bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 13
John 13
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 14 →
1
Котылу бәйрәме алдыннан Гайсә бу дөньядан Атасы хозурына китәр вакыт җиткәнне белә иде. Үзе артыннан ияргән шәкертләрен бу дөньяда ничек яраткан булса, аларны ахыргача шулай яратуын Ул эшләре белән раслады.
2
Кичке аш вакыты иде. Гайсәгә хыянәт итү фикерен иблис инде Шимун углы Яһүдә Искариот күңеленә салган иде.
3
Гайсә исә Атасының һәрнәрсәне Аның кулына тапшырганын һәм Үзенең Аллаһыдан килеп Аллаһы янына китәсен белә иде.
4
Шуңа күрә Ул, табын яныннан торып, өс киемен салды да биленә сөлге урады.
5
Шуннан соң ләгәнгә су салды һәм шәкертләренең аякларын юып билендәге сөлге белән сөртә башлады.
6
Шимун-Петергә чират җиткәч, Гайсәгә ул: – Хакимем! Минем аякны юмакчы буласыңмы? – диде.
7
– Минем нәрсә эшләгәнемне син әлегә аңламыйсың, – дип җавап бирде Гайсә, – әмма соңыннан аңларсың.
8
– Минем аякны Син һичкайчан юмассың! – диде Петер. – Аягыңны юмасам, Минеке дип саналмассың, – дип җавап бирде Гайсә.
9
– Хакимем! – диде Шимун-Петер. – Алайса, аягымны гына түгел, кулларымны да, башымны да юа күр.
10
– Юынган кешенең тәне чиста була, аягыннан гайре аның бүтән җирен юу кирәк түгел, – диде Гайсә. – Сез чиста, әмма барыгыз да түгел.
11
Үзенә кемнең хыянәт итәчәген белгәнгә, Ул «сезнең барыгыз да чиста түгел» диде.
12
Шәкертләренең аякларын юып бетергәч, өстенә киеп, Ул яңадан урынына барып утырды һәм аларга болай диде: – Минем нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы?
13
Сез Мине Остаз, Хаким дип атыйсыз. Сез хаклы: Мин нәкъ шулмын.
14
Әгәр дә Мин, сезнең Хакимегез һәм Остазыгыз, аягыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аягын юарга тиеш.
15
Минем кебек эшләгез дип, сезгә үрнәк күрсәттем.
16
Хак сүз әйтәм сезгә: хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, илче дә үзен җибәрүчедән бөек түгел.
17
Сез хәзер моны беләсез. Белгәнегезне үтисез икән, бәхетле булырсыз.
18
Мин барыгыз турында әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Язмада «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы баш күтәрде» дип әйтелгән сүзләр тормышка ашырга тиеш.
19
Шул хәлләр гамәлгә ашканнан соң Минем Кем булуыма сез ышансын өчен, бу хакта сезгә алдан сөйләп куям.
20
Хак сүз әйтәм сезгә: Мин җибәргән кешене кабул итүче Мине дә кабул итә; Мине кабул итүче исә Мине җибәргән Затны кабул итә.
21
Шул сүзләрдән соң Гайсә бик нык көенеп шәкертләренә: – Хак сүз әйтәм: сезнең берегез Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
22
Шәкертләре исә, Аның кем хакында сөйләвен аңламыйча, бер-берсенә караштылар.
23
Аларның берсе – Гайсәнең яраткан шәкерте – Аның күкрәгенә терәлеп диярлек утыра иде.
24
Шимун-Петер шул шәкерткә, Гайсәнең кем хакында сөйләвен сорарга кушып, ишарә ясады.
25
Теге шәкерт, Гайсәгә тагы да ныграк якынаеп, Аңардан: – Хакимем, кем ул? – дип сорады.
26
– Икмәк сыныгын манып кемгә бирсәм, шул булыр, – дип җавап кайтарды Гайсә һәм, икмәкне манып алып, Шимун Искариот углы Яһүдәгә бирде.
27
Шул сыныкны кулына алуга, Яһүдәнең эченә иблис керде, һәм Гайсә Яһүдәгә: – Ният иткәнеңне тизрәк эшлә, – диде.
28
Әмма Гайсәнең ни өчен шулай дип әйтүен табындагыларның берсе дә аңламады.
29
Акча янчыгы Яһүдәдә булганлыктан, кайберләре, Гайсә бәйрәм өчен кирәкле әйбер сатып алырга яки фәкыйрьләргә нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйлады.
30
Сыныкны алу белән Яһүдә чыгып китте. Урамда инде төн иде.
31
Яһүдә чыгып киткәч, Гайсә болай дип әйтте: – Менә хәзер Адәм Углының данга күмелер вакыты җитте, һәм Аның аша Аллаһыга дан өстәлде.
32
[Аның аша Аллаһы данлана икән,] Аллаһы да Адәм Углын тиздән Үзе аша данлар.
33
Балаларым, Мин инде яныгызда озак булмам. Сез Мине эзләрсез, әмма сезгә дә яһүдиләргә әйткән сүзләремне кабатлыйм: Мин китәсе урынга килә алмассыз.
34
Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне ничек яратсам, сез дә шулай бер-берегезне яратыгыз.
35
Бер-берегезне яратсагыз, Минем шәкертләрем булуыгызны барысы да белер.
36
Шимун-Петер Аңардан: – Хакимем, Син кая китәсең? – дип сорады. Гайсә аңа: – Мин китәсе урынга Син хәзергә бара алмыйсың, әмма соңыннан киләчәксең, – дип җавап бирде.
37
– Хакимем, ни өчен Синең арттан хәзер бара алмыйм? Синең өчен җанымны да бирергә әзермен, – диде Аңа Петер.
38
– Минем өчен җаныңны да бирергә әзерсеңме? – диде Гайсә. – Хак сүз әйтәм сиңа: әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең.
← Chapter 12
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 14 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21