bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 1
Revelation 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 2 →
1
Тиздән нәрсәләр буласын Үзенең колларына күрсәтер өчен Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш. Бу ачылышны Ул, Үзенең фәрештәсе аркылы җибәреп, колы Яхъяга белдерде.
2
Яхъя исә Аллаһы сүзе һәм Гайсә Мәсихнең сөйләгәннәре турында, шулай ук үзе күргән һәммә нәрсә турында шаһитлык бирә.
3
Әлеге пәйгамбәрлек сүзләрен укыган һәм тыңлаган, биредә язылганнарны үтәгән кешеләр – бәхетле, чөнки бу сүзләрнең гамәлгә ашу вакыты якын.
4
Яхъядан – Асия өлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә. Хәзер бар, электә булган һәм килергә тиешле Заттан, Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, шулай ук тугры Шаһиттан – үледән терелгәннәрнең иң беренчесе, җирдәге патшаларның Башлыгы Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Безне яраткан, Үзенең каны белән гөнаһларыбыздан арындырган,
6
безне патшалык кылырга һәм руханилар булып Аллаһыга – Үзенең Атасына хезмәт күрсәтергә билгеләгән Гайсәгә мәңгедән-мәңгегә дан һәм кодрәт булсын! Амин.
7
Менә, Ул болытларда килә, һәм Аны һәркем, хәтта Аңа чәнчегән кешеләр дә күрер. Җирдәге бар халыклар Аның алдында үкереп елар. Шулай булыр! Амин.
8
– Мин – Альфа һәм Омега, – ди Раббы Аллабыз, – хәзер бар, электә булган һәм килергә тиешле Зат, чиксез кодрәт Иясе.
9
Мин – сезнең белән бергә Гайсә өчен газап чигүләрне, патшалыкны, түземлекне уртаклашучы имандашыгыз Яхъя – Аллаһы сүзе һәм Гайсә хакында шаһитлык иткәнем өчен Патмос дип аталган утрауга сөрелгән идем.
10
Раббы көнендә мине Изге Рух чолгап алды, һәм артымда быргыдан чыккандай көчле тавыш ишеттем.
11
Ул болай диде: – Күргәннәреңнең барысы турында кәгазь төргәгенә яз да Эфес, Смурна, Пергәм, Түәтәйрә, Сәрдәйс, Филаделфея, Лаудикея шәһәрләрендәге җиде бердәмлеккә җибәр.
12
Миңа эндәшкән тавышның иясен күрергә дип борылып карагач, җиде алтын шәмдәл күрдем.
13
Шәмдәлләр арасында исә табанына кадәр озын кием кигән, күкрәген алтын пута белән буган, адәм углына охшаган Берәү басып тора иде.
14
Аның башы да, чәче дә ап-ак йон, кар сыман, ә күзләре ялкын кебек иде.
15
Аяклары, әйтерсең, мичтә кыздырылган ялтырап торган бакыр, тавышы – шарлавык шавыдай.
16
Уң кулына Ул җиде йолдыз тоткан, ә авызыннан ике ягы да үткен кылыч чыгып тора иде. Йөзе исә бар көченә балкыган кояш кебек иде.
17
Аны күргәч, җансыз кеше сыман, Аның аягына егылдым. Ә Ул уң кулын миңа куйды да болай диде: – Курыкма! Мин – Беренче һәм Соңгы,
18
һәм Мин Теремен. Үлгән идем, ә хәзер мәңге теремен. Үлемнең һәм үлеләр дөньясының ачкычлары Минем кулда.
19
Шулай итеп, ниләр күргәнеңне, хәзер ниләр барын һәм моннан соң ниләр буласын язып бар.
20
Уң кулымдагы син күргән җиде йолдызның һәм җиде алтын шәмдәлнең сере шулдыр: җиде йолдыз – җиде бердәмлекнең фәрештәләре, ә җиде шәмдәл – җиде бердәмлек ул.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22