bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 2
John 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 3 →
1
Ике көннән соң Гәлиләя өлкәсенең Кәна шәһәрендә туй булды, анда Гайсәнең анасы да катнашты.
2
Гайсә дә Үзенең шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде.
3
Шәраб җитмәгәч, анасы Гайсәгә: – Аларның шәраблары беткән, – диде.
4
– Нигә син моны Миңа әйтәсең, ханым? Минем әле вакытым җитмәгән, – диде аңа Гайсә.
5
Анасы хезмәтчеләргә: – Ул нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде.
6
Анда яһүдиләр пакьләнү өчен тоткан ике-өч үлчәм су сыйдырышлы алты таш чүлмәк тора иде.
7
Гайсә хезмәтчеләргә: – Чүлмәкләргә су тутырыгыз, – дип әйткәч, алар чүлмәкләрне мөлдерәмә итеп тутырдылар.
8
Шуннан соң Гайсә аларга: – Инде чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез, – диде. Тегеләр илтеп бирделәр.
9
Туй башлыгы шәрабның кайдан икәнен белми иде. Бу хакта суны чумырып алган хезмәтчеләргә генә мәгълүм иде. Туй башлыгы, шәрабка әйләнгән суны татып карагач, кияүне үз янына чакырып алып:
10
– Кешеләр башта табынга яхшы шәрабны куя, ә инде җитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны азакка калдыргансың, – диде.
11
Шулай итеп, Гәлиләянең Кәна шәһәрендә могҗизалы гамәлләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертләре Аңа ышаныч белдерде.
12
Шуннан соң Ул, анасы, энеләре һәм шәкертләре белән бергә Кәпәрнаум шәһәренә килеп, берничә көнгә шунда калды.
13
Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме алдыннан Гайсә Иерусалимгә килде.
14
Аллаһы йортының ихатасында үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны, өстәл янында акча алмаштырып утыручыларны күргәч, Ул,
15
баудан чыбыркы үреп, сарыклары, үгезләре белән бергә һәммәсен Аллаһы йортыннан куып чыгарды; акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрде, өстәлләрен аударды;
16
күгәрчен сатучыларга: – Алып китегез боларны! Атамның йортын базарга әйләндермәгез! – диде.
17
Шунда Гайсәнең шәкертләре Язмадагы «Йортың өчен җан атып көям Мин» дигән сүзләрне исләренә төшерде.
18
Яһүдиләр Гайсәдән: – Болай эшләргә хокукың барлыгын безгә нинди билге-ишарә белән исбатлый аласың? – дип сорадылар.
19
– Бу Аллаһы йортын җимереп ташлагыз, Мин аны өч көндә яңадан төзиячәкмен, – диде аларга Гайсә.
20
Моңа җавап итеп яһүдиләр: – Бу Йорт кырык алты ел төзелде, ә Син аны өч көндә торгызмакчы буласыңмы? – дип әйттеләр.
21
Әмма Гайсә, Аллаһы йорты дип, Үзенең тәне хакында әйткән иде.
22
Гайсә үледән терелеп торганнан соң, шәкертләре, Аның шушы хакта әйткәннәрен искә төшереп, Язмага да, Гайсәнең сүзләренә дә ышандылар.
23
Котылу бәйрәме көннәрендә Аның Иерусалимдә күрсәткән могҗизалы гамәлләрен күреп, күпләр Гайсәгә иман китерде.
24
Әмма Гайсә, кеше күңелендә ни барын белеп торганлыктан, аларга ышаныч багламады. Кемнеңдер башка берәү турында сөйләвенә Аның ихтыяҗы булмады, чөнки кеше күңелендә нәрсә барлыгын Ул Үзе белә иде.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21