bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 20
John 20
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 19
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 21 →
1
Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, әле яктырмас борын, магдалалы Мәрьям кабер-мәгарә янына килде һәм мәгарә авызын томалап торган ташның читтә ятуын күрде.
2
Ул шундук Шимун-Петер һәм Гайсәнең яраткан шәкерте янына йөгереп барып: – Хакимебезне кабердән алып киткәннәр. Аны кая куйганнарын белмибез, – диде.
3
Петер һәм теге шәкерт тиз генә җыенып кабер янына киттеләр.
4
Алар икесе дә йөгереп бардылар, әмма Гайсәнең яраткан шәкерте, Петергә караганда җәһәтрәк йөгергәнгә, мәгарә янына алданрак барып җитте;
5
иелеп эчкә карагач, анда яткан кәфенне күрде, ләкин мәгарәгә кермәде.
6
Аның артыннан Шимун-Петер дә килеп җитте. Ул, мәгарә эченә кереп, анда яткан кәфенлекне
7
һәм Гайсәнең башында булган яулыкны күрде, әмма яулык кәфен белән бергә түгел, урап куелганча үз урынында ята иде.
8
Кабер янына алданрак килеп җиткән теге шәкерт тә эчкә керде һәм үз күзләре белән күргәннән соң ышанды.
9
(Гайсәнең үледән тереләчәге турында Язмада әйтелгәннәрне алар моңарчы аңламаган иде.)
10
Шуннан соң шәкертләр өйләренә кайтып киттеләр.
11
Мәрьям исә күз яшьләре түгеп кабер-мәгарә янында басып калды; елый-елый кабер эченә иелеп караса,
12
анда актан киенгән ике фәрештә утыра иде: берсе – Гайсә җәсәде яткан урынның баш очында, икенчесе – аяк очында.
13
Алар Мәрьямнән: – Ханым! Нигә елыйсың? – дип сорады. – Хакимемне алып киткәннәр, ә кайда куйганнарын белмим, – диде Мәрьям.
14
Шулай диде дә артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма Аны танымады.
15
Гайсә аңардан: – Ханым! Нигә елыйсың? Кемне эзлисең? – дип сорады. Мәрьям, Аны бакчачы дип уйлап: – Әфәндем! Әгәр Аны син алып киткән булсаң, кай җиргә куйганыңны әйт, мин Аны алып китәрмен, – диде.
16
Гайсә аңа: – Мәрьям! – дип дәште. Мәрьям әйләнеп карады да яһүдчә: – Раббуни! – дип кычкырып җибәрде. (Раббуни «Остаз» дигәнне аңлата.)
17
– Миңа кагылма! – диде Гайсә. – Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Шәкертләремә кайтып әйт: Мин Үземнең һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең һәм сезнең Аллагыз янына күтәреләм.
18
Магдалалы Мәрьям, шәкертләр янына барып: – Мин Хакимебезне күрдем, – диде һәм аларга Гайсәнең сүзләрен сөйләп бирде.
19
Шәкертләре шул көнне кичен яһүдиләрдән куркып йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм урталарына басып: – Иминлек сезгә! – диде.
20
Шулай дигәннән соң, Ул аларга кулларын, кабыргасын күрсәтте. Шәкертләр Хаким Гайсәне күреп бик куандылар.
21
– Иминлек сезгә! – дип кабатлады Гайсә. – Атам Мине юллаган кебек, Мин дә сезне юллыйм.
22
Аннары сулышын аларга өрде дә: – Изге Рухны кабул итегез.
23
Кемнең гөнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс, – диде.
24
Гайсә килгәндә, унике шәкертнең берсе, Игезәк кушаматлы Томас, алар янында юк иде.
25
Башка шәкертләр аңа: – Без Хакимебезне күрдек! – диде. Ә ул аларга: – Аның кулларында кадактан калган яраларны күрмичә, шул яраларга бармагымны, кабыргасына кулымны тидереп карамыйча ышанмыйм, – дип әйтте.
26
Бер атнадан соң, Гайсәнең шәкертләре тагын шулай җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Ишек бикле булса да, Гайсә килеп керде һәм урталарына басып: – Иминлек сезгә! – диде,
27
аннары Томаска, – бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара, кулыңны суз да кабыргама тидер. Моннан ары шикләнмә һәм ышан, – диде.
28
– И Хакимем Минем, и Аллам! – диде шунда Томас.
29
– Мине күргәнгә ышандың син. Күрмәгән килеш ышанучылар бәхетле! – диде аңа Гайсә.
30
Гайсә Үзенең шәкертләре алдында бу китапта язылмаган башка бик күп могҗизалы гамәлләр күрсәтте.
31
Биредә китерелгән сүзләр исә Гайсәнең Аллаһы Углы, Мәсих булуына сез ышансын өчен һәм, ышанып, Аның исеме хакына сезгә тормыш булсын өчен язылды.
← Chapter 19
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 21 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21