bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
John 3
John 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 4 →
1
Яһүдиләрнең башлыкларыннан Никәдим атлы бер фарисей,
2
төнлә Гайсә янына килеп: – Остаз! Синең Аллаһыдан килгән Мөгаллим икәнеңне беләбез, чөнки Син күрсәткән могҗизалы гамәлләрне Аллаһы ярдәменнән башка беркем дә эшли алмас иде, – диде.
3
– Хак сүз әйтәм сиңа: яңадан тумаса, беркем дә Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде Гайсә аңа җавап биреп.
4
– Картаеп беткәч кеше ничек яңадан туа алсын инде? – диде Никәдим. – Анасы карынына кереп кабат туа алмый бит ул!
5
Гайсә болай дип җаваплады: – Хак сүз әйтәм сиңа: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, Аллаһы Патшалыгына керә алмас.
6
Тәннән туган – тән, Рухтан туган – рух була.
7
Сез яңадан туарга тиешсез, дип әйтүемә гаҗәпләнмә.
8
Җил кайда теләсә, шунда исә; аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп кая китүен белмисең: Рухтан туган һәркем белән нәкъ менә шулай була.
9
Никәдим Аңардан: – Ничек алай була алсын? – дип сорады.
10
– Исраил халкының мөгаллиме була торып, шуны белмисеңме? – диде аңа Гайсә.
11
– Хак сүз әйтәм сиңа: без нәрсә белсәк, шуны сөйлибез, нәрсә күрсәк, шуңа шаһитлык бирәбез, ә сез безнең шаһитлыкны кабул итмисез.
12
Җирдәге хәлләр турында сөйләгәнемә ышанмыйсыз икән, күктәгеләре хакында сөйләсәм, ничек ышанырсыз?
13
Күктән иңгән Заттан башка әле берәүнең дә күккә күтәрелгәне юк. Ул Зат – Адәм Углы.
14
Адәм Углына ышанган һәр кеше мәңгелек тормышка ия булсын өчен, Муса чүлдә бакыр еланны югары күтәргән кебек, Адәм Углы да шулай күтәрелергә тиеш.
16
Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Углына ышанган беркем һәлак булмасын, ә бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Ул Үзенең бердәнбер Углын бирде.
17
Аллаһы Үз Углын дөньяны хөкем итү өчен түгел, ә бәлки дөнья Аның аша котылсын өчен дөньяга җибәрде.
18
Аның Углына ышанучы хөкемгә тартылмый, ә ышанмаучы хөкем ителде инде, чөнки Аллаһының бердәнбер Углына ышанмады.
19
Хөкем исә шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, яман эшләр башкарганга, яктылык урынына караңгылыкны яратты.
20
Явызлык эшләүче һәркем яктылыкка нәфрәт белән карый һәм, үзенең яман эшләре ачылмасын өчен, яктылыкка килми.
21
Ә дөреслек буенча эш итүче, гамәлләренең Аллаһы аша башкарылуы күренеп торсын өчен, яктылыкка килә.
22
Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләре белән бергә Яһүдия җиренә килде һәм, берара шунда булып, халыкны суга чумдырды.
23
Яхъя да Салим янындагы күп сулы Айнунда суга чумдыра иде. Кешеләр, шунда килеп, суга чуму йоласын үти иде.
24
Ул вакытта Яхъя зинданга ябылмаган иде әле.
25
Бервакыт Яхъяның шәкертләре белән бер яһүди арасында пакьләнү йоласы турында бәхәс чыкты.
26
Алар, Яхъя янына килеп: – Остаз! Үрдүн аръягында синең белән булган һәм син Аның турында шаһитлык биргән Кеше хәзер Үзе халыкны суга чумдыра, һәм бөтенесе Аның янына бара, – диде.
27
Яхъя болай җавап бирде: – Күктән бирелмәгән булса, кеше үзлегеннән берни дә эшли алмый.
28
Сез – «мин Мәсих түгел, әмма мин Аның алдыннан җибәрелдем» дип әйткәнемне ишетүче шаһитлар.
29
Кәләш алачак адәм – кияүдер, ә кияү янында басып торган дусты, кияүнең сүзен ишетеп, бик куана. Минем дә куанычым шундый ук.
30
Ул үсәргә, мин исә кечерәергә тиешмен.
31
Югарыдан Килүче һәркемнән югары тора; җирдә туган – җирнекедер, аның сүзләре дә җирдә яшәүчеләрнеке кебек, ләкин күктән Килүче барысыннан югарырак.
32
Ул Үзе күргән-ишеткәннәр турында шаһитлык кыла, ләкин Аның сүзләрен берәү дә кабул итми.
33
Аның сүзләрен кабул иткән кеше исә моның белән Аллаһының хак булуын раслый.
34
Аллаһы җибәргән Зат Аллаһы сүзләрен сөйли, һәм Аллаһы Аңа Үз Рухын чамасыз күп бирә.
35
Углын яратканга, Атасы бар нәрсәне Аның кулына тапшырган.
36
Аллаһы Углына ышанган кеше мәңгелек тормышка ия, ә Аңа буйсынмаганы тормыш күрмәячәк – аның өстендә Аллаһының ачуы тора.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21