Ә Гайсә аларга болай диде: – Кануныгызда Аллаһының «әйтәм бит: сез – илаһлар» дигән сүзләре язылган түгелме соң?
35
Ә Язманы юкка чыгарып булмый. Әгәр Аллаһы Сүзе бирелгән кешеләрне Ул «илаһлар» дип атаган икән,
36
ничек итеп сез, «Мин – Аллаһы Углы» дип әйткәнем өчен, Миңа – Аллаһы сайлап алган һәм бу дөньяга җибәргән Затка – «көфер сөйлисең» дип әйтә аласыз?
37
Атамның эшләрен башкармыйм икән, Миңа ышанмагыз.
38
Ә инде башкарам икән, Минем Үземә ышанмасагыз да, кылган эшләремә ышаныгыз. Әнә шунда инде сез Атамның – Миндә, ә Минем – Атамда булуымны аңларсыз һәм белерсез.
39
Шунда Гайсәне тагын кулга алмакчы булдылар, әмма Ул качып китте дә
40
кабат Үрдүн аръягына, элек Яхъя кешеләрне суга чумдырган урынга юл тотты һәм шунда калды.
41
Аның янына күпләр килеп бер-берсенә: – Яхъя бер могҗиза да күрсәтмәгән иде, әмма аның бу Кеше турында әйткән бөтен сүзләре дөрес, – диештеләр.
42
Һәм шунда җыелган кешеләрнең күбесе Гайсәгә иман китерде.
← Chapter 9
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 11 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21