bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 16
John 16
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 17 →
1
Мин боларны сез юлдан язмасын дип сөйләдем.
2
Сезне гыйбадәтханәләрдән куарлар. Хәтта шундый вакыт килер, сезне үтерүче һәркем, шулай эшләп Аллаһыга хезмәт итәм, дип уйлар.
3
Атамны да, Мине дә белмәгәнгә шулай эшләр алар.
4
Шул вакытлар җиткәч Минем әлеге сүзләремне сез исегезгә төшерсен өчен, бу турыда сезгә алдан әйтеп куйдым. Элек боларны сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә идем.
5
Ә хәзер Мине җибәргән Зат янына китәм, һәм сезнең берегез дә Миннән «кая барасың?» дип сорамый,
6
чөнки Минем сүзләремнән күңелегезне хәсрәт биләп алды.
7
Әмма хак сүз әйтәм сезгә: Минем китүем сезнең өчен хәерлерәк; әгәр китмәсәм, сезгә Яклаучы килмәячәк, ә китсәм, Мин Аны сезгә җибәрәчәкмен.
8
Ул, килеп, гөнаһ, гаделлек һәм хөкем турында дөрес фикер йөртмәгән дөньяны фаш итәчәк.
9
Гөнаһ дигәнем – кешеләрнең Миңа ышанмавында,
10
гаделлек – Атам янына китүемдә һәм Мине бүтән күрмәвегездә;
11
ә хөкем дигәнем шулдыр: бу дөньяның хакиме инде хөкем ителгән.
12
Сезгә сөйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзергә кабул итә алмыйсыз.
13
Хакыйкать Рухы килгәч, Ул сезгә тулы хакыйкатьне ачып бирер. Ул сезгә Үзеннән чыгып түгел, ә бәлки ишеткәннәрен сөйләр һәм киләчәк турында хәбәр итәр.
14
Ул, Миннән кабул иткән сүзләрне сезгә сөйләп, Мине данлар.
15
Атамда булган бар нәрсә – Минеке; шуңа күрә, Миннән алганны Рух сезгә җиткерер, дидем дә.
16
Тиздән сез Мине күрмәссез, ә бераздан кабат күрерсез.
17
Шуннан кайбер шәкертләре үзара: – «Тиздән сез Мине күрмәссез, ә бераздан кабат күрерсез» һәм «Атам янына китәм» дигән сүзләре нәрсә аңлата икән?
18
«Бераздан» дигәне ни икән? Ул сөйләгәннәрне аңламыйбыз! – диештеләр.
19
Гайсә, аларның шул хакта сорарга теләвен аңлап, болай диде: – Сез бер-берегездән «тиздән сез Мине күрмәссез, ә бераздан кабат күрерсез» дигән сүзләрем хакында сорашасызмы?
20
Хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дөнья шатланыр. Әйе, сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер.
21
Вакыты җиткәч, бала тудыручы хатын җәфа чигә, әмма тудыргач, дөньяга сабые туу шатлыгыннан барлык газапларын оныта.
22
Шуның кебек, сез дә хәзер кайгырасыз, әмма Мин сезне тагын күрермен, шулчак күңелегез шатлык белән тулыр, һәм ул шатлыкны сездән беркем тартып ала алмас.
23
Ул көнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамассыз. Хак сүз әйтәм сезгә: Минем исемне әйтеп Атамнан нәрсә сорасагыз да, Ул сезгә бирер.
24
Моңарчы сез Минем исемнән бернәрсә сорамадыгыз. Шатлыгыгыз тулы булсын дисәгез, сорагыз – һәм алырсыз.
25
Моңарчы Мин сезгә кинаяләр белән сөйләдем, ләкин вакыты җиткәч, Мин инде кинаяләп сөйләмәм, Атам хакында ачыктан-ачык әйтермен.
26
Ул көнне сез Минем исемнән сорарсыз. Сезнең өчен Атамнан үтенермен, димим,
27
чөнки Мине яратканга һәм Аллаһыдан килүемә ышанганга, Атам Үзе дә сезне ярата.
28
Мин дөньяга Атамнан килдем һәм менә хәзер дөньяны калдырып Атам янына китәм.
29
Шәкертләре Аңа: – Менә хәзер Син кинаяләр белән түгел, ачык итеп сөйлисең.
30
Хәзер без Синең бар нәрсәне белүеңне, хәтта сораганчы ук белеп торуыңны күрәбез. Шуңа күрә Аллаһыдан килүеңә ышанабыз, – диде.
31
Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Инде хәзер ышанасызмы?
32
Менә, Мине ялгыз калдырып, өйләрегезгә таралыр вакыт җитә, һәм җитте дә инде. Ләкин Мин ялгыз түгел, чөнки Атам Минем белән.
33
Сез Миндә тынычлык тапсын өчен әйттем боларны. Бу дөньяда сезне кайгы-хәсрәтләр көтә, ләкин кыю булыгыз! Мин бу дөньяны җиңдем!
← Chapter 15
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 17 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21