bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 19
John 19
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 18
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 20 →
1
Шуннан соң Пилат Гайсәне камчы белән суктырырга кушты.
2
Гаскәриләр Гайсәнең башына күгән ботакларыннан үрелгән таҗ, өстенә куе кызыл төстәге япанча кидерделәр
3
һәм, Аның янына килеп: – Яшәсен яһүдиләр Патшасы! – дип яңакларына суктылар.
4
Пилат, янә чыгып, халыкка: – Карагыз, Аңарда бернинди гаеп тапмавымны белдерү өчен Аны сезнең алдыгызга чыгарам, – диде.
5
Башына чәнечкеле таҗ, өстенә куе кызыл төстәге япанча кигән Гайсә чыгып басты. – Менә ул Кеше! – диде Пилат.
6
Баш руханилар һәм сакчылар исә Аны күргәч: – Хачка кадакла Аны! Хачка! – дип кычкырдылар. – Тотыгыз да үзегез кадаклагыз. Мин Аңарда бернинди гаеп тапмыйм, – диде Пилат.
7
Яһүдиләр аңа: – Безнең Кануныбыз бар, Канун буенча Ул үләргә тиеш, чөнки Үзен Аллаһы Углы дип атады, – диделәр.
8
Моны ишеткәч, Пилат бигрәк тә куркуга калды
9
һәм, янә сарайга кереп, Гайсәдән: – Син кайдан буласың? – дип сорады. Әмма Гайсә җавап бирмәде.
10
Пилат Аңа: – Миңа җавап бирәсең килмиме? Сине хачка кадаклатырга да, азат итәргә дә хокукым барлыгын белмисеңме әллә? – диде.
11
Гайсә аңа җавап итеп: – Сиңа югарыдан бирелмәсә, Минем өстән һичнинди хакимлегең булмас иде. Шуңа күрә Мине сиңа тапшырган кешенең гөнаһы синекеннән зуррак, – диде.
12
Шул сүзләрдән соң Пилат Аны азат итү чарасын эзли башлады. Яһүдиләр исә: – Аны җибәрсәң, син – кайсарның дусты түгелсең; үзен патша дигән һәр кеше – кайсарның дошманы! – дип кычкырдылар.
13
Бу сүзләрне ишеткәч, Пилат, Гайсәне чыгарып, «Таш басма» (яһүдчә Габбата) өстендәге хөкемче урынына барып утырды.
14
Бу – Котылу бәйрәменә әзерләнә торган көннең төш тирәсе иде. Пилат яһүдиләргә: – Менә сезнең Патшагыз! – диде.
15
Ә алар: – Олактыр Аны! Олактыр! Хачка кадакла! – дип кычкырдылар. – Патшагызны кадаклатыйммы? – дип сорады Пилат. Баш руханилар: – Безнең кайсардан башка патшабыз юк, – дип җавап бирде.
16
Шуннан соң инде Пилат, хачка кадаклатыр өчен, Гайсәне аларга тапшырды; һәм алар Аны алып киттеләр.
17
Гайсә, Үзенең хачын күтәреп, «Баш сөяге» (яһүдчә – Гөлгетә) дип аталган урынга килде.
18
Аны һәм Аның белән бергә тагын ике кешене – берсен Аның уң ягындагы, икенчесен сул ягындагы хачка кадакладылар.
19
Пилат кушканча язу язып, хач өстенә беркеттеләр; анда «Насаралы Гайсә, яһүдиләр Патшасы» дип язылган иде.
20
Гайсә хачка кадакланган урын шәһәргә якын булганлыктан, ул язуны күп яһүдиләр укыды. Анда яһүдчә, грекча һәм латинча язылган иде.
21
Яһүдиләрнең баш руханилары Пилатка болай диде: – «Яһүдиләр Патшасы» дип түгел, «Бу кеше Үзен „Мин – яһүдиләр Патшасы“ дип атады» дип яз.
22
– Нәрсә язсам, шул язылды инде, – дип җавап бирде Пилат.
23
Гайсәне хачка кадаклагач, Аның киемнәрен дүрт гаскәри үзара бүлеште. Аның чапанын да алдылар – чапан тегелмәгән, бербөтен тукымадан иде,
24
шуңа күрә: – Моны ертмыйк; жирәбә салыйк: кемгә чыкса, шуныкы булыр, – диде алар бер-берсенә. Язмада: «Алар киемнәремне үзара бүлештеләр, күлмәгем кемгә тияр дип жирәбә салдылар», – дип әйтелгән сүзләр әнә шулай тормышка ашты. Гаскәриләр нәкъ шулай эшләде дә.
25
Гайсә кадакланган хач янында Аның анасы, анасының сеңлесе, Клопас хатыны Мәрьям һәм магдалалы Мәрьям басып тора иде.
26
Үзенең анасын һәм аның янында басып торган яраткан шәкертен күреп, анасына Гайсә: – Ханым! Менә бу – синең углың, – диде.
27
Аннары шәкерткә: – Менә бу – синең анаң! – дип әйтте. Шул вакыттан башлап шәкерт аны үз өенә алды.
28
Шуннан соң Гайсә, һәр нәрсәнең гамәлгә ашуын белгәнлектән, Язмада әйтелгәнчә булсын дип: – Сусадым, – диде.
29
Шунда әче шәраб салынган савыт тора иде. Гаскәриләр губка кисәген шуңа манчыдылар да, һүссөп ботагына элеп, Аның авызына китерделәр.
30
Гайсә әче шәрабны йотканнан соң: – Гамәлгә ашты! – диде дә, башы салынып, җан бирде.
31
Әлеге хәлләр иртәгә шимбә дигән көнне булды. Шимбә бөек бәйрәм көне булганлыктан, җәзалап үтерелгән кешеләрнең гәүдәләрен яһүдиләр хачта калдырырга теләмәделәр. Шунлыктан, хачка кадакланган кешеләрнең үлемнәрен тизләтү өчен, аларның балтырларын сындырып хачтан төшерергә Пилаттан рөхсәт сорадылар.
32
Шуннан гаскәриләр килеп Гайсә белән бергә кадакланган адәмнәрнең башта берсенең, аннан икенчесенең балтырын сугып сындырдылар.
33
Әмма Гайсә янына килгәч Аның инде үле булуын күреп, аякларына тимәделәр.
34
Алай да бер гаскәри Аның кабыргасына сөңге белән чәнчеде – ярадан шундук кан катыш су агып чыкты.
35
Боларны, сез дә ышансын өчен, бөтенесен үз күзләре белән күргән кеше сөйләп бирде. Аның шаһитлыгы хак һәм ул үзенең дөреслекне сөйләвен белә.
36
Шулай итеп, Язмадагы «Аның һичбер сөяге сындырылмас» дигән сүзләр тормышка ашты.
37
Язманың башка бер урынында «алар үзләре чәнчегән Затка карарлар» дип тә әйтелгән.
38
Ариматайлы Йосыф шуннан соң Гайсәнең җәсәден хачтан төшерергә Пилаттан рөхсәт сорады. (Йосыф, яһүдиләрдән курыкканга, Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йөри иде.) Пилат рөхсәт биргәч, Йосыф, барып, Гайсәнең җәсәден хачтан алды.
39
Алдагы төннәрнең берсендә Гайсә янында булган Никәдим дә килде һәм йөз кадакка якын мирра белән сабур кушып ясалган хуш исле май китерде.
40
Яһүдиләрнең мәет җирләү йоласы буенча алар Гайсәнең җәсәден хуш исле май сеңдерелгән кәфенгә төрделәр.
41
Гайсә хачка кадакланган урыннан ерак түгел бер бакча булып, анда һичкемнең мәете салынмаган яңа кабер-мәгарә бар иде.
42
Яһүдиләр бәйрәмгә әзерләнә торган көн җиткәнлектән һәм якында гына кабер-мәгарә булганлыктан, Гайсәне шунда салдылар.
← Chapter 18
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 20 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21