bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Revelation 2
Revelation 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 3 →
1
Эфестәге бердәмлек фәрештәсенә яз: «Уң кулында җиде йолдыз Тотучы һәм җиде алтын шәмдәл арасында Йөрүче болай ди:
2
Синең эшләреңне, авыр хезмәтеңне һәм түземлегеңне беләм, яман адәмнәргә чыдап тора алмаганыңны да беләм. Рәсүл булмасалар да, үзләрен рәсүл дип атаучыларны сынавың һәм аларны ялганчы дип табуың да мәгълүм Миңа.
3
Синең түземлегеңне, Минем исемем хакына күпме нәрсәләр кичереп тә хәлдән таймавыңны беләм.
4
Әмма сиңа белдерәсе шелтәм бар: тәүге мәхәббәтеңне оныттың син.
5
Нинди биеклектән егылганыңны исеңә төшер һәм, тәүбәгә килеп, әүвәлге эшләреңә кайт. Инде тәүбә итмәсәң, яныңа килермен һәм шәмдәлеңне урыныннан алып ташлармын.
6
Ә Никүләй тарафдарларының эшләренә нәфрәтләнүең дөрес, Мин дә нәфрәтләнәм аларга.
7
Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен. Җиңүчегә Мин Аллаһы оҗмахындагы тереклек агачыннан җимеш ашарга мөмкинлек бирәчәкмен».
8
Смурнадагы бердәмлек фәрештәсенә яз: «Беренче һәм Соңгы, үлгән һәм терелеп торган Зат болай ди:
9
Мин синең хәсрәт чигүеңне һәм фәкыйрьлегеңне беләм, тик шулай да син бай. Үзләрен яһүди дип атаучыларның сине хурлавын да беләм. Алар яһүдиләр түгел, шайтан җыеныдыр.
10
Алда көткән авырлыклардан курыкма. Сезне сынар өчен кайберләрегезне иблис зинданга ташлар, һәм сез ун көн буе хәсрәт чигәрсез. Үлгәнче тугры бул, һәм сиңа тормыш таҗы бирермен.
11
Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен. Җиңүчегә икенче үлемнән бернинди зыян килмәс».
12
Пергәмдәге бердәмлек фәрештәсенә яз: «Ике ягы да үткен кылычы булган Зат болай ди:
13
Синең кайда яшәвеңне беләм – анда шайтан тәхете тора. Шуңа да карамастан, Миңа тугры калдың. Сездә, шайтан яшәгән җирдә, ышанычлы шаһитым Антипас үтерелгән көннәрдә дә Миңа булган иманыңнан ваз кичмәдең.
14
Әмма сиңа белдерәсе шелтәм бар: арагызда кайберәүләр Билгам тәгълиматын яклый. Заманында Билгам, потларга корбан ителгән ризыкны ашасыннар һәм фәхешлеккә бирелсеннәр өчен, Исраил халкын гөнаһка кертергә Бәлакны өйрәткән.
15
Шулай ук синдә Никүләй тарафдарларының тәгълиматын тотучылар бар.
16
Инде хәзер тәүбә ит. Югыйсә тиздән яныңа килермен һәм авызымдагы кылыч белән аларга каршы көрәшермен.
17
Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен. Җиңүчегә серле манна һәм ак таш бирермен – ул ташта аны алучыдан башка һичкем белмәгән яңа исем язылган булыр».
18
Түәтәйрәдәге бердәмлек фәрештәсенә яз: «Күзләре ялкынланып янган, аяклары бакыр сыман ялтырап торган Аллаһы Углы болай ди:
19
Мин синең эшләреңне, мәхәббәтеңне, иманыңны, хезмәтеңне һәм түземлегеңне беләм. Соңгы гамәлләреңнең элеккеләреннән яхшырак булуын да беләм.
20
Әмма сиңа белдерәсе шелтәм бар: үзен пәйгамбәр дип атаган, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга, фәхешлеккә өйрәтеп йөргән Изебел исемле хатынга Минем колларымны юлдан яздырырга ирек бирәсең.
21
Мин аңа фәхешлегеннән тәүбә кылырга вакыт бирдем, әмма ул тәүбәгә килергә җыенмый.
22
Менә, Мин аны хаста түшәгенә салырмын; аның белән бергә фәхешлеккә бирелгәннәр үз эшләреннән баш тартмасалар, аларны зур кайгыга дучар итәрмен.
23
Аның иярченнәрен Мин үлем җәзасына тартырмын, шул чакта барча бердәмлекләр уй-тойгыларыгызны, теләкләрегезне сынаучы Зат икәнемне белер; һәм Мин барыгызга да гамәлләрегезгә карап тиешлесен бирермен.
24
Калганнарга исә, Түәтәйрәдә бу тәгълиматны тотмаганнарга һәм „шайтанның тирән серләре“ дип аталган нәрсәне белмәгәннәргә, болай дип әйтәм: моннан башка сезгә авырлык китермәм,
25
тик сезгә бирелгәнне Мин килгәнче нык саклагыз.
26
Җиңүчегә һәм эшләремне азагына кадәр үтәүчегә Мин, Атамнан хакимлек алган кебек, халыклар өстеннән хакимлек бирермен. Ул кеше халыклар өстеннән тимер таяк белән хакимлек итәр – аларны балчык савыт ваткан сыман ватар. Җиңүчегә Мин таң йолдызы бирермен.
29
Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен».
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 7
Chapter 8
Chapter 9
Chapter 10
Chapter 11
Chapter 12
Chapter 13
Chapter 14
Chapter 15
Chapter 16
Chapter 17
Chapter 18
Chapter 19
Chapter 20
Chapter 21
Chapter 22
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22