bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 6
John 6
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 7 →
1
Шуннан соң Гайсә Гәлиләя күленең аръягына китте (ул Тибериас күле дип тә атала).
2
Гайсәнең авыруларга кылган гаҗәеп эшләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык ияргән иде.
3
Гайсә Үзенең шәкертләре белән бергә тау битләвенә килеп утырды.
4
Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашып килгән көннәр иде бу.
5
Гайсә, Үзенә таба килүче халыкның күплеген күреп, Филипкә: – Аларны ашатырга икмәкне кайдан сатып алырбыз икән? – диде.
6
Бу сүзләрне Ул Филипне сынар өчен әйтте, чөнки Үзенең ни кылачагын белә иде.
7
– Аларның һәрберсенә аз-аз гына бирү өчен дә ике йөз динарлык икмәк җитмәс, – дип җавап бирде Филип.
8
Шәкертләренең берсе, Шимун-Петернең бертуган кардәше Әндри:
9
– Монда бер малайның биш арпа икмәге белән ике балыгы бар, әмма моның кадәр халык өчен нәрсә инде ул? – диде.
10
– Халыкка утырырга кушыгыз, – дип әйтте Гайсә. Ул урында куе булып чирәм үскән иде – бар халык шунда утырды. Алар арасында ир-атлар гына биш меңгә якын иде.
11
Гайсә икмәкне алды да, шөкрана кылып, халыкка өләште, шулай ук балыкны да таратты – һәркем теләгәнчә алды.
12
Кешеләр ашап туйгач, шәкертләренә Гайсә: – Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә әрәм булмасын, – диде.
13
Ашап тукланганнан соң да әле биш арпа икмәгеннән калган сыныклар белән унике кәрзин тулды.
14
Гайсә кылган могҗизалы гамәлне күреп, кешеләр: – Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр чынлап та шушыдыр, – диештеләр.
15
Гайсә исә, халыкның ирексезләп Аны патша итәргә теләвен белеп, ялгызы гына тагын тауга менеп китте.
16
Кич җиткәч, Гайсәнең шәкертләре күл буена төштеләр дә
17
көймәгә утырып күл аръягындагы Кәпәрнаумга таба йөзеп киттеләр. Караңгы төште, ә Гайсә һаман күренмәде.
18
Көчле җил кузгалып, күл өсте дулкынлана башлады.
19
Шәкертләр инде биш-алты чакрым ара үткән иде, шунда алар су өстеннән көймәгә таба атлап килгән Гайсәне күреп курка калдылар.
20
– Мин бу, курыкмагыз! – диде Гайсә аларга.
21
Алар Гайсәне көймәгә алырга теләделәр, әмма көймә алар бара торган яр буена килеп җиткән иде инде.
22
Күлнең аръягында калган халык яр буендагы ялгыз көймәгә бары тик шәкертләрнең утырып китүен, ә Гайсәнең көймәгә утырмавын икенче көнне генә исенә төшерде.
23
Хаким Гайсә шөкрана кылып кешеләргә икмәк ашаткан урынга Тибериас шәһәреннән дә көймәләр килеп туктады.
24
Гайсәнең дә, шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, халык, көймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте.
25
Аны күлнең аръягында эзләп тапкач: – Остаз! Син монда кайчан килдең? – дип сорады.
26
Гайсә аларга: – Хак сүз әйтәм: сез Мине могҗизалы гамәлләремне күргәнгә түгел, ә бәлки туйганчы икмәк ашаганга эзлисез.
27
Фани ризыкны түгел, мәңгелек тормыш бирә торган ризыкны кайгыртыгыз. Аны сезгә Адәм Углы бирәчәк, чөнки Атабыз Аллаһы Үзенең хуплау тамгасын Аңа салды, – диде.
28
– Аллаһы хуш күрердәй гамәлләр башкарыр өчен без нишлик соң? – дип сорады халык Гайсәдән.
29
– Ул Кемне җибәргән булса, Шуңа ышаныгыз. Аллаһының эше – менә шул, – дип җавап бирде Гайсә.
30
– Без Сиңа ышансын өчен нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың? – диде алар. –
31
Язмада «Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде» дип әйтелгәнчә, безнең ата-бабаларыбыз чүлдә манна ашаган.
32
– Хак сүз әйтәм сезгә: икмәкне күктән Муса бирмәде, чын икмәкне сезгә күктән Атам бирә, – дип җавап кайтарды Гайсә. –
33
Аллаһы икмәге – күктән иңеп дөньяга тормыш Бирүчедер.
34
– Әфәнде, безгә һәрвакыт шундый икмәк биреп торчы, – диде халык.
35
Гайсә исә болай дип әйтте: – Мин – тормыш икмәге. Яныма килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа инанучы һичкайчан сусамас.
36
Ләкин, әйткәнемчә, кылган гамәлләремне күрсәгез дә, Миңа барыбер ышанмыйсыз.
37
Атам Миңа биргән һәркем Миңа килер, ә Мин яныма килүчеләрнең берсен дә куып җибәрмәм,
38
чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем.
39
Мине җибәргән Атамның ихтыяры исә шул: Ул Миңа биргән кешеләрнең берсен дә югалтмыйча, соңгы Көндә аларны үледән терелтергә тиешмен.
40
Мине җибәргән Атам Аның Углын күрүче һәм Углына иман китерүче һәркемнең мәңгелек тормышка ия булуын тели – шундыйларны Мин соңгы Көндә үледән терелтәчәкмен.
41
Гайсәнең «Мин – күктән төшкән икмәк» дигән сүзләре яһүдиләр арасында ризасызлык тудырды.
42
Алар үзара болай диештеләр: – Йосыф углы Гайсә түгелме соң бу? Без Аның атасын да, анасын да беләбез. Ничек инде Ул «Мин күктән иңдем» дип әйтә ала?
43
– Сукранмагыз, – диде Гайсә. –
44
Мине җибәргән Атам алып килмәсә, Минем янга беркем килә алмый; яныма килгән кешене Мин азаккы көндә терелтәчәкмен.
45
Бер пәйгамбәрнең язмасында «аларның һәммәсен Аллаһы өйрәтәчәк» дип әйтелгән. Атамны тыңлаган һәм Аңардан өйрәнгән һәркем Минем янга килә.
46
Бу әле кем дә булса Атамны күргән дигән сүз түгел; Аны Аллаһыдан килгән Зат кына күргән.
47
Хак сүз әйтәм сезгә: Миңа иман китергән кеше мәңгелек тормышка ия.
48
Мин – тормыш икмәге.
49
Сезнең ата-бабаларыгыз чүлдә манна ашасалар да, ахырда барыбер үлгәннәр.
50
Ә менә күктән иңгән икмәк шундый ки, аны ашаган кеше үлмәячәк.
51
Мин – күктән иңгән тере икмәк: аны ашаучы мәңге яшәячәк. Мин бирәчәк икмәк – ул Минем тәнемдер. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәм.
52
Шул сүзләрдән соң яһүдиләр арасында каты бәхәс купты: – Бу Кеше безгә ризык итеп ничек Үз тәнен бирә алыр икән? – диеште алар.
53
Гайсә исә болай дип әйтте: – Хак сүз әйтәм сезгә: Адәм Углының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, сездә тормыш булмаячак.
54
Минем тәнемне ашаган һәм канымны эчкән кеше исә мәңгелек тормышка ия булачак – Мин аны соңгы Көндә терелтәчәкмен.
55
Минем тәнем – чын ризык, каным – чын эчемлек.
56
Тәнемне ашаган һәм канымны эчкән кеше – Миндә, Мин исә аңарда яшим.
57
Мине мәңге тере Атам җибәрде, һәм Атам яшәгәнгә Мин яшәгән кебек, Минем тәнемне ашаучы да шулай ук Мин яшәгәнгә яшәячәк.
58
Күктән иңгән икмәк менә шулдыр. Ул – сезнең ата-бабаларыгыз ашаган икмәк кебек түгел. Алар үлгән, ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк.
59
Гайсә боларны Кәпәрнаум шәһәрендәге гыйбадәтханәдә халыкны өйрәткән вакытта сөйләде.
60
Шәкертләрнең күбесе Аның сөйләгәннәрен ишетеп: – Нинди сәер тәгълимат! Моны тыңлау мөмкин түгел! – диештеләр.
61
Аның сөйләгәннәре шәкертләр күңелендә ризасызлык тудырганны белеп, Гайсә: – Минем сүзләрем күңелегезгә тияме?
62
Әгәр сез Адәм Углының әүвәлге урынына күтәрелүен күрсәгез, ни әйтерсез?
63
Бары тик Рух кына тормыш бирә, кеше кулыннан килми бу. Сезгә сөйләгән сүзләрем тормыш бирүче Рухтан.
64
Әмма сезнең арада ышанмаучылар да бар, – диде. Кемнең Аңа ышанмавын һәм кемнең хыянәт итәсен Гайсә баштан ук белә иде.
65
Сүзен дәвам итеп, Ул: – Менә шуның өчен дә Мин сезгә «Атам җибәрмәсә, Минем янга беркем килә алмый» дип әйттем, – диде.
66
Шул вакыттан шәкертләрнең күбесе Гайсәдән аерылып китте, башкача Аның белән бергә йөрмәде.
67
– Бәлки, сез дә китәргә телисездер? – дип сорады Гайсә унике шәкертеннән.
68
Шимун-Петер Аңа болай җавап бирде: – Хакимем, кем янына барыйк без? Син генә мәңгелек тормыш сүзләре сөйлисең.
69
Без Сиңа ышанабыз, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз.
70
– Сезнең уникегезне дә Мин Үзем сайлап алдым түгелме? Тик шулай да арагызда берәү – иблис, – диде Гайсә.
71
Бу сүзләрне Ул унике шәкертнең берсе – соңрак Аңа хыянәт итәчәк Шимун Искариотның углы Яһүдә турында әйтте.
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 7 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21