bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 12
John 12
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 13 →
1
Котылу бәйрәменә алты көн кала Гайсә Бәйт-Әния авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Элгазар яши иде.
2
Анда Гайсә хөрмәтенә аш мәҗлесе җыйдылар, Марта Гайсәне һәм кунакларны сыйлап йөрде; Элгазар да алар янында иде.
3
Шулвакыт Мәрьям бер кадак кыйммәтле саф һәм хуш исле нард мае белән Гайсәнең аякларын майлап чәчләре белән сөртте. Бөтен өй эченә майның хуш исе таралды.
4
Гайсә шәкертләренең берсе – Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот шунда:
5
– Хуш исле бу майны өч йөз динарга сатып, акчасын нигә фәкыйрьләргә өләшмәскә иде? – диде.
6
Ул моны һич тә фәкыйрьләрне кайгыртып түгел, бәлки карак булганы өчен әйтте. Уртак акча янчыгын йөртү аның вазифасы булып, әлеге акчаны ул еш кына үз кирәгенә тота иде.
7
Аның сүзләренә Гайсә болай дип җавап бирде: – Калдыр аны! Хуш исле бу майны ул Мине күмәсе көнгә сакларга тиеш иде.
8
Фәкыйрьләр һаман сезнең белән булыр, Мин исә һәрчак яныгызда булмам.
9
Гайсәнең Бәйт-Әниядә икәнен белеп, бик күп яһүдиләр шунда җыелып килде. Алар Гайсәне генә түгел, Ул үледән терелткән Элгазарны күрергә дип тә килгән иде.
10
Шул сәбәпле баш руханилар Элгазарны да үтерергә хәл кылдылар,
11
чөнки аның аркасында яһүдиләрнең байтагы, Гайсә янына килеп, Аңа ышана башлаган иде.
12
Икенче көнне бәйрәмгә җыелган халык, Гайсәнең Иерусалимгә якынлашып килүен ишеткәч,
13
хөрмә ботаклары тотып Аны каршыларга чыкты һәм: – Һошанна! Раббы исеме белән Килүче, Исраил Патшасы мөбарәктер! – дип кычкырырга тотынды.
14
Гайсә, яшь бер ишәк табып, шуңа атланды, һәм барысы да Язмада әйтелгәнчә булды:
15
«Сион-кыз, курыкма! Менә, яшь ишәккә атланып Синең Патшаң килә».
16
Аның шәкертләре ул чакта моны аңламады, ә инде Гайсә данга күмелгәннән соң, Аның хакында Язмада әйтелгән сүзләрне һәм Аны шулай каршылаганны исләренә төшерде.
17
Гайсәнең Элгазарны үледән терелтеп кабердән чыгаруын күргән кешеләр бу хәл турында сөйләп йөргәннәр иде.
18
Халык Гайсә кылган шушы могҗиза турында ишеткәнгә Аны каршыларга чыкты.
19
Фарисейлар исә үзара: – Күрәсезме, безгә бернәрсә ярдәм итми. Бөтен дөнья Аның артыннан бара, – дип сөйләштеләр.
20
Бәйрәмдә Аллаһыга табынырга килүчеләр арасында берничә грек та бар иде.
21
Алар Гәлиләядәге Бәйт-Сайдадан булган Филип янына килеп: – Әфәндем, без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенде.
22
Филип бу турыда Әндригә әйтте, һәм алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә җиткерде.
23
Гайсә аларга җавабында: – Адәм Углының дан яулар вакыты җитте, – диде. –
24
Хак сүз әйтәм сезгә: бодай бөртеге җиргә төшеп үлмәсә, бер бөртек булып калыр, ә үлсә – зур уңыш китерер.
25
Үзенең җанын яратучы аны югалтыр, ә бу дөньяда җанын кадерсезләгән кеше аны мәңгелек тормыш өчен саклап калыр.
26
Миңа хезмәт итәргә теләгән кеше артымнан иярсен. Мин кайда булсам, хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер.
27
Күңелем борчулы хәзер. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу авыр сәгатьтән коткар!» дипме? Ләкин Мин нәкъ шушы сәгать өчен килдем бит.
28
Атам! Исемеңнең бөеклеген күрсәт! Шулвакыт күктән: – Күрсәттем һәм күрсәтәчәкмен! – дигән аваз килеп иреште.
29
Шунда басып торган һәм бу тавышны ишеткән халык: – Күк күкри, – диде Икенчеләре исә: – Аның белән фәрештәләр сөйләшә, – диде.
30
Аларга җавап итеп Гайсә: – Бу аваз Минем өчен түгел, сезнең өчен булды, – диде. –
31
Бу дөньяны хөкемгә тартыр вакыт җитте. Инде бу дөньяның хакиме куылачак.
32
Җирдән югары күтәрелгәннән соң, Мин бар кешеләрне Үземә җәлеп итәчәкмен.
33
Ул моны Үзенең нинди үлем белән үләчәген белдерү максатыннан әйтте.
34
Халык Аңа болай дип җавап бирде: – Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген беләбез, ә Син каян алып, Адәм Углы югары күтәрелергә тиеш, дисең? Кем Ул – Адәм Углы?
35
Шунда Гайсә аларга: – Яктылык әлегә сезнең янда, әмма аның вакыты кыска инде. Караңгылык басканчы, яктыда йөреп калыгыз, чөнки караңгыда йөрүче кая барганын белми.
36
Яктылык сезнең янда булганда, аңа ышаныгыз, шул чагында яктылык балалары булырсыз, – диде. Шушы сүзләрдән соң Гайсә алар яныннан китеп барды һәм башкача күренмәде.
37
Гайсә халык алдында күпме могҗизалы гамәлләр күрсәтсә дә, алар Аңа ышанмады.
38
Шул рәвешле, Ишагыйя пәйгамбәрнең: «Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?! Раббы кулының көче кемгә ачылды?!» – дип әйткән сүзләре тормышка ашты.
39
Алар ышанмады, чөнки Ишагыйя әйткәнчә:
40
«Аллаһы аларның күзләрен – күрмәс, йөрәкләрен туң итте; югыйсә алар күзләре белән күрерләр, йөрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар, һәм Мин аларны савыктырыр идем».
41
Ишагыйя бу сүзләрне Гайсәнең шөһрәтен алдан күреп әйткән; шулай дип ул Аның турында сөйләгән.
42
Алай да, халык башлыкларының күбесе Гайсәгә ышана, тик фарисейлар гыйбадәтханәдән куар дип курыкканга, моны сиздерми иде –
43
алар өчен кешеләрнең данлавы Аллаһы данлавыннан кадерлерәк иде.
44
Гайсә көчле тавыш белән: – Миңа ышанган кеше Минем Үземә түгел, Мине җибәргән Затка ышана, – диде.
45
– Мине күрүче кеше Мине җибәргән Затны күрә.
46
Миңа ышанучылар караңгылыкта калмасын дип, Мин дөньяга яктылык булып килдем.
47
Кем дә булса сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хөкем итмим, чөнки Мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, коткару өчен килдем.
48
Мине кире кагып, сүзләремне кабул итмәгән кешенең үз хөкемчесе бар – соңгы Көндә аны Мин әйткән сүз хөкем итәчәк.
49
Чөнки Мин Үзлегемнән сөйләмәдем, нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеген Мине җибәргән Атам әмер итте.
50
Мин беләм: Аның әмере мәңгелек тормышка алып бара. Шуңа күрә, нәрсә сөйләсәм дә, һәр сүзне Атам кушканча сөйлим.
← Chapter 11
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 13 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21